Марат Кәбиров - Убырлар уянган чак
- Название:Убырлар уянган чак
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:2019
- ISBN:нет данных
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Марат Кәбиров - Убырлар уянган чак краткое содержание
Убырлар уянган чак - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Наилә кыяр-кыймас кына баш какты.
– Менә шуңа охшап тора шул…—диде картый, кызны җитәкләп алып, – Әйдә, балам, кайтыйк.
– Рәхмәт инде, Фатима түткәй, – дип Хәдичә апа аңа иярде.
Без Айрат белән өйгә йөгердек. Кичә яңгыр коеп яуса да төне буе җилләгәнгәме, җир коп-коры иде. Мин нигә итек киеп чыкканыма үкенебрәк тә куйдым. Ләкин Зәлифәләр янына җитүгә барсы да онытылды. Аларның капка төбендә буылып ташланган биш сарык ята иде. Тирә-якта бернинди эз дә күренми. Хәер, бәлки, төнлә дә яңгыр сибәләп алгандыр. Ләкин сарыкларга бернинди дә убыр ябешмәгәне көн кебек ачык иде. Һәрхәлдә, мин укыган китапларда дөрес язылган булса. Сарыкларның барсының да муены чәйнәп ташланылган. Минем моның ише хәлләрне узган җәйләрдә дә күргәнем бар, һәм аның бүре эше икәнен яхшы беләм.
– Бүре булырга тиештер, – диде Айрат минем уйларны сизеп торган сыман, – Элек тә булгалады…
Ул арада күрше-күлән җыелып китте. Кем сарыгы икәнен шундук танып, Зәлифәләрнең ишеген шакыдылар. Эндәшүче булмады. Тәрәзәгә ябештеләр. Аннан соң кемдер өйләренә кереп урап чыкты да, беркем дә юклыгын хәбәр итте.
– Кайда киттеләр икән? – дип баш ваттылар, – Бәлки, алар да өйдә кунарга курыкканнардыр.
Тиздән мал врачы килеп сарыкларны ат арбасына салды да үләт базына алып китте. Монда кызык бетү белән мин картыйның сарыкларын карарга йөгердем. Ачкыч булмагач, койма ярыгыннан карарга туры килде. Барсы да исән иде.
– Аллага шөкер, —дип куйды Айрат, бабайларча итеп,—Безнекеләр исән икән әле.
Мин аңа тел күрсәттем.
Малларны көтүгә кугач, картый үз кагыйдәләрен урнаштырырга тырыша башлаган иде, мин аңа шундук каршы төштем. Тәрәзә капкачларын киереп ачып куйдым, ишекне бикләп йөрүдән баш тарттым. Убырлар кояш калыккач йөрми. Картый башта карышып маташты да азак кул селтәде.
– Ничек, менеп карыйбызмы?
Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.
– Менәбез, димәк.
– Дөрес эшләмибез бит, – диде ул аннан соң, —Алай итәргә ярамый.
–Алайса, син менмисең.
Айратның күзе шар булды. Тик ул бернәрсә дә дәшмәде. Мин абзар артлап кына Нәфисәләрнең ихатасына юнәлдем. Айрат та чарасыз булып миңа иярде.
Ишек йозагын ачу чынлап та бик җиңел булып чыкмады. Кулдагы ачкыч көлтәсен бик озак сайларга, ярардаен тапкач та хәтсез генә маташырга туры килде. Сәгатькә якын булашкач кына биреште ул. Без эчкә уздык. Веранда бүлмәләргә бүленгән, ә түбәсе такта түшәм белән ябылган, өй түбәсенә кайдан менәргә икәнне болай гына чамалау мөмкин түгел иде. Ике як чолан ишегендә дә ат башы кадәрле йозак тора.
– Тәрәзәдән генә керәсе калган, – дип пышылдадым мин, йозакларга ачкыч ярата алмыйча, – Ике тәрәзә алу, билләһи, җиңелрәккә төшәр иде.
– Ә күреп калсалар?..
– Ансы да бар шул…
Тагы бер сәгать чамасы маташырга туры килде. Тик моның бер файдасы да тимәде, өй түбәсенә керә торган урын бу бүлмәдә түгел иде.
– Юкка гына тотындык әле, – диде Айрат йончулы кыяфәт белән, – Уңар эш булса, шундук килеп чыгар иде.
– Нәрсә, әллә үзеңне шундук килеп чыкканмын дип уйлысыңмы?!. – Аның сүзе эчемне пошырып җибәргән иде, шуңа да ачуымны тыя алмадым, – Бер башлагач, ахырынача җитәбез инде.
– Ә анда чынлап та вампирлар булса?– диде Айрат, —Безнең бит бер корал да юк…
Мин тагы да тупас җавап бирмәкче булган идем, аның хаклы икәнен аңлап тыелып калдым.
– Ярый син бар әле, – дип елмайдым, – Юкка гына ияртмәгәнмен икән бит. Бар, тиз генә утын сараена барып ике усак таяк алып кил. Бакчага кереп бер-ике төп сарымсак йолкырга да онытма. Ә мин ишекне булаштыра торам.
– Менә шуны тот, – диде Айрат муеныннан догалы бетүен салып, – Мин юкта ул-бу булса, ярдәме тияр.
Мин аны кесәгә чумдырдым да йозакка иелдем.
– Кесәңә салма, муеныңа так!
Аның таләпчән тавышына буйсынмый мөмкин түгел иде. Мин бетүне муенга тагып, футболка өстеннән чыгарып куйдым.
Бу юлы йозак тиз биреште. Чардакка менә торган ишек тә нәкъ шушы якта, хәтта аның бүрәнәләргә кагып ясалган баскыч сыман нәрсәсе дә бар иде. Ләкин ишек ачык түгел, анда да йозак эленгән. Моны күргәч, мин авыз эчемнән генә сүгенеп куйдым. Әмма Халисә апаларның нинди курку эчендә яшәгәннәрен искә алып, барсын да аңладым. Аларның куркуы турында уйлауга үземнең дә бала җоннары кабарып чыкты. Берәр хикмәт бар инде монда, югыйсә кеше шулкадәрле йозаклар элә мени?! Ләкин башланган эшне дәвам итәргә кирәк иде. Мин буыннары йомшарып киткән аякларны көчкә сөйрәп, баскычка үрмәләдем. Инде менеп җиттем генә дигәндә кулдагы ачкыч идәнгә төшеп китте. Аның тавышы әллә нинди котсыз булып яңгырап, күңелгә шом өрде һәм үзем дә баскычтан оча язып калдым. Кабат менгәндә башлар әйләнгәндәй тоелды. Шушы ишек артында мине нәрсә көтә? Үлемме… Әллә ниндидер якты ачышмы? Мин соңгысына бик үк ышанып җитмәдем. Ләкин бу ишекнең аръягына карарга бурычлы икәнемне тойдым. Бу минем язмыш иде. Минем гомер шушы ишек аша үтә. Киләчәккә минем башка юл юк. Мондый югары уйлардан ничектер тынычланып калдым, хәтта бераз батыраеп та киткән кебек булдым. Хәер, батырлык түгел иде инде бу, калтыранган кулларың белән йозак тишегенә ачкыч тыгуны батырлыкка исәпләп була мени?!. Баштарак рәхәт булган икән әле ул, анда хет ачкычларны тиз сайларга мөмкинлек бар иде, ә хәзер кирәкле ачкычны кирәкле җиргә тыга алмыйча изаландым, күпме генә тыныч булырга тырышсам да бармаклар мине тыңламады, салкында күшеккәндәй булып дерелдәделәр. Ичмасам, Айрат та әллә кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермичә йөридер әле ул. Янымда мышнап торса да хәл булыр иде. Бәхеткә каршы артык интегергә туры килмәде, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты. Мин җиңел сулап куйдым. Ләкин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып киткән бетүне кулыма алып өч тапкыр “Бисмилла…” – дип кабатладым. Куркыныч чакта белгәнеңне укырга кушалар бит, ә мин башка дога белми идем. Айрат килмәсме дип, тагын аз гына көтеп тордым да, ишекне ачып җибәрдем. Порхылдап тузан коелды. Мин аны убыр дип уйлаган идем, тузан гына икәнен белгәч тагын бер кабат:, Бисмилла!”– дип куйдым.
Чардак эче караңгы иде. Мин һәрвакыт үзем белән йөртә торган кечкенә кесә фонарен кабызып, өй түбәсенә күтәрелдем. Фонарьның сукыр уты ерак алмый икән. Түрдәрәк, тузанга каткан тәрәзә янындарак, таза гәүдәле бер ир басып тора. Мин тын алырга да куркып катып калдым. Тиз генә аска сикерергә кирәклеген дә, вампир кочагыннан мине фонарь гына саклый алмаячагын да яхшы аңлый идем, тик буыннар тыңлашмады. Убырлар үзенә караган кешене гипнозлый дигәннәре дөрес икән. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менгәнемә үкенеп бетә алмадым. Күңелемне чиксез сагыш уты телеп үтте. Әйе, барсы да бетте хәзер. Әти-әниемне дә, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Нәфисәне дә башка дусларымны да мин беркайчан да, беркайчан да кабат күрә, күрсәм дә алар белән аралаша, бергә уйный алмаячакмын. Эх, ниләргә генә мендем икән монда. Нәрсә җитми иде миңа, үз башыма бәла эзләп йөрмәсәм.
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: