Рузил Фазлыев - Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи
- Название:Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:неизвестен
- ISBN:9785005917294
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Рузил Фазлыев - Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи краткое содержание
Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Булганнарнын нигә кадере юк,
Бәлки безгә җинел килгәнгә…
Безгә кәдәр тормыш итүчеләр,
Безнең өчен табып биргәнгә.
Зәгыйфлеге кеше күңеленең,
Бердәм булып яши алмавы.
Яшәп китеп әрәм шәрәм итеп,
Ядкәр булып берни калмавы.
Үзе җыры
Үзе җыры була hәркемнеңдә,
Язмышына аның язылган.
Туа башлап тәуге авазлары,
Иң беренче аның языннан.
Кем ишетә, кем ишетә алмый,
Күңелендә туган моңнарын.
Ул барыбер аны тоеп яши,
Үзе өчен генә булганын.
Охшашлары аны үзенә тарта,
Чит тарафлардан агылса…
Таныш кебек хисләр агымы,
Күңеленә аның кагылса.
Аңлатырга яки күрсәтергә,
Тибрәлешен күңел кылларын.
Үз мәкәмен, үзе көйләренә,
Кеше куша булган моңнарын.
Үзе төсе, үзе җыры булып,
Сере булып калып күңелдә.
Үзе өчен генә җыр туганын,
Аңлаулары мөмкин түгелдә.
Агым кебек
Еллар үтә hаман, ага сулар ага,
Әйтер сүзләр hаман бар әле.
Каян моңы шулай юллар табып ага,
Шул моңнарны тыңлап кал әле.
Ага еллар ага, кайсы якка таба,
Барыр юллар әллә билгеле…
Әллә хәзер генә, соң булсада
Юлдан бара белү килдеме…
Тау ташларда түгел, бары тигезлектә
Хәзер барган минем эзләрем.
Әллә гомер буе, үзем аңламыйча,
Шушы сукмакларны эзләдем…
Офыкларга таба ахры юллар бара,
Якыная ара… якын шикелле…
Моңнар мине шулай озатуы булды,
Әллә инде барып җителде…
Кыйбласыз…
Карыйк әле бераз тирә якка,
Ашыкмыйча… дөнья качмас ул.
Теләсәңдә әгәр буйсынмасаң,
Яңа хикмәтләрен ачмас ул.
«Хуҗалар» күп, көтүчеләр кебек,
Көтү, көтү итеп «туплыйлар».
Шул көтүгә теләп кушылучы…
Кеше булуыннан «туктыйлар».
Үзе теләгенә хуҗа булмый,
Көтүчегә карап өметтә.
Ә син аңа бары мал көтүе
Сине уйламый ул… көлептә.
Хәкимнәр бит булган электә,
Аларда бит булган зирәклек.
Мәкер белән яшәп калу түгел.
Халык өчен булган кирәклек.
Вакыт килеп үзе сүзен әйтер,
Иелерләр «башлы» башлары.
Сүзсез калып инде мәнгелеккә,
Истәлеккә куйган «ташлары».
Табынырга була алга таба,
Исән чакта куйган ташларга.
Әллә аңлап, без кеше бит диеп,
Кыйбыланы эзли башларга.
Иманга юл
Барыр юллар төрле төрлечә,
Гомер буйларына җитәрлек.
Вакытында, юлга чыга алсаң,
Ул юлларны бары үтәрлек.
Араларда күпме үзенчәлек,
Кабатлана яки үзгәрә.
Җәйләреңдә үтелмәгәннәре,
Кала ала икән, көзгәдә.
Графигы язган булмасада,
Вакыт куша, вакыт чакыра.
Кая баруыңны аңламыйча,
Ник чыгарга юллар чатына.
Ник көтәргә, вакыт туктамый бит,
Бүгеннекен бүген үтәргә…
Йомгагыңны тотып утырмыйча,
Кирәк аны кирәк сүтәргә.
Кояш баеганда юлга чыгу,
Хәерлеме, белсәң аңласаң…
Аз булсада бәрәкәте булыр,
Юлга чыга алмый калмасаң.
Кайда сере
Җырның сере кайда, тирәндәме,
Якын гына, әллә өстәме…
Тавыш матурлыгы җырчының,
Алар биргән матур төстәме.
Көендәме, аны җыр итәрлек,
Көе барып ятса күңелгә.
Сакланамы икән онытылмый,
Кичәге жыр әле бүгендә…
Сүзләреме аның асылында,
Шигырь булып җиргә туганнар.
Күпмеләре сүзләр булып калып,
Моңнар белән тулы булганнар.
Җырчы була, җырлар булганда,
Көйләр генә, була алмый җырлар.
Өчеседә кушылганда. гына,
Моң чишмәсен hәр күңел тыңлар.
Берәү тыңлар якын җырчысын,
Икенчеләр җырның моңнарын.
Кемдер тыңлар, табар асылын,
Ни турында җырның булганын.
Нинди хисләр белән тулганын.
Бәллүр савыт
Кайсы кыйммәт, бәллур савытмы,
Әллә салган аңа эчемлек…
Шәрәбеме, әллә сәбәбеме,
Андый савытсыз да эчерлек.
Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,
Грузин чәе, кытай савыты…
Чәкештерү өчен күп вакытта,
Ишетелсенгә чынлы тавышы.
Күтәрүләр бәллүр савытларны,
Юылмаслык булган кулларда.
Чебен кебек оча ялагайлар,
Мактар өчен кирәк булганда.
Бәллүр савыт, бәллүр язмыштыр,
Төшеп китсә, бик тиз уалыр…
Булганыда бик тиз онытылып,
Кеше хәтереннән югалыр.
Кеше күңеле тирән урнашкан,
Бәллүр савыт, «конфет кагәзе».
Конфет урынында кайвакытта,
Камыр төргән купшы кагәзе.
Талантмы…
Тормышлар шулай корылган,
Кешеләргә сәләт биргән.
Өйрәнүгә булган хәҗәт…
Тумышыннан әллә килгән.
Атлый алмый, йөгерә белә,
Сөйли белми, моңлы жырлый.
Матур итеп ялган сөйли,
Ялганнарны тыныч тыңлый.
Әллә ниләр, белеп уйный,
Никтер алар, белми уйлый.
Күп ашаган никтер туймый,
Белмәгәнен читкә куймый.
Акча булса, акыл булмый,
Акыл булса, акча тормый.
Көнгә ошаш, көннәр булмый,
Кирәкмәгән бер көн булмый.
Сирәк була, «булдырганнар»,
Бар яктанда «сындырганнар»…
Яшерелгән бриллианттай,
Сәләтләре мул булганнар.
Төрле, төрле сәләтлеләр,
Эшкәртелгән алмаз кебек.
Кирәк икән андыйларга,
Белмәгән эш калмас кебек.
Кызган, аз гына
Мөләемдә була ала кеше…
Шул ук бәндә була кыргыйда.
Юмартлыкта ясый вакыт вакыт,
Җае килгән саен, урлыйда.
Ике холык бергә яшәгәндәй,
Күңел шайтан белән сөйләшә.
Тыныч кебек булып калсаларда,
Күп вакытта алар көрәшә.
Ике фикер бергә туа алмый,
Бер берсенә булып карышы.
Тынычлыкны бирә ала мени,
Шайтан юлларыннан барышы.
Аныда бит җинеп яшәгәннәр,
Җиңеп яши күпме кәвәмнәр.
Куа алып, очыраган саен…
Иман белән булган дәвердән.
Бер җан өчен ике фикер авыр,
Шикле әйбер юлдан яздыра.
Бер әйберне бары аңлау җитә:
– «Шайтан юлы бары саз гына».
Үз җаныңны кызган, аз гына!
Карлар көрим
Көрим әле чыгып,
Яңа яуган карын…
Әллә миңа гына,
Карлар быел калын.
Көндә ата торган,
Карлар яуган таңын.
Аңлый, аңлый яшим,
Кыш чыгасы барын.
Кардан… тоеп калып,
Анда нидер барын.
Аклык эчләрендә,
Яшерелгән тагын.
Кереп чыккан кебек,
Кышлар суыгына.
«Көри» бөтен карны,
Язның суы гына.
Көрим әле көрим,
Яуган карлар булса.
Минем өлешемә,
Тагын яуган булса.
Кар астында
Менә тагын карлар яуган,
Бер урын юк кар ятмаган…
Сукмакларны без йөрегән,
Ничә еллык кар каплаган.
Кар астында калган эзләр,
Язлар җиткәч эзләнмәгән.
Саклана алып кар астында,
Суынсада, үзгәрмәгән…
Интервал:
Закладка: