Марат Кәбиров - Сагындым. Кайт инде
- Название:Сагындым. Кайт инде
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:2019
- ISBN:нет данных
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Марат Кәбиров - Сагындым. Кайт инде краткое содержание
Сагындым. Кайт инде - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Ишек тукылдаттылар.
Ул бер мәлгә катып калды.
Тагын, бу юлы инде көчлерәк итеп шакыдылар.
Ул торып басты.
Ишеккә юнәлде.
Тынып торды.
«Ачыгыз! Фикер милициясе!»—дигән тавыш ишетелде тыштан. Ул компьютерына карап алды. Ярамаган нәрсә юк иде. Инде юк иде. Кире килеп аяк астында яткан сыра банкасын ачты, комсызланып бер уртлады, түшләренә сибеп алды. Ишеккә юнәлде.
– Ачыгыз! Юкса, ватып керәбез!
– Хәзер.
– Тиз булыгыз!
– Киенәм бит.
Ул ишекне ачты. Көчле ташкын булып өй эченә милиционерлар тулды. Язучыны шундук стенага терәп кулларын күтәртеп куйдылар. Бишәүләр иде. Икесе язучы янында калды, бүтәннәре, пистолетларын әзергә куеп, бүлмәне айкап чыкты. Бер ни дә тапмагач, сүгенеп алдылар.
Язучыны компьютер алдына утыртып куйдылар.
– Нәрсәләр язасың?
– Нәрсәләр язасыз, – дип төзәтте аларны язучы, ачусыз-нисез генә, – Без бит бергә үскән малайлар түгел…
Мондый юньсезлекне аннан көтмәгәннәр иде. Берсе язучының авызына сукты, тик яшь чагында сугыш төрләрен яхшы өйрәнгән, кайнар нокталарда да булгалаган язучы яшь милиционерның бу кызулыгына әзер иде, ул аның кулын җиңел генә читкә борып җибәрде дә коры гына дәвам итте:
– Сезне нәрсәләр кызыксындыра соң?
– Барсы да.
– Рәхим итегез!
Язучы милицияга күрсәтер өчен махсус язылган әсәрләрен ачты. Аны юньләп укучы булмады. Өстән-өстән генә күз йөгертеп чыктылар да язучының җилкәсеннән алып читкә этәрделәр.
– Син рәсми язмаларыңны күрсәтмә. Аларын без беләбез.
– Син безгә әдәби әсәрләреңне күрсәт.
Язучы берничә әдәби әсәрен ачты.
– Боларны бит синең бастырганың юк. Болар бары безгә күрсәтер өчен генә!
– Соңгы вакытта минем бер нәрсә дә бастырганым юк.
– Ә ни өчен?
– Илһам килми.
– Ә нинди акчага яшисең?
– Хатын җилкәсендә.
– Ә бу китап кемнеке?
Язучы җыйнак кына җыентыкка күз салды. Бу аның повесты иде. Юк, үзе нәшер итмәде, аның ничек китап булып чыгуын да хәтерләми иде ул. Ләкин үз баласыннан баш тартырга теләмәде.
– Минеке.
– Тагын нәрсәләр язасың?
– Язмыйм.
Милиционерларның берсе түш кесәсеннән сыек диск тартып чыгарды. Аны компьютерга куйды.
– Язган әйберләремне җуйдым да котылдым дип уйлыйсыңмы?! Булмас, килеп чыкмас. Бездә җуелганнарны яңадан торгыза торган программа бар.
Һәм ул эшкә кереште.
Һәм язучының бар әсәре дә яңадан калкып чыкты.
Бу аның өчен зур сөенеч иде. Ул чак «ура!» кычкырмыйча калды. Һәм шул ук вакытта бу аның өчен зур көенеч иде. Ул үзенең кечерәюен тойды.
– Ни әйтерсең?
– Гаеплемен…
Кинәт аның кулын арта каердылар һәм богаулар шалтыравы ишетелде. Һушына килгәндә, ул эш өстәле янындагы диванда аркылы ята иде.
– Таблеткалар кулланасыңмы?
Тәртип сакчысының бу соравы гадәт буенча гына иде шикелле. Югыйсә, ул өстәлдәге даруларны күрми калмаган бит инде. Тик язучы аңа ихлас итеп җавап бирде:
– Әйе. Әйе, кулланам, әлбәттә! Таблеткасыз нинди иҗат, ди!..
Милиционер аның чәченнән тартып башын күтәрде дә борын астына баягы китапны сузды:
– Ә язганнарыңнан дару исе килми!
– Ә сез ныграк иснәп карагыз…
Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады, борынына үз китабы белән нык итеп тондырдылар. Башына чөй каккан сыман булды. Иреннәре буйлап ябешкәк нәрсә агып төште. Бу аның үз каны иде. Татлы да, ачы да иде ул.
