Марат Кәбиров - Өрәк җаны

Тут можно читать онлайн Марат Кәбиров - Өрәк җаны - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Юмористическая проза, год 2019. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Марат Кәбиров - Өрәк җаны краткое содержание

Өрәк җаны - описание и краткое содержание, автор Марат Кәбиров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Ул моргта уянып китә һәм җай табып өенә кайта. Ләкин беркем дә колач җәеп каршыламый. Чөнки аны өч көн элек җирләгәннәр. Һәм ул үзенең тере кеше икәнен яңадан исбатларга мәҗбүр. Ә үзеңнән котылырга теләүчеләр арасында бу җиңел түгел. Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында – фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, һ.б. жанрларда эшли. Популярлыгы нигезендә прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы ята дип билгелиләр.

Өрәк җаны - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Өрәк җаны - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Марат Кәбиров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Курыкма, кадерлем… Бу мин – Хәсән…

Тавышы таныш иде. Хатын бераз тынычланып калды. Ләкин тагы бер кычкырды.

– Ааааааааааааууууууууууууу…– Бу юлы ирне каушату өчен.

– Курыкма, бергенәм… – Хәсән ак җәймәсен шудырып төшерде дә трусикчан гына калды,– Курыкма… Болар сиңа!

Хәсән аңа чәчәкләр сузды. Хатын бертын аптырап карап торды да ирен чите белән генә елмаеп чәчәкләрне өстәлдәге вазага утыртты. Розалар нурланып балкымады. Алар таушалып беткәнлектән, карт сөйрәлчеккә охшап тора иде.

Ир Сәкинәне куенына алды. Хатын бераз гына назланды да аны читкә этәрде. Хәсәннең тәненнән дә нафталин исе килә иде.

– Бар, юынып чык,—диде хатын назлы елмаеп, – Әллә нинди ис сеңгән.

Һәм ирнең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Хәсән уңайсыз хәлдән тизрәк котылырга теләп, ваннага юнәлде.

– Нәрсә булды?

– Чыккач сөйләрмен…

Ләкин Сәкинә аның юлына аркылы төште:

– Хәзер үк сөйлисең. Нәрсә булды?

Хәсән ни әйтергә дә белмәде. Ул сабагын оныткан шәкерт кебек бер ноктага текәлеп тынып калды. Сәкинә тагын көлергә тотынды.

– Киемнәрең кайда?

Хәсән ык-мык итте. Кызарынды. Өрәк белән булган хәлне исенә төшерүдән генә дә аның тәненә бала йоннары калкып чыкты. Иреннәре күкшелләнеп калды.

– Бер теләнчегә бирдем… – диде аннан соң, – Әйе, бер теләнчегә бирдем.

– Телефоныңны дамы?

Хәсән үзе дә сизмәстән бар көченә баш какты.

– Акчаңны дамы?

Хәсән тагы баш какты. Аннан соң кыенсынып кына өстәп куйды:

– Әйе… Барсын да… Кесәдә киткән…

Хатын кинәт хөкемдарга әверелде:

– Бирмә берәүгә дә! – диде ул, баласын әрләгән ана тоны белән,– Чит кешегә мал таратып йөрмә.

Хәсән аның һәр сүзен баш кагып тыңлады. Хәзер ул аларны кабатлап күрсәтер кебек иде:«Берәүгә дә бирмәм. Чит кешегә мал таратып йөрмәм..» Аның бөтен кыяфәте шуны вәгъдә итә иде. Әмма Хәсән бөтенләй боек тавыш белән каршы төште:

– Кызгандым мин аны… Ул бик жалкы булды.. Ул өрә… ул теләнчене әйтәм… Кызгандым…

– Алар миңа да кызганыч,– диде хатын, таләпчән тавыш белән, – Тик мин берсенә дә бирмим бит. Син дә бирмә.

Хәсән баш какты.

– Өй эчен, менә, үзең дә күреп торасың бит… Бер юньле нәрсә юк. Теләнчеләрне кызганып йөргәнче, миңа ярдәм итәр идең.

Хәсәнгә җан кереп китте:

– Ярдәм итәчәкмен, әлбәттә,– диде ул ләззәтле бер ашкыну белән, – Телисең икән, иртәгәдән үк евроремонт ясатам…

Хатын киң елмайды.

Хәсәнгә сокланып карап торды.

– Ә бер уйласаң, оригинально! – дип елмайды ул, – Сөйгәне янына кем трусик белән килгән моңа кадәр?! Юк…

Хәсән дә елмайды.

Ул хатынны кочакларга омтылды да нәрсәнедер исенә төшереп, ваннага юнәлде.

– Әл дә син бар әле, бердәнберем! – диде ул ихлас елмаеп, – Яратам мин сине.

Кинәт телефон шалтырады. Сәкинә йөгереп барып трубканы күтәрде. Хәсән ванна ишеге янында сагаеп басып калды.

– Әйе, тыңлыйм, – кинәт Сәкинәнең төсе үзгәрде, ул агарынып китте һәм бөтен җан ачысы белән сыгып чыгарды, – Я, хода!..

Хәсән борчылып аның янына килде.

– Кем ул анда?

Хатын дәшмәде. Хәсән телефонның кайсыдыр төймәсенә басты. Шалтыратучының тавышы хәзер бөтен өйгә яңгырый иде. Хәсәнгә ул тавыш ничектер таныш кебек тоелды. «Кайда ишеттем соң?»– дип уйлады ул. Тик исенә төшерә алмады. «Тоеладыр гына…»– диде ахырда.

– Сәкинә, дим, Сәкинә! Ник дәшмисең? Нәрсә булды? – дип ныкышты тавыш.

– Син… Син кайдан… Кайдан шалтыратасың?..

– Кибеттән. Я аптырама инде. Кайткач, барсын да аңлатырмын.

Сәкинәнең кулыннан трубка төшеп китте.

– Я, ходай… Аннан кайтып була мени?!. – дип пышылдады ул үзалдына.

Тик аның сүзен ишеттеләр.

– Ялгышлык килеп чыккан, Сәкинә…– диде тавыш кыенсынып кына, – Ялгышлык…

– Туктале, кем соң син?.. Ник шаяртасың? Шулай шаярырга ярый мени?!– Сәкинә менә-менә елап җибәрер сыман иде.

– Шаярмыйм мин, Сәкинә,– Тавыш калтыранды, – Шаярмыйм. Мин – Закирҗан.

Сәкинәнең иреннәре дерелдәп куйды.

– Без Закирҗанны җирләдек бит инде, —диде ул, күзләрен мөлдерәтеп, – Минем әле бик кайгылы чагым. Зинһар, бүтән алай кыланмагыз.

Ул телефон төймәсенә басты. Бипелдәгән тавыш ишетелде.

– Вот, нахал! Кулыма килеп эләксәме! – дип әтәчләнде Хәсән, – Күрмәгәнен күрсәтәм юнсезнең…

Тагын телефон шалтырады. Сәкинә төймәгә басты.

– Сәкинә, тагын мин әле бу. Закирҗанны җирләдек, дисеңме син?

–Әйе. Өч көн элек.

– Моның булуы мөмкин түгел!

Сәкинә моңсуланды:

– Мөмкин икән шул…

Теге башта югалып калдылар шикелле.

– Туктале… Ә мин кем соң, алайса?

– Чамаңны белебрәк эчәргә кирәк! – дип кызды Сәкинә, – Башыңны югалтмаслык итеп…

Һәм телефон төймәсенә басты.

– Нинди псих булды соң бу?

– Ә тавышы чынлап та охшаган, – диде Сәкинә икеләнгәндәй итеп, – Кабереннән шалтыратмыйдыр бит инде…

Тынлык урнашты.

Авыр тынлык.

– Кулыма эләктерәм мин аны, – диде Хәсән. Аның ярсуы чын йөрәктән иде.

–Ә бит ул килергә дә мөмкин…– Сәкинә уйга калды.

– Килсен! Ботарлыйм мин аны!

Хатын аңа назлы караш ташлап алды.

– Юк, кадерлем. Ярамый. Җирләгәнебезгә өч кенә көн. Икебезне бергә күрсәләр килешеп бетмәс.

Тын калдылар.

Берсе бер сүз дәшмәде. Икесенең дә күңелендә әллә нинди авыр тойгы иде.

– Син кайт инде бүген, җаным, – диде Сәкинә.

Хәсән каршы килмәкче иде дә, хатынның хаклы икәнен аңлап тыелып калды. Әйе, чынлап та кайтырга гына кала инде хәзер. Әллә нинди тискәре көн булды бүген. Әле теге өрәк. Әле бу телефон маньягы. Тьфу!..

Сәкинә йокы бүлмәсенә чыкты да киемнәр күтәреп килде.

– Менә. Сиңа бәләкәй булыр инде. Тик нишлисең…

Чынлап та бернәрсә дә эшләп булмый иде. Хәсән Закирҗанның киемнәрен киде. Чалбары тар да кыска да иде, ә күлмәге кендектән генә. Бу киемдә ул бик мәрәкә күренсә дә берсенең дә көләсе килмәде.

– Такси гына тотарсың инде, – диде Сәкинә, – Менә сиңа юллык акча. Җитәр бит?

Акча җитәрлек иде. Эх, акыллы да хатын инде бу Сәкинә! Хатын түгел, алтын! Хәсән бу мизгелдә Сәкинәгә табынырга да әзер иде.

– Сау бул, җаным…– Хатын аның яңагыннан үбеп алды. Хәсән дә үбеп җавап бирде, – Сау бул…

– Исән кайтып җит.

– Исән тор. Бер-бер хәл булса, шалтырат.

* * *

Хәсән чыгып киткәч, өй бөтенләй бушап калды. Хатын үзен япа-ялгыз итеп тойды. Тирә-якта салкын бушлык кына, тышта – караңгы төн, өйдә – шом.

Кем шулай шаяртты икән соң?

Болай кыланырлык якын танышлары да, усал ният белән җан кыярлык явыз дошманы да юк иде бит. Закирҗанның дус-ишләре дисәң… Юк ла, булмас… Бала-чага түгелләр бит инде…

Кем соң? Кем соң?..

Ә тавышы бик тә охшаш иде. Сөйләшү рәвеше дә. Әллә үзе микән?

Кабердәнме?!.

Сәкинәнең күңеленә чиксез шом йөгерде. Мәет өч көн җир астында ятканнан соң телефоннан шалтырата аламы?

Юк, әлбәттә!..

Алайса кем соң? Закирҗан тавышы белән кем шалтырата соң? Кем? Кем? Кем?..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Марат Кәбиров читать все книги автора по порядку

Марат Кәбиров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Өрәк җаны отзывы


Отзывы читателей о книге Өрәк җаны, автор: Марат Кәбиров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x