Марат Кәбиров - Убырлар уянган чак
- Название:Убырлар уянган чак
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:2019
- ISBN:нет данных
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Марат Кәбиров - Убырлар уянган чак краткое содержание
Убырлар уянган чак - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Һәм мине кочаклап ук алды. Айрат белән кулга кул сугып кына күрештек. Туган апа шәһәрдәге хәлләрне сорашты. Шулай сөйләнә-сөйләнә чәй эчтек тә Айрат белән ихатага сыпырдык.
Мин аңа дип алып кайткан кармакларны бирдем. Ул дәшми генә кесәсенә тыгып куйды. Аннан соң миңа озак кына карап торды.
– Ишеткәнсеңдер инде?!
– Ишеттем.
– Ничек уйлыйсың?
– Туфта, —дигән булдым мин исем китмәгәндәй итеп,– Убыр, имеш…
Ул дәшмәде.
Миңа ничектер кыен булып китте. Тоташ урам дер калтырап торган чакта, тоташ авыл шуны сөйләгәндә мин әллә кем булып торган булам. Барсыннан да батыррак та, акыллырак та янәсе. Үземнең “мин минлегемнән” кыенсынсам да хәзер соң, авыздан сүз чыгып очкан иде инде. Ни булса да ахыргача торырга кирәк.
– Ә өй түбәсеннән чынлап та тавыш килә бит, – диде Айрат, миңа сынаулы карап, – Сарыкларның да үлүе чын. Ярканатка охшаган кош та. Ансын мин үзем дә күрдем.
– Кайчан?
– Бер көнне инде.
– Төнләме, көндезме?
– Көтү кайткач. Сарык эзләп йөри идем.
– Вампирлар көндез йөрми.
Айрат уйга калды.
– Ансы шулай инде, —дип куйган булды азак.
– Күптәнме соң бу хәл?
– Өч атна чамас инде.
– Нәфисәләр нигә күчеп китте?
– Шуңа. Аларның бөтен мал-туары үлеп бетте.
– Кайда күчтеләр икән?
– Әлегә монда, Халисә апаның сеңлесендә торалар. Йортларын сатып алучы юк бит.
Мин шатлыктан сикереп куйдым бугай. Нәфисәнең авылда икәнен белү күңелгә дәрт өрде. Һәм мин үзем дә сизмәстән:
– Әйдә, барып карыйбыз! – дип ычкындырдым.
– Нәфисәләргәме?
– Әйе. Йортларына.
– Хәзерме?!
– Әйе.
Айрат миңа сәерсенеп карады.
– Юк, – диде аннан соң, – Хәзер пычрак. Иртәгә барырбыз.
Мин елмаеп куйдым.
– Өлкәннәр дә урманны тикшереп чыгарга җыенганнар иде, – диде ул аннан соң, үз куркаклыгына җөпләү эзләгәндәй, – Яңгырлар башлангач, тукталып тордылар.
– Ә нигә Нәфисәләрнең өй түбәсен тикшермиләр? Анда менәргә яңгыр комачауламый ич.
Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.
– Ә синең менеп караганың юкмы? Иптәш малайларың белән?
Айрат баш чайкады.
– Ишекләре бикле.
Мин төрттерергә булдым:
– Узган җәй көнбагыш урлаганны оныттыңмы? Колхоз амбарыннан?
– Монда йозак икенче төрле. Без ачалмадык.
Мин сүзне дәвам итеп тормадым. Айрат белән икәү күп этлек эшләгән бар, шуңа мин бер нәрсәне яхшы беләм – безнең алда ачылмый торган йозак юк. Әле аның куркуына басым ясап гарьләндерәсем килмәде.
Көн болытлы булгангамы, караңгы тиз төште. Нәфисәләрнең чарлагына менү теләге көчле булса да Айратның ризалыгы булмагач, мин ныкышып тормадым. Үзем генә барырга шүрләдем, әлбәттә. Ни генә әйтсәң дә, уен эш түгел, чынлап та убыр-фәлән булып куюы да бар. Аннан соң, бүре мазар булса да… Кем кулыннан үлсәң дә яхшы түгел бит инде…
Караңгы төшә башлау белән безнең арттан чыгып кычкырдылар:
– Балалар, йокларга вакыт!
Без Айрат белән верандага урын җәйдек. Озак кына сөйләшеп яттык та иртәгә Нәфисәләрнең чарлагына менәргә сүз куешып йоклап киттек.
Төн уртасында мин кемнеңдер елаганын ишеттем. Ул веранда тәрәзәсен кага иде бугай. Торырга иренеп йокылы уяулы килеш озак кына тыңлап яттым. Ул төшкә дә, өнгә дә охшаш, тик кыз бала тавышы аерма-ачык ишетелә иде:
– Кертегез мине, зинһар… Һәлак итмәгез! – дип ялварды ул, – Мин бит бер гонаһсыз җан иясе. Бер кемгә дә бер зыяным тигәне юк. Зинһар һәлак итмәгез…
Мин бу тавышның өзгәләнүенә түзәлмичә иренеп булса да башымны күтәрдем. Күзем ачылмаган иде әле. Һәм йокыга әвәреп тагын мендәргә чумдым.
– Илһам, син дә кайттың мени?! – диде теге тавыш шундук мине танып, – Илһам, зинһар өчен миңа кара әле. Мин бит сине сагынып килгән идем. Кара инде миңа зинһар өчен… Мин бик авыр хәлдә, ярдәм ит син, дустым. Күрше кызына бер ярдәмең жәлме?!.
Мин көндез ярыйсы ук арыганлыктанмы, теләсәм дә башымны күтәрә алмадым. Дөресрәге, мин үземне торып утырган, тәрәзә янына килеп теге кызны таныган һәм аны ишектән керткән итеп тойдым. Барсы да нәкъ өндәге шикелле күренде. Ләкин моның барсы да төш булып чыкты һәм мин бер мизгел үтүгә ул тавышны яңадан ишеттем:
– Илһам… Керт мине үз яныңа…
Мин ул тавышның кемнеке икәнен дә таныдым хәтта. Бу безгә өй аша гына торган Зәлифә иде. Аның йөзен дә аерма-ачык күргән кебек булдым. Әмма менә-менә торып ишек ачам дигәндә, кабат йокыга талдым. Гүя, ниндидер көч миңа урынымнан кузгалырга ирек бирми иде.
– Илһам… Илһам… – дип ялынды һаман теге тавыш.
Мин башымны күтәрмичә генә аңа җавап бирдем:
– Зәлифә!.. Нәрсә булды сиңа, Зәлифә?..
Аның тавышында сөенеч чаткысы кабынгандай тоелды:
– Син мине таныдыңмы, Илһам?! Ач, дустым… Бер генә кара миңа…
Зәлифәнең беркайчан да “дустым” дип дәшкәне юк иде бугай, дип уйладым мин. Ул һәрвакыт Илһам гына ди торган иде. Шулай да ачарга кирәк. Бәлагә тарганда кеше нинди иркә исем белән атамас. Ачарга кирәк. Һәм мин тагы йокыга киттем. Тик шунда ук тәрәзә рамын тырмап кычкырдылар:
– Илһамм!..
Мин калкынып куйдым да торып басарга, күзләремне ачарга көч тапмадым. Ниндидер кошның канат какканы ишетелде. Башкача бернинди дә тавыш ишетелмәде.
Иртәгәсен кояш калку белән уяттылар. Айратка рәхәт, ул шундук сикереп торды да юынырга чыгып китте. Мин уянгач та башны күтәрергә иренеп яттым. Авылның иң алама ягы шул инде аның, кирәксә-кирәкмәсә дә иртән иртүк торырга мәҗбүр буласың. Бары тик Айрат кереп:
– Нишләп ятасың, шәһәр ялкауы!– дигәч кенә көчкә сөйрәлеп юынырга чыгып киттем. Харап инде, авыл эшчәне булып нәрсә майтаргандыр.
Юынып керүгә, кәеф күтәрелә төште. Айрат белән тиз генә чәй чүмердек тә картыйларга йөгердек. Картый инде күпер башына җитеп килә иде. Олы кеше булса да йоклап ятмаган, бездән иртәрәк кузгалган. Безгә чапырыш өйдә яшәгән Наилә дә киенеп-төзәнеп әнисе белән кайдадыр китеп бара.
– Кайда юлландыгыз болай таң белән?– дип каршылады картый аларны, – Районга-фәлән түгелдер бит…
– Менә, больницага барабыз әле… —Наиләнең әнисе кәефсез иде, – Кызның муенында ниндидер эз бар. Убыр-фәлән булмасын дим.
Наилә оялып башын түбән иде.
Картый кызның муенына күз салды да сорап куйды:
– Үзе нәрсә ди соң?
– Черки тешләде ди…
Мин пырхылдап көлеп җибәрдем. Кызларның муенындагы андый эзнең нәрсәдән барлыкка килгәнен яхшы беләбез без. Төшеп калган егет түгелбез.
Наилә миңа күз сирпеп алды да кып-кызыл булды. Тел кычтып тора иде, бер сүзсез кала алмадым:
– Ул черкинең исеме ничек соң?
Картый миңа сынаулы караш ташлады да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Аннан соң, Наиләнең муенын җентекләбрәк караган булды:
– Юк, Хәдичә килен, баланың күңелен яралап йөрмә, – диде катгый итеп, – Убыр болай тешләми ул. Кычытканга-фәлән чагылгандыр…—һәм кызга борылды,– Мал куганда егылган идеңме әллә?
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: