Байрамова Гульзада - Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи
- Название:Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:неизвестен
- ISBN:978-529-803183-7
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Байрамова Гульзада - Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи краткое содержание
Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Берәү сөенгәндә мул уңышка,
Берәү донос язган төн буе:
Симәнәгә, имеш, бик аз калган,
Ни чәчәрбез, диеп, бу елны?..
Илдә сугыш бара. Аның әле
Яше җитми, бераз кечерәк…
Донос язар өчен яшь кирәкми,
Җитә икән бары көнчелек.
Картлыгында ул да михнәт күрде,
Килә җәза – күпме илермә.
Бакыйлыкта очрашсагыз, әти,
Үтенеп сорыйм, зинһар, кул бирмә!
Юк, юк, әти, дөрес әйтмим бугай,
Кичерә алсаң кичер, вакландым.
Тигезләде дөнья һәммәсен дә,
Синең исем күптән акланды.
Ә бит мине «сиңа охшаган» диләр,
Туры сүзле, ялган-риясыз…
Гадел булу сине мәхбүс итсә,
Ә мин калдым нигез-оясыз.
…Бер төш сөйлим әле, әти, сиңа:
Яна икән нигез-курабыз!..
Беркем килми ярдәм итешергә,
Тик икебез генә
Бер-беребезгә карап торабыз.
Арлы-бирле чабам, оран салам:
«Эчегездә юктыр җаныгыз!»
…Озак тормый яман хәбәр килде:
«Өегезне сүтеп атыгыз!»
Инвесторга, имеш, төзек авыл кирәк –
Чүп-чарларсыз, ватык-җимерексез.
Шаһгалиләр табылыр һәр заманда,
Үз туганың булса игелексез.
«Туган якның җилләре дә назлы…»
Әллә үзем әйттем, әллә ишеттем.
Басып торам урам уртасында,
Кагарга, дип, кайсы ишекне.
Үз телемдә әгәр сәлам бирсәм,
Нинди телдә булыр җавабы?
Оныклары инде танымаслар,
Таныганнар – кая алары?
Чит кавемнәр хуҗа булып йөри
Татар авылының түрендә.
Әрмән дә бар, диләр, үзбәк, таҗигы да,
Чегәне дә хәтта күренә.
Киереп ачып читән-капкаларны,
Мал кумыйлар хәзер көтүгә.
Шәһәр дисәң шәһәр түгел үзе,
Авыл дисәң – бара бетүгә.
Җәйге матурлыкка хозурланып,
Кармак салып елга-күлләрдә
Утырулар бүген чикләнелгән,
Һәр рәхәткә кирәк түләргә.
И табигать!
Аллаһ биргән байлык –
Суың-җирең, урман-кырларың.
Үзләштерер өчен сине адәм
Нинди хилафлыклар кылмады!
Буе җитсә күкнең катларына,
Хуҗа булыр иде анда да.
Җылы, яктылыгы, нуры өчен
Салым салыр иде
Кояшына, хәтта Айга да!
…Ялгыз бер йорт тора чат башында,
Тәрәзләргә пәрдә тартмаган.
Капка келәләре төшерелгән,
Монда күптән беркем кайтмаган…
Керү сукмакларын әрем баскан,
Аралыймын аны як-якка.
Тигәнәге сарыла бәгыремә,
Әрем исе әрни йөрәктә.
«Иле кайда – иблис шунда» сүзе
Берәүне дә читләп үтмәгән.
Кемдер – корсак колы, ә кемнәрдер
Матди байлык белән җенләнгән.
Татар авылы. Тагын бер нигезнең
Тамырына балта чабылды.
Капка-коймаларын җимереп атар
Бәндәсе дә шундук табылды.
Һәр нәселнең була дәвамчысы
Ышанычын аклый алырлык.
Нигезләрен саклый алмаганнар
Идел-йортны яклый алырмы?!
«Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Уянмаган кошлар калмасын…»
– Сызгыр әле, кызым, яңгыратып бер,
Их, малай булып калган туасың! –
Дия идең миңа һәрчак шулай,
Урманнарда печән чапканда;
Йөк өстенә йөгереп менеп китеп,
Бастырыкка аркан такканда…
Сыңар куллы әти, мин үсмер кыз
Сабыйлыгы чыгып бетмәгән.
Сәнәк-тырмаларым онытыла,
Җир җиләге күренеп киткәндә.
Туры да гына атны туры тотып,
Дилбегәне урап кулыңа,
Тормыш йөген салып иңнәреңә,
Алып чыктың безне хак юлга.
Ата кадерен ата булган белер,
Йорт кадерен белер йорт корган,
Ил кадерен белер илсез калган,
Җир кадерен белер җирсегән.
Тел кадерен белер Ватаныннан
Кимсетелеп читкә этелгән.
Сүзем дога булсын,
Туган туфрак өчен
Шәһит киткән газиз әтиләр…
Тибәрмә читкә мине
Тел тибрәтеп сүз әйтергә
Куркамын, газиз Аллам!
Ник миңа соң авырлыкны
Бирәсең һаман-һаман?
Яраткан бәндәләремне
Сыныйм дипме хәсрәттә,
Сөйгәннәр дә безне шулай
Сынады хыянәттә.
Инде соң кемгә сыеныйм,
Син дә баш тартсаң миннән?
Колың булыйм, ярлыкагыл,
Гөнаһлымын мин бәндәң.
Үзеңне сөйгәннәргә син
Һәрчак рәхмәт-рәхимле.
Синнән генә ярдәм сорыйм,
Тибәрмә читкә мине!
Язмыш
«Әүвәл җирдә сүз яралган» диләр.
«Бул!» дигәннән адәм бар булган.
Каләм биргән аннан бәндәсенә,
Күк катыннан җиргә сузылган.
«Каләм яза, кәгазь түзә» диләр.
Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр.
«Мин – бәхетле!» диеп шар ярганда,
Ниләр язылганын кем белгән!
Ихтыярсыз җиргә туа кеше,
Ихтыярсыз китә дөньядан.
Үз язмышым үзем яздым мәллә,
Тайпылдыммы Ходай язганнан?!
Үзгәртергә теләп мең талпындым,
«Минем язмыш мондый булалмый!»
Мин «ак» дисәм, ул гел «кара» диде,
Мин еладым, ул кычкырып көлде,
Камчылары ялык-йолык килде,
Уңнан-суңнан сукты аямый!
…Минем язмыш мондый булалмый!
Сугыш
«Шәһитләрнең күз яшьләре төшәр,
Тел тидермә Җиңү көненә!» –
Әйтте бер карт җан ачысы белән
Яшь егетнең төртмә сүзенә.
«Хәрби хезмәт күрмәгәнсең бугай,
Әйтеп тора килеш-килбәтең.
Атаң-анаң жәлләгәндер сине,
Хәл иткәндер алар ришвәте.
«Иң курыкканың нәрсә иде?» дисең,
Үлем түгел, юк, син уйлама.
«Сатлык» диеп ялган атың чыгу,
Яманатың чыгу дөньяга.
Берни тормый хәзер сатылулар –
«Ак билетлар» урам чатында.
Бер горурлык белән сөйли ата
Сатып алган билет хакында.
Тик бер сәгать ут астында булсаң,
Узар идең иеп башыңны.
Дөнья гиздем, дөнья күрдем, дисең,
Ә без исә күкрәк белән ятып,
Берлинга ук бардык шуышып.
Син дөньяны бары сәяхәттә
Күрәм диеп, олан, ялгышма.
Дөнья күрү – илгә терәк булып
Иңне кую канлы орышта.
Түрәләрнең хисабын күргәч
Байлар-байлар бал эчә.
Урта байлар сыра эчә.
Ярлы мескен ни эшләсен,
Ярдан ятып су эчә.
Илдә кризис, диләр,
Имеш,
Ил төшкән бөлгенлеккә.
Керемнәрен күреп түрәләрнең,
Валлаһи, исең китәр!
Берәү булган миллионер,
Икенчесе – миллиардер!
Нефть яңгыры астында
Коенган диярсең бер.
Кеше акчасын санау
Әдәпсезлек, диләр дә…
Нигәдер «кризис» дигәне
Кагылмый түрәләргә.
Ил ничек мантый алсын соң,
Булмагач дөнья тигез.
Сүт тә җимер, сат та җибәр,
Менә булыр кризис!
…Байлар-байлар бал эчә,
Миллиардерлар ни эчә?
Ярлы мескен ни эшләсен,
Тиененнән бау ишә!
Хисап бирә һәр ел түрә
Халыкка байлыгыннан.
Тик нигәдер «оныта» гына
Зәкят түләргә аннан.
Интервал:
Закладка: