Дика Кара - Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында.

Тут можно читать онлайн Дика Кара - Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында. - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая детская литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.
  • Название:
    Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында.
  • Автор:
  • Жанр:
  • Издательство:
    неизвестно
  • Год:
    неизвестен
  • ISBN:
    9785005577573
  • Рейтинг:
    4/5. Голосов: 11
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 80
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Дика Кара - Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында. краткое содержание

Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында. - описание и краткое содержание, автор Дика Кара, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Сезнең алдыгызда ата-ана мәхәббәте көче, туган нигез җылысы, гаилә кыйммәтләре һәм гади булмаган сайлау турында гыйбрәтле хикәя. Ул һәркемгә таныш ихлас хисләр турында. Чын тормыш һәм Язмыш җиле турында.

Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында. - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында. - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Дика Кара
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Тузганак балаларына

Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында.

Дика Кара

Перевод книги «Детям одуванчиков» (автор Дика Кара) с русского на татарский язык

Переводчик Римма Гумирова

© Дика Кара, 2021

© Римма Гумирова, перевод, 2021

ISBN 978-5-0055-7757-3

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Кич җитеп килә иде.

Көндезге эссегә алмашка сиздермичә генә кичке җиләс һава килде. Бөтен җан ияләре, ниһаять, җиңел сулап куйды.

Үсемлекләр һәм җәнлекләр йокыга әзерләнә иде. Вак чебеннәр кичке ялга китте.

Ә карт тузганак йокы алдыннан үзенең оныклары белән сөйләшеп алырга булды.

– Борынгылар тормышның төп кыйммәтләренең берсе – үзең сайлый алу хокукы һәм Җилнең җай килүе, дигәннәр. Ә мин сезгә әйтәм, болар барысы да бик шартлы. Төп кыйммәт – янәшәдә үсеп утырган ата-ана яфрагы!

Тузганакчыклар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып алдылар.

– Бабай, ә нигә ата-ана яфрагы – кыйммәт ул? – дип сорады бер тузганакчык.

– Мөһим түгел. Вакыты җиткәч, үзегез аңларсыз! – дип мыгырданды карт. «Әйе, иртәрәк әле, башлары яшь», – дип уйлады тузганак эченнән, ә тыштан бары тик:

– Йокларга ятыгыз! Соң инде, – диде.

Картның сүзләре нәни тузганакчыкның башыннан чыкмады, ул йокыга китә алмады:

– Бабай, сөйлә инде, нәрсә турында әйткәнеңне сөйлә инде. Ни дигән сүз иде бу? Кыенмыни соң сиңа? Зирәк акылың белән бүлеш!

Карт, күзләрен ачмыйча гына: Акылыммы… Ахмаклыгым беләнме… – дип җавап кайтарды.

– Сөйлисеңме? – диде оныгы.

– Ярар, тыңла, – диде карт, авызын ачып иснәде, һәм ашыкмый гына хикәясен башлады.

Бер матур тау битендә тузганаклар яшәгән. Бу игелекле җаннар чиста һавада, Кояш тарафыннан берөзлексез аналарча кайгыртылып, иркәләнеп үскәннәр.

Апрельдә, беренче кар китүгә үк, тузганаклар яктыга бәреп чыга һәм рәхәтләнеп яши бирә икән. Аларга карап, барлык җәнлек, кош һәм һәртөрле юлчы сокланган. Алар, Кояшка таба үрелеп, дөньяга үзләренең нурлы елмаюларын бүләк иткән һәм һәр яңа көнгә чын күңелдән шатланган.

Һәр иртә, кояшның беренче нурлары төшүгә, тузганаклар бер-бер артлы уяна, татлы киерелеп, ерактан балкып торган сары бүрекләрен кия икән. Кояш батканда алар һәрбер шуышкан, йөгерешкән, йөреп яки очып барган җан ияләренә тыныч төннәр һәм татлы төшләр теләп, йокыга китә икән.

Шулай итеп көн артыннан көн үткән.

Апрель җиләслеген май җылысы алыштырган.

Тузганакчыклар зур тузганак, тузганакбикәләр булып киткән: алар олыларча сүз алып бара, гаиләләр кора, балалар турында уйлаша башлаган. Тузганакларга ата-ана булу бәхете бүләк иткән эссе июнь үзен танытырга да өлгермәгән, июль килеп җиткән һәм үзе белән тау битенә июль эссесен алып килгән.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Дика Кара читать все книги автора по порядку

Дика Кара - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында. отзывы


Отзывы читателей о книге Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында., автор: Дика Кара. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x