Марат Кәбиров - Мәхәббәт яңгыры

Тут можно читать онлайн Марат Кәбиров - Мәхәббәт яңгыры - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Короткие любовные романы, год 2019. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Марат Кәбиров - Мәхәббәт яңгыры краткое содержание

Мәхәббәт яңгыры - описание и краткое содержание, автор Марат Кәбиров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
"Менә тагын урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез яуа. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда – сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббәтле синең тамчылардан рухыма көч, яшәүгә дәрт алдым. Рәхмәт сиңа! Яңгыркаем минем… "

Мәхәббәт яңгыры - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Мәхәббәт яңгыры - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Марат Кәбиров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Аның урынында башка берәү булса, эштән куу белән куркытырлар һәм куарлар да иде. Тик Искәндәрне моның белән алдырып булмый. Аны моңа кадәр куып та караганнар инде, болай гына түгел, статья белән куганнар, тик берничә айдан баш мөхәррир кабат чакырып алырга мәҗбүр булган. Искәндәр нәкъ шул вакытта үз шартларын куеп, тәртипсезлеген законлаштырып килгән, диләр. Башта ул Таңчулпанга бик тәкәббер, кырыс бәндә булып тоелган иде. Үз–үзен тотышында һавалану, хәтта бераз мактану да бар сыман күренгән бу яшь кешегә карап ул: «Монсы тагын ниндирәк кош инде?!»—дип уйлап та куйган иде хәтта. Бер–ике мәкаләсе гәзиттә күренүгә үк үзен әллә кемгә санап йөрүче «йолдыз»га охшаткан иде ул аны. Тик кем икәнен, дөресрәге, исемен белү белән, хаталануын аңлады. Искәндәр бер ничә шигырь китабы чыгарып танылу тапкан, роман, повестьлары гәзит–журналларда басылып торган язучы иде. Әсәрләрен Таңчулпан үзе дә, ире Тәлгать тә бик яратып укыйлар, аны әлеге чорның иң талантлы язучыларыннан исәплиләр иде.

Әле Искәндәрне якын күреп, бар күңеле белән аның яклы булып утыруы да шул талантын бәяләүнең бер галәмәте генә иде. Һәрхәлдә, Таңчулпан үзе шулай уйлады. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел иде инде. Ни генә әйтсәң дә, икесенең дә үз гаиләсе, балалары бар…

Гаилә турында уйлавына, бүгенге төше кабат хәтеренә килде. Әллә нинди сәер төш булды әле ул, онытылмый да, тынгылык та бирми. Таңчулпан янә бер тапкыр аны күздән кичерде.

Ниндидер кояшлы якты көн, имеш. Таңчулпан күкрәгенә сыймас шатлыгы бар сыман, чәчәкле болын буйлап канатланып йөгереп килде дә көтмәгәндә әрәмәлеккә кереп юлыкты, агачлар арасында сузылган үрмәкүч авына эләгеп туктап калды. Пәрәвез җепселләреннән ычкынырга теләп чәбәләнергә тотынды, тик аның саен ныграк урала барды, ә җепселләр мизгел эчендә калынаеп, котылып булмаслык арканга әверелде. Ул арканнар кояш нурында төрле төскә кереп балкый, бу матурлык ничектер үзенә тарта һәм бөтен җаның-тәнең иреккә чыгуны таләп итсә дә, арканнар назыннан ычкынасы килми, анда син үзеңне хәвефсезрәк тойган кебек буласың. Менә шундый сәер халәттә озак бик озак бәргәләнде Таңчулпан. Кайчагында, агачлар арасыннан, ире Тәлгатьнең йөзе күренгәндәй булып, аңа ялварды:«Кадерлем, коткар мине мондый халәттән! Зинһар, коткар!» Тик бер нинди дә җавап ишетелмәде… Ә бераздан яшен яшнәде. Кулында яшен шарлары уйнатып бер егет пәйда булды. Ул егетнең карашыннан ук теге арканнар әзелеп, эреп юкка чыкты һәм Таңчулпан, мәңгелек тамуг газапларыннан котылган кеше сыман аңа иярде. Тиздән яңгыр коярга тотынды. Чиләкләп койды яңгыр, чыланмаган бер генә урынны да калдырмады, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп кергән сыман тоелды ул, күзәнәкләрнең эчендә дә чиләкләп яңгыр коядыр, бу яңгыр мәңге туктамастыр сыман тоелды. Тик ул туктады. Яңгыр тукталу белән алар ниндидер шәһәр урамында булып чыктылар. Якты шәһәр, ниндидер сихри, әкияти шәһәр иде бу, күгендә көләч кояш елмая, ә асфальт буйлап, көчле бер дулкын булып гөрләвекләр ага. Кинәт Таңчулпан бер нәрсәгә игътибар итте – теге егет белән икесеннән башка берәү дә чыланмаган иде. Ни өчен шулай икәнен сорау белән, ул уянып китте. Ә егетнең җавабын инде өнендә ишетте:«Бу мәхәббәт яңгыры…»

Әлеге төше мәгънәсез бер саташу кебек тоелса да Таңчулпан аның тәү карашка ярылып ятмаган асылын табарга тырышты. Ни өчен оныта алмавын ул инде күңеле белән тоемлый иде. Әйе, аны арканга әверелеп киткән үрмәкеч авыннан коткаручы егетнең кем икәнен ул белә, аның Искәндәргә тамчы судай охшаган булуын бер мизгелгә дә хәтереннән чыгара алмый, шул ук вакытта бу хакта кычкырып әйтергә түгел, ачыктан-ачык уйларга да курка, бу турыда уйлау үзе генә дә баш китәрлек гөнаһ кебек тоела иде. Ләкин уйламыйча да булдыра алмый, ул егетнең төс-кыяфәте генә түгел, тавышы да тач Искәндәрнеке иде бит. Төшендә әйтелгән: «Бу – мәхәббәт яңгыры» – дигән сүзләре белән аның бүген кереп «Сак-Сок» бәетен соравы арасында да, хәтта Таңчулпанга караш ташлап:«Кавыштырам мин аларны» – диюләренә кадәр, ниндидер яшерен сер, яшерен бәйләнеш бардыр сыман тоела иде. Бу очраклы хәл генә түгелдер, очраклылык болай ук була алмыйдыр, бу – күкләр ихтыяры белән генә була ала торган гайре табигый хәлдер сыман иде.

Үз уйларының һаман саен тирәнгәрәк сөйрәвеннән курыккан Таңчулпан урыныннан торып электр чәйнүген кушты:

– Бер юньле эш чыкмый әле. Чәй эчеп карарга кирәк.

– Мин дә шуны уйлап тора идем, – дип елмайды Алсу, – Баядан бирле бер сүз язалмадым. Искәндәр дөрес әйтә ул:«Язучы ике генә очракта өстәл артында утырырга тиеш: я башында юньле фикер булса, я табында ашы булса. Әлбәттә, җилкәсендә башы булса…»

Фәндидә кызларга елмаеп күз йөгертте:

– Искәндәрне телдән дә төшерми башладыгыз әле. Хәерлегә булсын.

– Ә нигә?.. Үзебезнең даһи бит.

– Һәр даһида аз гына Иблислек кушылган була,– дип елмайды Фәндидә, – Яратып кына әйтәм, кызлар, сак булыгыз.

Таңчулпан бая чәй эчкәннән юылмый калган савыт-сабаны алып, юыну бүлмәсенә ашыкты. Искәндәр хакында сөйләшү аңа рәхәт тә, куркыныч та иде. Аннан соң, Фәндидә апаның сүзләре ничектер авыр булып ишетелде. Бу юлы Алсуның Искәндәрне яклашуы да ничектер эчен пошыргандай булды, ник гел шуны гына сөйләп тора әле ул? Кеме әле ул аның?

Савыт-саба юып килгәндә каршысына Искәндәр очрады. Таңчулпан ничектер тертләп китте дә адымын тизләтте. Искәндәрнең берәр сүз әйтеп, кызартуыннан курыкты. Тик ул дәшмәде генә түгел, аның ягына борылып та карамады, ул Таңчулпанны бөтенләй күрмәде дә бугай, ул Таңчулпанның дөньяда барлыгын бөтенләй оныткан иде бугай. Моны тоюдан күңеленә авыр булып китте, ул үзен нәрсәгәдер алданган сабый кебегрәк итеп сизде.

Таңчулпан кергәндә бүлмәдәгеләр яңа темага күчкәннәр иде инде.

– Юк, барыбер, шәригать кануннары безнең өчен ничектер сәеррәк инде хәзер,—дип бәхәсне дәвам итте Алсу,– Ир-егетләргә күтәрелеп тә карарга ярамый, имеш. Җәмәгатеңә хыянәт итү – гөнаһ, ансы аңлашыла. Хыянәт бер канунга да сыймый. Ә ирләргә күз салырга ярамый дигәне…

Фәндидә серле генә елмаеп куйды. Ә дин мәсьәләләрендә күпне белгән Хәдичә, җитдилеген җуймыйча үз фикерен алга сөрде:

– Хыянәт – гөнаһ. Ә хыянәт итү турында уй йөртү икеләтә гөнаһ. Чит-ятлар турында хыяллануны ходай тәгалә бер вакытта да кичерми.

Таңчулпан тертләп китте. Ләкин үзен шундук кулга алды. Нинди гөнаһ кылды әле ул? Кем хакында хыял йөртте? Уйларыннан Алсуның каһкаһәле тавышы бүлдерде:

– Димәк, мин, тәүбә-тәүбә, чит ир белән йоклап чыгам икән, мин хыянәт итү турында уйлаудан да бәләкәйрәк гөнаһ кылам булып чыга?!. Димәк, күзеңне четердәтеп йом да, бер нәрсә уйламыйча, очраган беренче ир-атның куенына сикер! Һәм гөнаһтан азат буласың. Мантыйк кайда соң монда?

– Бөтен нәрсә уйдан башлана, – дип бик җитди дәвам итте Хәдичә, – Яхшысы да, начары да. Шуңа күрә, яхшы уйда булганнар начарлык кылмый. Мантыйгы шунда аның.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Марат Кәбиров читать все книги автора по порядку

Марат Кәбиров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Мәхәббәт яңгыры отзывы


Отзывы читателей о книге Мәхәббәт яңгыры, автор: Марат Кәбиров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x