Салих Хусаинов - Тормыш баскычлары
- Название:Тормыш баскычлары
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:2019
- ISBN:нет данных
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Салих Хусаинов - Тормыш баскычлары краткое содержание
Тормыш баскычлары - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Икенче көнне дә алар, бер эш табып, дәрестән соң калдылар. Ә аннары дәресләрдән соң өй эшләрен хәзерләргә күнегеп киттеләр. Алар янына Камил Мальков та, Нәзирә Вахитова да кала башлады. Ә берникадәр вакыттан соң укытучыны Таһирә Хәкимова, Гөлсинә Гомәрова, Минзәет Володкин кебек уку отличниклар алмаштырдылар.
Шәүкәт әкрен генә алга атлады. Укуыннан да, арифметикадан да өчле билгеләре күренә башлады.
Шулай рәткә баса дигәндә генә аның яңа гаебе ачылды. Ул тәмәке тарта икән. Иптәшләре бу турыда стена газетасына язып куйдылар. Ә соңыннан үзен класс җыелышында тикшерделәр.
Эмма Григорьевна Тюленева барлык эшне дә укучыларның үзенә тапшырды.
Сезнең иптәшегез, үзегез теләсәгез нишләгез – диде ул, иң арттагы партага утырып.
Укучылар, бер-беренә карашып, башта бер сүз дә дшми тордылар.
Аннары Хәкимова урыныннан сикереп торды да:
Һаман Шәүкәт тәртип боза. Аның аркасында безне класс артка сөйрәлә, – дип әйтеп куйды.
Әйтерсең барысы да шуны гына көткәннәр. Тотындылар Шәүкәте кыздырырга, түзеп кенә тор. Шәүкәт башта акланды, иптәшләренең әйткәннәрен юкка чыгарырга тырышты. Әмма соңга таба бөтенләй дәшмәс булды. Бу җыелыш Шәүкәткә тәэсир ясады. Аңарда шактый төзәлү, тырышлык сизелә башлады. Сирәк-сирәк булса да «4» дилгеләре дә алгалады.
Бу арада укытучының мәшәкате тагын да күбәеп китте. Язгы чәчү чорында агитация эшенә дә күбрәк вакыт бирергә туры килә, өстәвенә, авыл клубында чыгыш ясар өчен, концертка да хәзерләнәләр. Бер үк вакытта үз хыяллары, омтылышлары бар бит. Ул институтка читтән торып укырга керергә хәзерләнә. Интситутны бетергәч тә аның исәбе башлангыч классларны укыту. Нәни балалар блән эшләүне бигрәк тә ярата шул ул.
Менә хәзер дә егерме биш бала ягымлы итеп аңа карап тора. Ә шуларның яртысына якны уку алдынгылары. Кайчан гына әле алар партадан әз генә калку, хәреф, хәтта бер авыз русча сүз дә белми торган балалар иде. Хәзер шартлатып русча сөйләшәләр, фән баскычлары буйлап югарыга үрмәлиләр.
Бер-ике көннән ул алар белән саубуллашачак. Аналарыннан аерылган кош балаларыдай, алар бишенче класска күчеп китәчәкләр.
Ул аларны бик тә яратты шул, үз балаларыдай якын күрде. Аңа 25 пар ягымлы күз төблгәню һәркайсының үзенә генә хас характеры, омтылышы бар. Ә Эмма Григорьевна һәммәсенең дә йөрәгенә үтеп керердәй ачкыч таба алды.
Әнә Мальков, Вахитова, Даиров Шәүкәт мөлаем гына карап утыралар. Укытучыга шактый гына мәшәкать тудырдылар алар. Юкка гына укытучыны икенче ана дип әйтмиләр шул. Нинди ана үзенең баласының начар булуын тели. Укытучы да аналар кебек үк һаман яхшылык, һәркем тарафыннан макталып телгә алырдай чын кеше булуларын тели.
Тиздән алар җәйге походка, Ульяновскийга бөек юлбашчының туган-үскән җирләре күреп кайтырга барачаклар. Һәр укучы походка хәзерләнә, һәркайсының йөзендә үзенә бер дулкынлану, омтылыш балкый.
Иҗат шатлыгы
Петр Сергеевич Никушин өенә дулкынланып кайтып керде.
Кызлары идән уртаснда курча уйнап утыралар иде. Өчесе дә аңа таба борылдылар.
Кайттыңмы, әткәй…
Кайттым, кызым, кайттым, – дип Петр Сергеевич балаларны киң күкрәгенә кысты һәм үбеп алды.
Алар берсен-берсе бүлдереп, аталарына бүгенге яңалыкларны сөйләделәр дә яңадан курчакларына ябыштылар.
Ата балаларының мавыгып уйнауларына елмаеп карап торды да, алар янына чүгеште.
Шул чак Лида кайтып керде. Иренең шатлыклы йөзеннән ул барысын да аңлады.
Чын күңелемнән тәбрик итәм, – дип ирен кочаклап алды. – Бир әле, күрсәт, нинди була икән ул партия билеты!
Петр Сергеевич бер мәлгә уйга калды. Аның күз алдыннан октябрят, пионер, комсомолец булган көннәре үтеп киткәндәй булды. Бүгенгедәй үәтердә ул көннәр. Менә хәзер ул партия члены. Партия члены! Нинди горур яңгырый!
Мәктәптә дә яхшы укыды. ләкин җиденче классны бетергәч, укуын дәвам иттерергә генә туры килмәде. Әтиләр сугышта иде. Ә ана 5 бала белән калды. Өстәвенә әле авыру әбиләре дә бар иде. Ә ул чакта тормыш алып баруҗиңел булмады. 14 яшьлек Петя колхозда эшли башлады. Аннары аны тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Тракторчы булып эшләгәндә дә үзен сынатмады, норманы арттырып үти иде. Шул эштән армияга китте. Анда электромонтерлый һөнәрен үзләштерде. Армиядән кайткач, Олы Тархан РТСында электрик булып эшләде. Хәзер инде ул Олы Тархан лесничествосында механик.
Дөрес, хезмәт юлында аңа төрлесен күрергә туры килде. Әмма чигенмәде һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнде.
Бүген алар өендә зур җантана. Болай да җитез Лида тагын да җиңеләеп киткәндәй булды. Өч эчендә кояштай очып йөрде. Кай арада самоварын кайнатып, ашын пешереп өлгерткән.
Чәй эчеп утырганда Лидасы:
Эштән кайтканда Геннадий Михайловичны очраткан идем. Анда сезнең бер машина җимерелгән бугай, – диде.
Шулаймыни?.. Нигә аны баярак әйтмәдең, – дип урыныннан сикереп торды Петр Сергеевич.
Бүген шундый шатлыклы көн. Бу хәбәр белән сине борчыйсым килмәгән иде, дип куйды Лида, ник әйтүенә үкенеп.
Мин тиз генә барып кайтыйм инде, әнкәсе, бик озак тормам, – дип Петр Сергеевич чыгып китте.
Лесничество мөдире Геннадий Михайлович Тюленев аны ачык чырай белән каршы алды.
Ишеттем, ишеттем, молодец, – дип чын күңеленнән тәбрикләде.
Бераз сөйләшкәннән соң Никушин:
Машиналарның барысы да эштәме? – дип сора куйды.
Кая киле чыга, иртәгә планны тутырабыз дигәндә генә…
Нәрсә булды? – дип түземсезләнеп сорап куйды механик.
Әнә Куртаев Мөкатдәс машинасының тормозы җимерелгән.
Петр Сергеевич машинасы янына ашыкты. Әмма Геннадий Михайлович уйлаганча, эш җиңел генә җайга салынмады. Тормоз дискын яңага алыштырырга кирәк булып чыкты. Ә запас часть, үч иткәндәй, лесничество мастерскоенда да, хәтта Тархан РТСында да табылмады. Шуннан соң алар Урюм РТСына мөрәҗәгать итеп карадылар. Анда да булмагач, Тәтеш «Сельхозтехника» сына шалтыраттылар.
Нишлибез соң инде хәзер, – дип ачынып әйтеп куйды Геннадий михайлович. – Мин бу айда планны йөз илле процентка үтәрбез дип тора идем.
Петр Сергеевичның да чырае караңгыланды. Өенә кайткач та бу тормоз аның исеннән чыкмады. Төнлә дә тыныч йоклый алмады.
Нигә шул кадәр борчылырга, – дип тынычландырмакчы булды аны Лидасы.
Булмаганга син гаепле түгел ич.
Машина эшсез тора, – дип авыр сулап куйды Петр Чергеевич. – План өзелә.
Уйланды, уйланды да сикереп торды, үзенең техник китапларын актара башлады. Тик аннан күңелен басардай бернәрсә дә таба алмады. Тагын ятты. Ничек кенә булса да йокларга тырышты. Уйлар тынгылык бирмәделәр. Тагын сикереп торды, клына каранаш алып, нидер сза башлады. Ертып ыгрытты, кабат сызды, тагын исәпләде…
Икенче көнне алар шофер белән кызу эшкә керештеләр. Кул тормозының ватык ватык чуен барабанын үзләре ясаган тимер барабан белән алыштырылар. Тагын башка җайланмалар ясаганнан соң, машинага икәү утырып сынап карадылар.
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: