Ильдар Гайсин - Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр
- Название:Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:Литагент Ридеро
- Год:неизвестен
- ISBN:9785448360770
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Ильдар Гайсин - Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр краткое содержание
Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Мин яныңда синең калмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә,
Яннарыңа кайта алмадым.
Назлы карашыңны искә алам,
Күзләремә яшләр тыгылып.
Кулларыңны сипап үбәр идем
Синең аяк очларыңа егылып.
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Сагынсам да хатлар язмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә
Яннарыңа кайта алмадым.
Саклармын мин сине йөрәктә!
Күпме еллар үтте син киткәнгә,
Бу дөньядан, әнкәй, мәңгегә.
Изге җаның оҗмах түрендәдер,
Шулай тоела минем күңелгә.
Синең сүзләр колагымда чыңлый,
Уй-теләкләрең ашты гомергә.
Тезләнеп мин рәхмәт белдерергә
Киләм сагынып синең кабергә.
Балаларым үсеп буй җитсә дә,
Миңа җитми синең назларың.
Күз алдымнан китми карашларың,
Сагындырды тәмле ашларың.
Тәрәз (ә) төбендәге гөлләреңне
Төсең итеп әле дә саклыйбыз.
Сүндермибез өйдә утларыңны,
Ишегеңне йозакка япмыйбыз.
Күп вакытлар инде үтсә дә,
Әнием син йөрәк түрендә…
Соңгы көнемдә дә онытмам,
Саклармын мин сине күңелдә!
Әнием, үлмәссең беркайчан да
Ышанмыймын, әни, син үлмәдең,
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Интервал:
Закладка: