Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына;
Бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына…

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Алла гыйшкы хакына;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Алла гыйшкы хакына.

2. Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сынган күңел… Һәрвакыт Аллаһы Тәгалә хәзрәте күңелеңезгә тәүфикъ нуры кертеп изгелек кыйлмак… Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая: мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә…

Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән… Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер… Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем – үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр…

Ярдәмендә һәр заманда Алла бар; ал җәсарәт 2 2 Җәсарәт – батырлык, кыюлык. , алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!.. И Алла! Алга китүебезгә, югары күтәрелүебезгә булышлык итүчеләргә ярдәм бир!..

Һәр ничек хәер-фатихада булышаек… Эшләреңездә парлак сурәттә муаффәкъ булуыңызны 3 3 Парлак сурәттә муаффәкъ булу – якты зур уңышка ирешү. телим… Алла сезне һәр ике йортта (дөньяда да, ахирәттә дә) бәхетле итсен… Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын… Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын.

II. Баланың язмышы ата-анасына тапшырыла

1. Көлле мәүлүдин юләде галя фитърәтел-ислами, фәминә әбәваһе йөһәввиданиһи вә йөнәссыйраниһи вә йөмәҗҗисанаһи…

Хәдис шәрифнең мәгънәсе заһир 4 4 Заһир – ачык. : һәр тугъмыш бала ислам, ягъни тәслим фитърәтендә 5 5 Тәслим фитърәтендә – кемгә дә булса тапшырылырга тиешле хәлдә. туа.

Баланың язмышы, ул тугач ук, аның ата-анасына тапшырыла, тәслим ителә… Аның атасы яһүди булса, бала киләчәктә яһүд милләтенә хезмәт итәрлек рәвештә тәрбия ителә. Атасы нәсрани 6 6 Нәсрани – христиан динендәге кеше. булса, янә, нәсрани милләтенчә тәрбия кыйлынып, киләчәктә үз милләтенә файдалы бала булуы күзгә алына… Менә без, татар балалары да, татар милләтенчә тәрбия кыйлынганбыз… Татар диненчә тәрбия алганбыз…

Вәләкин… Тәрбиямез… коры, рухсыз, мәгънәсез, һич файдасыз рәвештә «дини» генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк.

2. Балалар – безнең шатлыкымыз… Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез… Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар.

Бу сүзләр һәрбер атаның да, һәрбер ананың да йөрәгеннән ләззәтле-ләззәтле генә өзелеп чыккан сүзләрдер.

3. Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия кыйлуы бик читен, ай-һай, бик читен!..

Бала, ир бала, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата-анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып чыккан бер арыслан буладыр.

Кыз бала, бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган… бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр.

III. Укымак – үз халкыбызга хезмәт итмәк

1. Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш – аерылма мәктәп ишегеннән… Синең бу барган юлың – галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән. Бу дөнья, бел… Максаты – иксез-чиксез бәхет; соңы – үсү, бөеклеккә күтәрелү… Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр.

Атагыз, анагызның шатлыгы сез, ике дөньяда йөз аклыгы сез. Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез, безнең саф динебезнең пакьлеге сез. Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез.

Мәгариф бакчасында очып йөр… Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач… Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы, тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!..

Мәгариф – хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны 7 7 Нәҗат – котылу. … голүм 8 8 Голүм – гыйлемнәр. вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер… Укып, балалар алга баралар…

Каз канатлары ак булыр,
Ир канатлары ат булыр.
Сабыйларның канатланыр вакъты
Мәктәпләрдә укыр чак булыр.

2. Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше; мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше… Наданнарның дошманлыгы белән мактанырга кирәк; аларның һәр сүгүе – синең өчен мактаныч кына…

Ялкаулык та наданлык – бүләк безгә Алладан… Тынма, эшлә, и сабый!.. Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; картаеп каткач буыннар, эш белү уңгайсыз ул!.. Тәңредән эшләргә – көн, эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йоклар төн. Иртә торгач та язарга, дәресең укырга тотын; тынма, эшлә, торма тик… Эш беткәч уйнарга ярый… Гомер итмәк – тырышмактыр ялыкмый, …гатәләт 9 9 Гатәләт – ялкаулык. хурлыгын асла 10 10 Асла – һич тә. үзеңә ихтыяр итми. Мәгърифәт эзлә, бар әле…

Адаштым дип егълый күрмә: гыйлем чын эз табар әле… Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәккый ит, алга бас; гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр… Бит шуңа бәйле бәхет-рәхәт.

3. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә…

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар… Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар – яшь балалар! Аларны сез яратыгыз, җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

4. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын…

Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак – үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр… тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак – хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү юлына ташламак димәктер. Укымак – үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак – …гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер… «Укымак» ләфзы 11 11 Ләфзы – сүзе. астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x