Рухия Ахунҗанова - Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке)

Тут можно читать онлайн Рухия Ахунҗанова - Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Детская проза, год 2015. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.
  • Название:
    Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке)
  • Автор:
  • Жанр:
  • Издательство:
    неизвестно
  • Год:
    2015
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-02980-3
  • Рейтинг:
    5/5. Голосов: 11
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Рухия Ахунҗанова - Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) краткое содержание

Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) - описание и краткое содержание, автор Рухия Ахунҗанова, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Бу хикәя апалы-энеле Сөембикә белән Айтимернең Биләрдәге Җамигъ мәчетен күрергә барулары, юлда алган мәгълүматлары һәм тәэсирләре турында.
Китап урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Рухия Ахунҗанова
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Рухия Ахунҗанова

Шәһре Биләрдә кунакта. Озын хикәя

Татарстан китап нәшрияты 2015 Ахунҗанова Р Ф 2015 Танышу Энем Айтимер - фото 1

© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Ахунҗанова Р. Ф., 2015

Танышу

Энем Айтимер белән күрше авылның тар урамы буйлап тирә-якны күзәтеп бара торгач, нарат йортларның берсе каршында икебез дә кинәт туктап калдык. Койма аркылы җимеш бакчасы күренеп торган бу йорт безне үзенә тартты. Юлда килә-килә сусаган энемә су эчәргә ишегалдында коесы да бар икән. Кыюлыгыбызны җыеп, Айтимер белән капкадан уздык.

Ишегалды уртасында сүлпән генә учак яна. Аннан шактый читтә, алма агачыннан төшкән күләгәдә, ике бала уйнап утыра. Башлап без исәнләштек. Алар да елмаеп җавап бирделәр. Танышып киттек.

Кызчык – Тәңкәсылу, аның энесе Айдаш исемле булып чыкты. Икесенең дә өсләрендә – киндер күлмәк, аякларында – бизәкле күн башмаклар.

Безнең тавышны ишетепме, әллә үз эше беләнме, өй эченнән уртача буйлы бер апа килеп чыкты. Исәнләшкәннән соң, мин аңардан эчәргә су сорадым.

– Әнкәй юлга әзерләп биргән ризыкны ашап, суны эчеп бетергән идек, – дидем, чакырылмыйча килеп керүебез өчен акланып.

– Хәзер, хәзер, балалар, – диде ул, безгә елмаеп.

Аннары кое янындагы өсте каплаулы чиләктән, кечкенә түгәрәк савытка салып, су бирде. Учак янына барып, боткасына икенче казаннан кайнар су өстәгәннән соң:

– Сез кемнәр? – дип, безнең белән кызыксынды.

Мин:

– Без – Кушнарат авылыннан, Туктаман белән Албикә балалары. Үзем Сөембикә исемле. Бу – энем Айтимер. Биләргә Җамигъ мәчетен [1] Җамигъ мәчете – җомга намазлары укыла торган үзәк мәчет. күрергә баруыбыз, – дидем.

Нарат бүрәнәләргә шаккатып карап торган энем:

– Күрче, апам, нинди шәп бүрәнәләр! Әллә-лә! – дип әйтеп куйды.

Айтимернең зурларча сөйләшүенә исе китеп, хуҗабикә апа да ботка болгаткан җиреннән сүзгә кушылды:

– Йортны шундый бүрәнәдән салырга кирәк тә! – диде ул һәм агач өйне мактарга кереште. – Нарат агачыннан салынган йортның һавасы саф инде, балалар. Яз көне бер кат юып-җыештырып чыгарсаң, яңа салган өй шикелле була. Шул чисталыкны саклар өчен, җәй көне аш-суны да шушында, ишегалдында әзерлибез. Калач кына мичтә пешә. Тормышыбызның яртысы җәйләүдәге кебек. Җәен монда сәүдәгәр, һөнәрче гаиләләре генә кала. Башкалар кырларда иген игәләр, болында терлек көтәләр…

Биләрдәге болгар тимерчесенең һәм бакырчысының ихатасы Реконструкция Менә - фото 2

Биләрдәге болгар тимерчесенең һәм бакырчысының ихатасы.

Реконструкция

Менә ботка да пешеп чыкты. Хуҗабикә апа барыбызны да өйгә, табын янына чакырды. «Юк, юк», – дип, без капкага таба юнәлдек.

– Аштан олы булмагыз! Әйдәгез, керегез!

Без, аңа ияреп, өйгә кердек. Өй эче бик җыйнак һәм гади иде. Кышын – җылы, җәен ямь биреп торучы мич тигез итеп акшарланган. Мич алдында, учак көлен саклау өчен, чокыр ясалган. Түр яктагы такта сәке өстенә пөхтә итеп урын-җир өеп куелган. Янәшәдә ике агач сандык тора. Аларның икесенә дә җиз калайдан ясалган бизәкләр беркетелгән. Диварга [2] Дивар – стена. кыска сүрәләр язылган матур шәмаил [3] Шәмаил – рам эченәязып куелган дини текст. эленгән. Идән-сәке чиста итеп юылган.

– Ишек катында тормагыз. Әйдәгез, түргә узыгыз…

– Ярар, апа…

– Сусылу апагыз мин. «Сусылу апа» диярсез.

– Ярар, Сусылу апа…

Кулларыбызны яхшылап юып, чаршау белән бүлеп алынган почмакка – аш бүлмәсенә үттек. Һәрберебез өчаяклы тәбәнәк өстәлләр каршына – идәндәге киезгә тезләнеп утырдык. «Бисмилла» сын әйтеп, Сусылу апа башта – безгә, аннары балаларына тары боткасы салынган агач савытлар сузды, агач кашыклар өләште. Шуннан соң бер зур калачны, вак телемнәргә кискәләп, алдыбызга куйды.

– Кайнар килеш ашамагыз, – диде ул. – Бераз суына төшсен. Кайнар ризык сәламәтлеккә зыянлы.

Ашаганда, беребез дә сөйләшмәдек. Тары боткасын яратып ашадык. Ипие дә бигрәк тәмле булган шул. Үлән чәен бал каба-каба эчтек.

Аш-су өчен дога кылганнан соң, хуҗа апага рәхмәтләребезне әйтеп, табын яныннан кузгалдык. Юынгычтан су агызып юынып алдык.

– Ирҗемәс абыегыз көне буе тимерчелектә эштә. Менә шуңа күрә углым [4] Угыл – ул. Айдаш әтисен сагынып көтеп ала. Әтисе кайтып керүгә, аның кочагына ташлана, – диде Сусылу апа, Айдашның аркасыннан сөеп.

Йортның хуҗасы тимерче Ирҗемәс абый өйдә булмаса да, без, балалар, аулак бүлмәгә – «хатын-кызлар ягы» на кереп утырдык. Энемә тәмам ияләнеп җиткән Айдаш аның алдына шахмат сыннары тезеп куйды. Кош кыяфәтле балчык сыбызгысын күрсәтеп мактанып та алды. Өлкәннәр аны: «Өйдә сызгырырга ярамый, янгын чыга!» – дип кисәткәннәр булса кирәк, сызгыртмыйча, яңадан урынына куйды.

Тәңкәсылу да, төреп куйган җиреннән алып, сөяк кураен күрсәтте. Ләкин курайда уйнамады. Шул вакытта мин, ишетелер-ишетелмәс кенә, халык көе «Зиләйлүк» не көйләдем.

Бераздан, энем белән миңа кузгалырга вакыт икәнен әйтергә дип, Сусылу апага дәштем. Җавап бирүче булмады. Хуҗабикә апа өй эчендә түгел икән.

Без, китәргә җыенып, өйалды баскычына чыктык. Тәңкәсылу белән Айдаш та баскыч алдына чыгып бастылар. Әнә яшелчә бакчасы ягыннан, кыярлар салынган кечкенә тырыс тотып, безгә таба килүче Сусылу апа да күренде.

– Менә, балалар, юлда кибексәгез, сусавыгызны шушы кыярларны ашап басарсыз. Алар янына, төреп, бодай калачы да куям. Анысы белән тамак ялгап алырсыз. Урман чикләвеге бездән күчтәнәч булыр, – диде дә өй эченә кереп китте.

Тиз арада кулына ике төенчек күтәреп, Сусылу апа кире әйләнеп тә чыкты. Чикләвек салынган төенчекне энемнең кулына тоттырды, ә калач белән кыярлар төрелгәнен миңа бирде. Ул да безнең әнкәй кебек бик юмарт икән.

– Хәерле юл сезгә, балалар! Җаегыз чыкса, кайтканда да керегез, – диде Сусылу апа, икебезнең дә башыбыздан сыйпап.

Без: «Ярар», – дидек тә, үзләренә дә иминлек теләп, юлга кузгалдык.

«Ак тирәк, күк тирәк»

Без, Сусылу апалар белән саубуллашып, юлыбызны дәвам иттек. Авыл урамында балалар күренмәвенә гаҗәпләнеп:

– Бу авылның балалары кая китеп беткән соң?! – дидем.

– Айдаш белән Тәңкәсылу шикелле өйләрендә уйнап утыралардыр…

Энем үз сүзеннән көлеп куйды. Аңа кушылып, мин дә көлдем.

Кинәт якында гына бала-чагалар тавышы ишетелде. Берничә йортны узуга, без ачыклыкка килеп чыктык. Авыл башындагы чирәмлектә кечкенә мәйдан ясап, малайлар ниндидер уенга әзерләнәләр иде, ахрысы. Менә алар ике рәткә кара-каршы тезелеп бастылар.

– Албарс, «Ак тирәк» төркеме әзер! – диде ябык кына бер малай.

– Бик шәп, Алпак! – Албарсның җавабы кыска булды.

– Албарс, «Күк тирәк» төркеме дә әзер! – диде шундый ук чандыр гәүдәле икенче малай.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Рухия Ахунҗанова читать все книги автора по порядку

Рухия Ахунҗанова - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) отзывы


Отзывы читателей о книге Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке), автор: Рухия Ахунҗанова. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x