Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Тут можно читать онлайн Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Биографии и Мемуары, год 2012. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.
  • Название:
    Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
  • Автор:
  • Жанр:
  • Издательство:
    неизвестно
  • Год:
    2012
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-02332-0
  • Рейтинг:
    4/5. Голосов: 11
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 80
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) краткое содержание

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - описание и краткое содержание, автор Галимҗан Ибраһимов, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланды. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелде.
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Галимҗан Ибраһимов
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Аждаһаның күтәрелүе хакындагы хикәяләр тагы күбрәк булып, үземчә, алдау ихтималлары булмаган адәмнәр, урынын, көнен әйтеп, үз күзләре белән күргәнлекләрен, нинди атлар, адәмнәрне эләктереп алып, егермешәр чакрым читкә тетеп ташлаганын сөйлиләр иде.

Һәм ышанмау да мөмкин түгел: алар аждаһаның калын койрыгына, аның тирә-яктагы калын агачларга уралуына чаклы бәян итәләр иде.

Болар өстенә бик бала чагымда әнинең итәгенә ятып, йокы аралаш тыңлаган мәсәлләр, хәзрәти Галинең авызыннан утлар чәчеп торган кырыгар башлы аждаһаларны кыруы хакында хикәяләр дә хисапсыз күп иде. Шуларның барысы җыелып, миңа шундый халәт ясаганнар иде, «аждаһа» дигән сүзләрне ишетү белән, күз алдына әллә нинди коточкыч бер сурәт килеп баса иде.

Теге иптәшнең «бу камышлыкта аждаһа… җил-давыл күтәрелә» кебек сүзләрен ишеткәч тә, шул коточыргыч сурәт тагы килеп, шулхәтле курыктым, гомеремдә һичбер вакыт ул чаклы курыкканымны белмим: башым гел яман сурәтләр белән генә тулып, хәзер каршыма ун башлы, табактай күзле, тау кебек зур аждаһа килеп чыгар да минуты белән мине йотар шикелле тоя башладым.

Җил-давыл һаман көчәя, тау-таш җимерелгәндәй булып, күк күкрәве һаман арта бара, куәтләнә, яшен һаман ялтырый, күл ачулы дулкыннары белән күккә сикерә, дөньяның каралыгы, караңгылыгы һаман арта бирә иде. Без исә әле һаман да теге шомлы камышны чыгып җиткәнебез юк иде. Мин инде үземне югалта башладым.

Камышка якынайган саен, аның хакында сөйләнгән куркынычлар аякланып каршыма чыгар кебек тоелу көчәя бара, күзем әлҗе-мөлҗе килеп, зиһенем ят, куркыныч бер галәмгә кереп югала тора иде.

Менә артык яман җиренә якынлашабыз, ух… йөрәгем урыныннан чыга… Шул чакта гына минем алдымда бик көчле өермә кузгалды, һәм шул ук сәгатьтә күктән бик калын болыт шул җиргә сузылгандай булды, шул ук минутта колагыма «шши…» иткән бер тавыш ишетелеп, бүрәнәдәй бер нәрсә, камышларны ярып, миңа таба килгән сыман тоелды.

Ни эшләгән, ни булганны белмим… Йөрәгем ярыла, җаным чыга…

Теге бүрәнә кебек нәрсәнең югары таба күтәрелгәндәй һәм шул ыжгыруда, нәкъ халык әйткәнчә, бер әйбер төрле якка тартылып, сугылып торгандай булды. Шуннан соң ни булганын ачык белмим, тик җан ачуым белән:

– Әни… әти… аждаһа бар, аждаһа ята! – дип кычкырып җибәрүемне, соңра күз алдым караңгыланып, башым җиргә тигәнен, дөньяның асты өскә килгәндәй әйләнүен аз гына хәтерлим…

4

Шул хәлдә байтак вакыт кичкән. Мин, исем җыеп, күземне ачу белән, иң элек әнине күрдем: аның күзләре яшьле һәм кызарган, йөзе көлдәй ак һәм тирән бер борчулы иде. Янында тагын берничә кеше бар иде. Шулар эченнән рус төсле бер адәм миңа әллә нәрсә эчертте дә, башларын селки-селки: «Хыялдан нинди бәлаләр туа бит», – диде.

Дөнья әүвәлгечә матур, таулар, кырлар, урманнар элеккечә яшел, сандугачлар һаман өзлексез сайрамакталар иде.

Мин дә озак ятмадым, аякка басып, тагын уйнарга чаптым.

Сөю – сәгадәт [4] Сәгадәт – бәхет.

(Карт шагыйрьнең тәэссораты) (Хикәя)

1

Табигать тына. Кызу, тынгысыз һәм шау-шулы көн үтеп, аның артыннан язның соң көннәрендә генә була торган йомшак, рәхәт һәм тын кичә килә. Мин, өебезнең бакчага караган тәрәзәсе аркылы зур күл артына батып барган олуг кояшка карап, хыялга батам.

Хыялларым тирән, аның тудырган уйлары авыр һәм борчулы.

Уйлыйм да, исем китә. Мин яшь чагымда «Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза» дигән җырны бик ярата, ирексез үк шуны авызымнан салмый йөри идем. Шул җырның чын мәгънәсе менә хәзер беленде. Вакыйган [5] Вакыйган – чыннан да. , кигән кием ничек тузса, яшь гомер дә шулай уза икән. Моны хәзер ачык сизәм.

Гомеремнең җанлы, өметле дәвере кичкән. Хәяттан [6] Хәят – тормыш. ала алган нәрсә вә нигъмәтләр алынып, инде артык эш көтәргә җай калмаган. Инде тормыштан яңа байлык, яңа куәт алырга түгел, моңарчы алганнарны бирә башларга, әкренләп тузарга, сүтелергә вакыт килгән. Маңгайда эре-эре җыерчыклар бар. Күздә яшь заманга хас булган ялкын вә куәттән әсәр дә калмаган. Сакалга чал кереп, буемның төзлеге дә югала башлаган, диләр.

Йөрәкнең ашкынуына һәм үземдәге куәт, дәрт вә гайрәткә чыдый алмый, бөтен дөньяны мәсхәрә итәргә йөргән чакларымда алынган рәсемнәрем күз алдымда тора. Аларга карасаң, шашып каласың: «Шулай ук тиз үттемени бу гомер?» – дисең. Чөнки ул рәсемдәге «Риза бәк» дип йөртелгән гаярь егет белән хәзерге Риза арасында бер агачның май ахырында бөтен тирә-ягына ямь вә хәят биреп утырган чагы белән көз көне актык яфракларын коярга әзерләнгән заманы арасындагы чикле үк аерма бар.

Ачык тоямын ки: мин хәзер хәяттан вә андагы хадисәләрдән [7] Хадисә – яңалык. сизенә алу заманының соң елларындамын. Гомернең җилле-давыллы һәм туктаусыз дулкынлы чагы үтеп, акрын, гел бертөсле һәм тынычлык сөяр дәвере кереп килә.

Батып, югалып барган кояш, миңа бу хәлне ачык хис кылдырып, ерак һәм тирән уйга алып китә.

Менә бакча. Менә бер ягы сары алтын төсенә манылган зур күл. Әнә шул зур күлнең аргы ягына батып барган газәмәтле [8] Газәмәтле – бөек. кояш. Бөтен табигать тын. Бу тынлыкта, бер яктан, рәхәт вә серле төнне каршыларга әзерлек сизелсә дә, икенче яктан, олуг кояшның батып баруыннан тәэсир иткәнлек тә тоела.

Мин дә мөтәәссирмен [9] Мөтәәссир – тәэсирләндем. , ләкин минем тәэсирем икенче яктан. Мин хәятымны шул кояшка охшатам. Менә, дим, ничек: иртән, төннең караңгылыгын ярып, кояш чыга. Җир вә анда булган һәммә нәрсә үзенең хәятын аннан ала. Җирдәге һәммә алмашынулар – һәрбер табигый эшләр тик аның тәэсиренә генә табигъ [10] Табигъ – буйсынулы. . Ул башта түбән, ерак һәм аз куәтле булып, җылысы, тәэсире дә уртарак була. Ләкин ул хәлдә калмый: ул акрын, әмма туктаусыз рәвештә ерак вә югары күккә карап юл тота – ниһаясез фәзаның [11] Ниһаясез фәза – чиксез бушлык, күк йөзе. иң гали [12] Гали – биек. ноктасына, төшлеккә туры текәп, мөтәкәббиранә [13] Мөтәкәббиранә – горур, масаюлы. бара башлый. Үткән һәрбер минут аның урынын югарылата, куәт вә матурлыгын арттыра бара. Ниһаять, ул үзенең күз теккән ноктасына барып ирешә дә, аннан мөтәкәббиранә бер сыйфат белән дөньяга карап, бөтен табигатьне утына, яктысына күмә – яндыра, көйдерә һәм нурландыра. Бу вакыт һәркем, һәрнәрсә бер генә минутка да аны хәтереннән чыгара алмый, аның үзеннән башка һичкемне танымаслык куәт вә кәмале [14] Кәмаль – камиллек. һәркемнән тәсдикъ иттерелә [15] Тәсдикъ итү – раслау, тану. .

Ләкин бу хәл мәңге түгел. Ул, ул олуг кояш, ирексез вә теләмәстән түбәнгә таба йөз тота. Ниһаясез югары урыныннан күчеп, куәтен киметә башлый. Үткән һәрбер минут аның бу түбәнәюендә аерым бер хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, аның урыны түбәнәя, куәт вә мәгънәсе азая-азая, бетәргә таба бара. Аның төшлегендә куәт вә кибер [16] Кибер – олылык, горурлык. зур, чыгыш вә батышында матурлык, ләтафәт [17] Ләтафәт – гүзәллек, матурлык. ниһаясез, ләкин бу матурлык, бу ләтафәтне тәкъдир итүчеләр аз. Шунлыктан аны бата, югала, диләр, һәм ул шулай үткән бер минутта түбәнәя, куәтсезләнә барып, ниһаять, бөтенләй югала – юк була, бетә…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Галимҗан Ибраһимов читать все книги автора по порядку

Галимҗан Ибраһимов - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) отзывы


Отзывы читателей о книге Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке), автор: Галимҗан Ибраһимов. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x