Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бул кеше: байбәтчәләрнең калдыгы хәмерен көтеп, алты еллык образованиеңне йөрмә селкетеп!.. Сәгадәт талына менсәң – үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин… Арыслан… чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр… Тартыш кирәк, кирәк тартыш!..

Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас; теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас. Тәңребезнең безгә кушуы: «Өметсезләнмәгез!..» Кояшың яктырсын… Курыкма, синең йолдызыңны Тәңре бәхетсез итмәс… Көтеп алган кадерле була… Тырышмалы!..

Шыр ялангач калдырылып талансам да, тормышта бик каты алдансам да, тукта әле, егъламыйм, Аллам юл ачар әле, дидем… Алла юл ачты…

Ир кеше теләкләрен күңелендә яшереп тотмас; үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас…

Саклан, күңелеңдә урын бирмә таләптән башкага; хаклык теләүче үз максатыннан бүтәнгә күз салмас. Хаклык үзенә иярүчене, һәрхәлдә, кире какмас; ялганны ялганга чыгарыр… Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас. Хаклык зәгыйфь дип куркып, юлыгыздан чыктыгызмы? Тоткан юлны ташлау сезне, әлбәттә, бәхетле итмәс…

Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән… Угърашып 20 20 Угърашу – бәйләнешү. торма җиһанда иң түбән мәхлук белән!.. Сипмә конфетти… сәфилләр 21 21 Сәфил – түбән, вөҗдансыз бәндә. өстенә: ул хәзерләнгән атарга йөзгә каршы чүп белән…

Ләззәт вә тәм нәрсәдә?.. Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт… Бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!

4. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк… Без беләбез ки, татар шәкертен кеше ясар өчен иң элек аның «вәкар»ен бозарга кирәк. Бу – өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кебек кагыйдә инде… Бар егетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын… Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә, …неграмотный үләчәк «зате галиләрдә» 22 22 Зате гали – бөек зат. дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез… Инсаф кирәк… Тәкәллеф ише кимчелекләрне ташлыйк!..

Кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә, күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син…

Гафу итәсез… Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый… Моны яздым, киңәш бирдем, юаттым һәм тыйдым, куштым; шулай булмыйча хәл юк, инде калган мин генә дустың!

5. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә… Барып керик хөрриятнең кочагына, тәрәккыйнең күкләренә очмагына; бу егетләр безне дөнья оҗмахына кулдан тотып җитәклиләр…

Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше… Безнең ашын ашаган, яшен яшәгән картларымызны, корыган агачтан дуга ясарга мөмкин булмаган кеби, тугъры юлга күндерү мөшкилдер… Безне артка тарткан картлар мазарстан 23 23 Мазарстан – каберлек, зират. таба атлар.

6. Татар яшьләре… Аналары тәрбиясе алар өстенә фарыздыр… Аналарын карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла.

7. Сез – интеллигентлар… Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар… Зыялыларымызга һәр ничек, җәсарәтле пожарныйлар кеби, җәһаләт ялкыны эчендә дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр. Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак – ирлек түгелдер…

Без шушы олуг мәмләкәтемезнең сакчысы вә чын гражданы… булырга тиешлемез.

8. Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары!.. Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары!..

Татар яшьләре!.. Һайдәңез… Милләткә… тәкрар әйтәмез…

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне…

Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы… Тиеш… үтәргә изге юлда бу гомер барсы түләү берлән бурычны Тәңремә һәм халкыма… Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын…

Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм… Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

V. Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?

1. Артка карасак борылып… Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе: «Аһ!» – дисең, – без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе… Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән…

Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!

Мәгъмур 24 24 Мәгъмур – төзек. Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр… Китте Касим, китте Казан. Бетте татар, кырылды хан… Җылый-җылый бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!..

Бу дөнья бер төркем вәхшиләргә рәхәт урын булды: болар, белмим, ни сәбәптән безнең өскә ябырылдылар. Болар яхшы кешеләрнең канын эчә, чөнки кан эчү аларга шикәрдән һәм дә хәлвәдән татлырак…

Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән… Аһ, ник соң без булдык вәйран? Бөтен дөнья калды хәйран… Читен хәл. Гайрәтең җитсә – ерып чык, әгәр җитмәс исә – бет, шунда тончык!..

Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?.. Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде.

2. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк… Фида булган мөрәүвәтле 25 25 Мөрәүвәтле – үз-үзен кызганмаучы. бер җан кирәк.

3. Вакытында җирне селкеттек… Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Каршылык юктыр Ходайның иркенә.

4. И Җир, синдә – синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр?.. Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым.

5. Дөньяда һәрнәрсә дә үз асылына бер әйләнә… Эшкә ябышыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән. Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел, күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел. Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәрекъ итмичә 26 26 Фәрекъ итмичә – аермыйча. , күп саташтырдык… шайтанны чын инсан белән. Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек – булсын кабул… Дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр.

6. Без һаман сабыр итәмез… Бу тормышка кальбән 27 27 Кальбән – күңеленнән. разый булган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә.

7. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге заһир була!..

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул; инде эшлик саф, ачык күзләр белән… Сез үзеңезнең хәлеңезне төзәтергә теләсәңез, хәзер сезгә тырыша торган вакыт тәмам җитте… Фәиннә мәгаль госри йөсра 28 28 Авырлык соңында җиңеллек тә була. .

VI. Вөҗданың белән килеш

1. «Аһ!» – дисең, – без ник болай соң?..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x