Кинәт аны тартып торгыздылар.
Нәрсә беләндер битен сөртеп алдылар.
Язучы аның нәрсә икәнен таныды, малаеның мәктәпкә кия торган ак күлмәге иде. Ак күлмәктә кара кан иде.
Малаеның ак күлмәге.
«Сагындым, кайт инде… – дип уйлады ул, тик бу юлы үз тавышы белән түгел, ә улы тавышы белән уйлады, – Сагындым бит, әти, кайт инде…»
– Өр!
Аның авызына салкын төребкә каптырдылар.
Ул чирканып китте. Иреннәрен ялмап алды.
– Өр!
Ул бар көченә төребкәгә өрде.
Тырышып, эчедәге бөтен таблетка исен чыгарырга теләп.
– Тагын өр! Акырынрак!
Ул тагын өрде.
Тәртип сакчысы төрепкәне алып карады да башын кагып куйды. Һәм язучыны шундук артка каерылган кулларыннан күтәреп алдылар. Авыртуга чыдый алмыйча, ул бөгелеп төште, тик шул мизгелдә үк кемнеңдер итеге йөзенә бәрелде. Ул һушын җуйды.
* * *
Искәндәр бишектә ята иде. Моңа кадәр йоклаганмы ул, әллә хәтеренең уянган чагы нәкъ шушы вакытка туры килгәнме – бу кадәресен аңлый алмады. Ул кул арбасында да, караватта да түгел, нәкъ менә бишектә ята иде. Бишек өйнең кайчандыр акка буялып хәзер инде аз гына саргая башлаган матчасына эленгән иде. Тәрәзәдән кергән кояш нуры малайның күзләрен чагылдыра, моннан күзеңне йомып та, борылып ятып та котылып булмый, ул ирексездән керфеккә яшь кундыра, үртәлеп еларга мәҗбүр итә иде. Малай инде еларга дип авызын бөрештергән иде бугай.
Ул үзенең моңа кадәр нәрсә эшләп ятканын да хәтерләми, бәлки, йоклагандыр, бәлки… Ләкин ул бер нәрсәне яхшы хәтерли, нәкъ шушы мизгелдә аның өстенә кемнеңдер якты күләгәсе төшеп, кояшның бәйләнчек нурларыннан коткарды, Искәндәр еларга дип бөрелгән иреннәрен дә җыярга онытып, гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләре белән, әлеге хәлгә сәбәпче булган нәрсәне эзләде. Һәм Аны күрде. Чәчләрен бер як читкә кыйгачлап тараган, бөтен булмышы белән елмаеп торган ирне күргәч, ул тынычланып калды, хәтта елмаеп җибәрде. Аның елмаюы теге ирнең күңелен тагы да күтәрде, ахры, ул дәү куллары белән аның гәүдәсен кочаклап алды да:
– Һәй, минем улымны!.. Карале ничек елмаеп каршылый бит!.. – дип, йөзе белән Искәндәрнең күкрәгенә капланды һәм кайнар сулышы белән дә, борын очлары белән дә, маңгаена шуып төшкән чәчләре белән дә малайның күкрәкләрен, муеннарын, битләрен кытыклатып иркәләргә тотынды. Бу мизгелдә Искәндәргә шундый рәхәт иде, аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып талпынды, ул үзенең чиксез шатлык белән тулышып шаркылдап көлгәнен ишетте, ул үзенең шулкадәр ягымлы, шулкадәр сөйкемле, шулкадәр яңгыравыклы авазлар чыгара алуы өчен дә сөенде, үзен зур кеше итеп хис итте.
Ир кеше көчле куллары белән бишегеннән кубарып алып югарыга чөйгәндә, аннан да бәхетле кеше юк иде, Искәндәр үзенең әлеге зур кешедән дә биегрәк була алуы белән горурланды, ә түбәнгә, аның учларына төшкәндә, бу горурлык хисе бөтен барлыгын ана сөтедәй җылы да, рәхәт тә, татлы да бер дулкынга күмеп, әйтеп аңлатып булмастай ләззәт бирде. Ир кеше аны күкрәгенә кысып тагын бераз иркәләде дә бишеккә кире куйды һәм елмаеп, бармаклары белән Искәндәрнең борынын кытыклатып алды да, кайдадыр китеп барды.
– Китмә! – дип кычкырды аңа Искәндәр,– Китмә, зинһар, синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә! Китмә инде!
Искәндәр әле сөйләшә белми иде. Шуңа күрә аның ниләр сөйләгәнен беркем дә аңламады. Бары тик аның шулай үрсәләнеп, ярсып-ярсып мыңгырлавына гаҗәпләнделәр генә. Ә Искәндәр, бөтен язмышы шушы кешенең китү-китмәвенә генә бәйле булган сыман, һаман-һаман бер үк сүзләрне кабатлады:
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: