Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Тут можно читать онлайн Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Биографии и Мемуары, год 2012. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.
  • Название:
    Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
  • Автор:
  • Жанр:
  • Издательство:
    неизвестно
  • Год:
    2012
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-02332-0
  • Рейтинг:
    4/5. Голосов: 11
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 80
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) краткое содержание

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - описание и краткое содержание, автор Галимҗан Ибраһимов, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланды. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелде.
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Галимҗан Ибраһимов
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Ирек газетасы урнашкан йортның хәзерге күренеше ФатихСәйфи Казанлы - фото 9

«Ирек» газетасы урнашкан йортның хәзерге күренеше

Фатих-Сәйфи Казанлы (1889–1937) – күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның хәзерге Әлки районы Карамалы авылында туа. Казанда «Мөхәммәдия» мәд- рәсәсен тәмамлый. Уфада «Ирек» газетасын нәшер итүдә катнаша. 1923–1929 елларда «Кызыл Та- тарстан», «Крәстиян гәзите» газета- ларының, «Яңалиф» журналының баш мөхәррире була. Уфада «Галия» мәдрәсәсендә, Казан пе- дагогия институтында укыта. «Без- нең заман», «Дошманнар», «Зөбәрҗәт» һ. б. әсәрләре басыла. Моннан тыш публицистика, тарихи хезмәтләре дөнья күрә, журналистика өлкәсендә дә күп эшли. Ул – репрессия корбаны.

«Ирек» газетасы – татар-башкорт социал-революционерлары басмасы. Биш ай ярым тирәсе эшли. Сентябрь аенда «Авыл халкы» һәм «Солдат теләге» дигән газеталар белән берләшеп, «Безнең юл» исемендә чыга башлый.

Ирек газетасы урнашкан йорт Йортның хәзерге күренеше КырымныңЯлта - фото 10

«Ирек» газетасы урнашкан йорт

Йортның хәзерге күренеше КырымныңЯлта шәһәрендәГалимҗан Ибраһимов 19271936 - фото 11

Йортның хәзерге күренеше

КырымныңЯлта шәһәрендәГалимҗан Ибраһимов 19271936 елларда яшәгән йорт 1917 - фото 12

КырымныңЯлта шәһәрендәГалимҗан Ибраһимов 1927・1936 елларда яшәгән йорт

1917 елның мартында Галимҗан Ибраһимов «Галия» дә укытучы хезмәттәше Фатих Сәйфи-Казанлы белән берлектә «Ирек» газетасын, берничә айдан «Безнең юл» газетасын чыгара. Газета эшеннән тыш ул халык арасында инкыйлаб мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып бара. Милли дәүләтчелек мәсьәләләрен хәл итү өчен, 1917 ел- ның маенда Мәскәүдә һәм июль аенда Казанда җыелган Бөтенроссия мөселманнарының ике корылтаенда катнаша. Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият идеясен яклап чыгышлар ясый. Учредительное собраниегә Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана. 1918 елда Петроградта (хәзер Санкт-Петербург) Үзәк Мөселман комитеты рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары булып эшли.

Г. Ибраһимов Гражданнар сугышыннан соң Казанда яши, иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Үз чорындагы татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып, инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгалары («Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр»), авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналары тасвирланган әсәрләрен («Адәмнәр», «Татар хатыны ниләр күрми» (яңа варианты), «Безнең көннәр» (яңа варианты)) бастырып чыгара.

Йортның хәзерге күренеше Кырымның Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов 1936 елдан - фото 13

Йортның хәзерге күренеше

Кырымның Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов 1936 елдан соң яшәгән йорт 1927 - фото 14

Кырымның Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов 1936 елдан соң яшәгән йорт

1927 елдан башлап Г. Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими рәвештә Кырымда яшәргә мәҗбүр була.

Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша. Ләкин аңа иҗат планнарын үтәргә насыйп булмый, 1937 елның 29 августында аны, «халык дошманы» булуда гаепләп, Ялтадагы йортында кулга алалар һәм Казан- ның Пләтән төрмәсенә озаталар. Каты җәзалау һәм төрмә шартларында азып, соңгы ноктага җиткән авыруы аркасында ул 1938 елның 21 гыйнварында төрмәдә җан бирә. Җирләнүе Казан шәһәренең Архангель зиратында дип фараз ителә.

* * *

Галимҗан Ибраһимов 1955 елда акланды. Аның якты исеме һәм әсәрләре рухи тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.

Галимҗан Ибраһимовның Солтанморат авылындагы музеййорты Архангель зираты - фото 15

Галимҗан Ибраһимовның Солтанморат авылындагы музей-йорты

Архангель зираты Гөлсем Мөхәммәдова Шәҗәрә  агачы 1 Шәҗәрә агачы түбәндәге - фото 16

Архангель зираты

Гөлсем Мөхәммәдова

Шәҗәрә  агачы [1] Шәҗәрә агачы түбәндәге китаптан алынды: Галимджан Ибрагимов: документы и факты; Галимджан Ибрагимов глазами молодых / авт. – сост. М. Х. Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – С. 293.
Истәлек Гөлсем Мөхәммәдова Зур тормыш Кыскартып бирелә Мин 1923 елның - фото 17

Истәлек Гөлсем Мөхәммәдова

Зур тормыш (Кыскартып бирелә)

Мин 1923 елның җәендә, егерменче яшемдә, Галимҗан Ибраһимов белән таныштым һәм аңа кияүгә чыктым. Бу вакытка кадәр әле мин бик тирәннән уйлана белми торган, уйнап, көлеп, биеп йөргән бер кыз идем. Шулай да минем беркадәр белемем бар иде инде, – рус һәм рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбиятлары белән яхшы ук таныш идем. Татар телендә чыккан әдәби китапларны да кызыксынып укый идем.

Гөлсем Мөхәммәдова (1903–1988) – СССР Язучылар союзы әгъзасы, тәрҗемәче, табибә, биология фәннәре кандидаты, 1923–1933 елларда Галимҗан Ибраһимовның хатыны, аның кайбер әсәрләрен («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «Кызыл чәчәкләр») рус теленә тәрҗемә итүче.

Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән Галимҗан миңа өйләнеп икеөч ай - фото 18

Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән

Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Миңа иптәшкә Әстерханнан Гайшә апам килеп төште. Беркөн ул миңа:

– Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне бераз җыештырыйк. Син өйдә мондый эшне яратмый идең, хәзер дә өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән, – диде.

Ул вакытта без Чернышевский урамындагы 2 нче номерлы Советлар йортында (хәзерге Кремль урамы) 33 нче бүлмәдә тора идек… Без җиң сызганып эшкә керештек. Башта китапларны рәтләп куярга кирәк дигән карарга килдек. Аларның кайберләре берсе эченә икенчесе тыгылып куелган. Китапларны берәм-берәм аерып, тузаннарын сөрттек, күләменә, тышының матурлыгына карап, киштәләргә яңадан тезеп куйдык. Күп китаплар сыймыйча артып калды. Аларын идәнгә өстәл рәвешендә өеп куйдык. Шунда Һади Такташ килеп керде… Китап киштәләренә якын килгәч аптырап калды:

– Китапларга тимәскә кирәк булгандыр, – дип шикләнеп, башын чайкап торды.

Берничә көннән Галимҗан кайтты. Китапларны күргәч, йөзенә курку галәмәте чыкты.

– Син ни эшләдең, балакай, минем бөтен материалны тараткансың ич, – диде.

– Нинди материал? Без анда бернинди материя дә күрмәдек.

– Бөтенләй сабыйларча уйлыйсың икән әле син, балакай. Күп нәрсәне өйрәтергә кирәк икән сиңа. Ләкин борчылма, барысын да белерсең,– диде һәм башымнан сыйпады.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Галимҗан Ибраһимов читать все книги автора по порядку

Галимҗан Ибраһимов - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) отзывы


Отзывы читателей о книге Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке), автор: Галимҗан Ибраһимов. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x