Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

5. Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар минем дә… Заман үтте. Азат булдым… Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин…

Яшьләргә… уку кирәк. Бу аларның иң мөкатдәс, иң беренче вазифаларыдыр. Бу – безнең һәртөрле… бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугъры юлдыр… Сүз башында әйткәнемезчә… Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлем бирсен.

6. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

7. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан 12 12 Мәнафигъ – мәнфәгать, интерес. вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә 13 13 Мөрәбби, мөрәббия – тәрбияче ир-ат, тәрбияче хатын-кыз. , чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә 14 14 Сәляхият – сәләтлелек, талант, булдыклылык. мохтаҗ… Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, …яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ.

Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. Болардан башка безнең гомеремез бер дә бәйрәмсез, гомерлек мәшгулият яки бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер.

8. Әүвәл милләт укысын, белсен… Мәгариф тарату булсын бездә гадәт… Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк… Ходай орган җәһаләт 15 15 Җәһаләт – наданлык. бит ниләр кыйлдырмый, нишләтми?!

Мәктәпләр – безнең арсенал, татар. Надан булу – гарь, татар, аңгар дөнья тар, татар; алсаң өлеш һәр фәннән, бәхетең булыр яр, татар… Өмет анчак 16 16 Анчак – бары тик. мәктәпләрдә генә!..

Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» – дип кычкырырга базып булмый. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб, китсен тугъры… Тик шундин соң – шундый гайрәт аркасында мәктәпләр дә әкрен-әкрен алга китәр… Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез.

9. Мөгаллимнәр!.. Һәр нәрсәнең гүзәлен яратабыз бит… Гыйлемнәр бакчасында күңел ачып йөрик… Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф 17 17 Назик вә ләтыйф – нечкә һәм гүзәл. булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр…

Ишетмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем…

Белми хикмәтсез кеше хикмәт дигән сүз кадрене… Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече…

Гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр… Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер.

10. Киләчәктә… ямьсез исемнәр дә татар балаларына кушылмасын… Аллаһы Тәгалә исемемезне, җисемемезне вә рухымызны ислах әйләйә!.. 18 18 Ислах әйләйә – «төзәтсен» дигән мәгънәдә.

Без дә адәм угълы – адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз… Без – бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары… Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!

IV. Татар яшьләре

1. Шөкер булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар… Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары…

Сөям сезне, сез – чын яшь егетләр; өмет бар сездә, сез – интеллигентлар. Телем, күңелем – бөтен барлыгым сездән риза; үткән чорда сезнең ишеләр булмаган. Сез – яңа пешкән, җитешкән баһадир; хәзер яшь баһадир – бәя биргесез. Без сезне гасырлар буе көтеп алдык; килерсез дип, һәрвакыт күз тегеп тордык. Сәламәт килдегезме – рәхим итегез!

Сез – күңел шатлыгы, таң җиле сез. Черек милләт өчен сынмас терәк сез; тугыз корбан суеп алган теләк сез… Терелер өчен корбан кирәк…

Әгәр пәйгамбәр терелсә, …сезне ул, һичшиксез, тәбрикләр иде, сезне өндәр һәм димләр иде; дияр иде: каһарманнар, гайрәт итегез; гайрәт итеп, дөньяны хәйран итегез! Бу – нәфислек һәм матурлыкны арттыру; түгелдер бу – ахмаклык һәм бозыклык… Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер.

2. Беләсезме, бу дөнья нинди дөнья? Бу дөнья – һәр ике дөньяда бәхетнең башы. Бу юлны, зинһар, мәңге ташламагыз, чөнки бу – милләтне алга илтүче юл… Бу юлда, шөбһә юк, без җан бирербез; ниһаять, милләткә дан һәм шан бирербез… Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек – без аның бик зур фәхерле 19 19 Фәхерле – мактанычлы. , чын бриллиант кашлары!

3. Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас-туктамастан. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез…

Авырлык төшсә түз, сер бирми-нитми… Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, вә юлны тапмый калмый һәр адашкан… Михнәт үтсен генә, адәм баласы тиз оныта аны…

Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул… Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшерен хәзинәңне йөрәктән, сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән… Кеше сатмас кеше тапмак асатмы?.. Кача күр, кош кеби, мактауларыннан, хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан. Әгәр басса сине бер-бер заманны егъламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, утыр аулакка, кайда һич кеше юк, сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк. Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында, сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да – диген син: «Күзләрем никтер авырта, өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!..»

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x