Рузил Фазлыев - Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи
- Название:Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:неизвестен
- ISBN:9785005913500
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Рузил Фазлыев - Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи краткое содержание
Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Барысында күреп булмасада,
Күргәннәре уйга салырлык.
Ниләр белән мәшгуль кеше бүген,
Күпмеләре лөгать табырлык.
Әсир итте, акча акырынлап,
Колы булдык… инде беләбез.
Акча бетсә, утлар, газлар сүнсә,
Барып җитәр җирне күрәбез.
Саттылармы безне шулай алдап,
Үзебезме әллә сатылдык…
Мөмкинлекләр көндә кимеп бара,
Тыныч кына яшәп ятырлык.
Запас җыеп була алыр микән,
Белә алмасак күпме кирәген.
Алдау чире басты дөньяларны,
Табып булмый дөрес дигәнен.
Тирән сазлык кебек бүгенгеләр,
Чыгар юллар алда күренми…
Тулып ашты «бәхет савытлары»,
Ничек тора hаман түгелми…
Хәлләр ничек?
Хәлләр ничек дибез, сәләмләшеп,
Очрашкәнда, яки күрешкәндә.
Кешелекнең, олы билгесе ул,
Кеше хәлен кеше белешкәндә.
Аллаhка шөкер диеп әйтәсеңдә…
Тезәсең… булган калганнарын
Күргәннәрне, өстәл белгәннәрне,
Дөньяларның ничек барганнарын.
Хәлләр көзләр кебек урыны белән,
Яңгырыда китә сибәләп…
Кояшыда бераз чыгып ала…
Әллә кайдан сәләм биргәләп,
Көзләр кебек, җир байлыгы кебек,
Җыелганнар күңел түрендә…
Хәлләр ничек диеп сорый алыйк,
«Көзләр» күрсәк, кеше йөзендә…
Кеше хәлен, кеше белә алу,
Әйбәт гадәт, ягъни әдәп ул.
Яхшы мөгәлләмә, кеше ара,
Саклый алыр өчен сәбәп ул…
Сәер булу
Сәер булу кирәк бу тормышта,
Хыялларың ашса чигеннән.
Котыласы килми яшәгәндә,
Киң таралган нәфес чиреннән.
Акыл кирәк, бик бәләкәй генә,
Кулга тотып акча санарлык.
Сукыр булу, телсез булу кирәк,
Икмәк кирәк, бер көн кабарлык.
Көлү кирәк, тотып җылар чакта,
Җылый алу кеше көлгәндә.
Сәерлегең сине «бизәп» торсын,
Кеше арасында йөргәндә.
Кабатлада кеше кыланганны,
Була алырсын «Кеша», попугай.
Корт чактырып конфет суыргычны,
Шаккатырлык итеп матурай.
Мәзәк ясап күрсәт талантыңны,
Шәрәләнеп йөре… урамда.
Танылырсың үзең кебекләргә,
Караучылар бик күп булганда.
Ялган сөйлә, кеше ышандырып,
Ышанмаган кеше, җүләр дип.
Бурычлар җый белгән күргәннән,
Хөкүмәт бар, әле түләр дип…
Сәер тормыш, олы әкәмәттәй,
Сәер җаннар бүген ярыша…
«Хәерлегә булсын» дию кала,
Күпләр әле, шөкер… карыша.
Биектә
Син килгәнгә көзем борчылмадым,
Көттемдә диеп алай алдамыйм…
Кайгырудан ниләр үзгәрә соң,
Курыкканнарны мин, аңламыйм.
Көзге кебек чагы гомерләрнең,
Көзгедәге кебек сүрәтең…
Ачык китап кебек үткәннәрең,
Юк битләре… алда күрәсең.
Бер калкулык кебек бу вакытлар,
Уч төбендә менә, үткәннәр…
Таулар әзләп йөргән сукмакларың,
Тыкыраеп күптән беткәннәр.
Адашырлык инде юлларың юк,
Үткәннәрең синең – кыйбылаң.
Күтәрелгән шушы биеклектә.
Тора алсаң тыныч уй белән.
Кеше хисе канат өсти бераз,
Азга санар үтеп булганын…
Онытыр ул, офыкларга карап,
Тау башында инде торганын.
Без бул… бүл…
Чарасызлык урап ала кебек,
Ни кылырга кеше белмәсә.
Курыкулар шикләнүләр белән,
Барыр юлын алда күрмәсә.
Аңладылар кебек күпләр инде,
Ялгыш юллар белән барганны.
Алтын балык диеп хыялланып,
Ярык тагарактта калганны.
Сатып алып, нинди бәхет була,
Кемдер саткан, күптән гөнаhта.
Алыш биреш түгел, кара алдау,
Алып килә безне гөнаhка.
Шәмнәр януына омтылабыз,
Яңа кыйбыла тапкан шикелле.
Иман ерак, кыйбла җуелганда,
Әйбәт яшәп булмый бит инде.
Дус булаек, бай яшәек диеп…
Башка теләк әгәр белмәсәк.
Гомер буе чокыр чокыгандай,
Күңел буш икәнен күрмәсәк.
Бәхет хисен, күңел тоймаганда,
Оялмыйча, йөрсәк шатланып…
«Алга» диеп нигә кычкырырга,
«Агач атка» менеп атланып…
Бал корты
Бал кортлары яши янәшәдә,
Үрнәк булып хезмәт юлында.
Балын җыя, очып чәчәкләрдән,
Берни булмасада кулында.
Ничә чакырым юллар оча алып,
Бер тамчысын балның табырга.
Үз гайләсен шулай туйдырырга,
Кыш чыгарлык запас салырга.
Умарталык үзе бер могъҗиза,
Кеше белән алар берләшә…
Алар тырышуын күреп кеше,
Ак көнләшү белән көнләшә.
Кыйммәт дару, тамчысы аның,
Бал телеңне хәттә йоттырыр…
Кешеләргә өлеш чыгаручы,
Башка җан иясе юктыр ул…
Бал кортлары шуңа Көръәндә дә,
Матур итеп язып куелган…
Бүлешкәнгә балын кеше белән…
Үзләредә балдан туенган.
Барысы алда
Башы була юлның, сукмакның,
Эшнең, сүзнең… бөтен гамәлнең.
Яңа көннәр, яңа еллар, айлар,
Тормыш барышында әдәмнең.
Тәүге адымнары сабыйларның,
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Интервал:
Закладка: