Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Монда беребезне дә битараф калдырмастай математик зурлык килеп чыкты әле. «20 миллионлы бер халык» дисез. «Өч баш» исемле мәкаләгездә исә «20 миллион Русия мөселманнары», «10 миллион Идел буе татары» дип телгә алуыгыз истә калган. Сөбханалла, өммәт каны аккан замандашларыгыз никадәр ишле булган икән! Әле «халыклар төрмәсе» мәҗбүриятендә гомер кичергән чакта бит. Үзегез үк әйтмешли, «Шул халыкныңмы…»

Г. Т. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?

– Уйлап чыгарылган мәгълүмат түгел, татарлар Русиядә сан ягыннан икенче кавем булып исәпләнә. Моны һәр тараф та икърар итәргә тиеш. Бер-берсенә лаеклы көндәш булган очракта да әлеге халыклар этикет сакларга бурычлы…

Г. Т. Мәдәният дөньясында безгә нисбәттә «тәҗрибәле картлар» булган руслар…

– Сүзегезне ефәк җеп белән бүлергә рөхсәт итегез. Соравымны оештырып бетеримче… Сезнең язганнарыгызда рус халкына карата мөнәсәбәт төрледән-төрле җете төсләрдә ап-ачык чагылыш тапкан. Анда «Рус белән тормыш кичердек сайрашып» кебек югарырак кимәлдәге бәйрәмчә йомгаклау да, «Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң» ише курку-куркытулы ачы хакыйкать тә бар. Гади сүзләр белән әйтеп үтегез әле: үзара аралашып яшәргә хөкем ителгән әлеге халыклар чынлыкта нинди рәвештәге мөнәсәбәткә өстенлек бирергә тиеш?

Г. Т. Һәр милләтләр максудларын хасил итә… 61 61 Максудларын хасил итү – теләкләрен тормышка ашыру. Без – руслар белән татарлар – һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз… Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде.

– Берлек, тигезлек, тиңлек, дисез. Һичшиксез, гаять олы төшенчәләр турында сүз бара. Әмма моның өчен рус белән татар бердәй шартларда, ягъни икәве дә дәүләти мөстәкыйльлектә яшәргә тиеш ләбаса.

Г. Т. Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!

– Кызганыч, безнең милләт инде ничә гасыр «эретү казаны» сынауларын кичерергә мәҗбүр. Мондый гайре табигый хәлдә, бөек державачылык ассимиляциясенә бирелеп, байтак кавем бөтенләй юкка чыкты. Әлбәттә, сез күзаллаган олуг максатларга ирешү өчен татар әүвәл милләт булып сакланырга тиеш. «Быть или не быть!» билгесезлеге астында гомер сөргәндә ниндидер киләчәк турында хәтта ки уйларга да куркыныч.

Г. Т. Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала… Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!

– Безне нәрсә көтә? Еракмы ул, әллә якынмы?

Г. Т. Көлле атин карибен 62 62 Һәр киләчәк якын. .

– Теле булмаган кавемне карга күтәреп китә. Әгәренки татар күктән бирелгән шушы мөкатдәс нигъмәттән мәхрүм ителә икән, җир йөзеннән аның үзенчәлекле яшәү рәвеше дә отыры юкка чыгачак. Бары камил телгә ия милләт кенә үз алдына зур максатлар куя ала. Әллә сөенергә, әллә көенергә: дөнья буйлап сибелгән безнең халык бик күп төркемнәргә бүленгән кебек, аның теле дә төрле «сөйләш»ләр белән тармакланып беткән. «Туган тел» гимнының авторы буларак абруйлы карашыгызны тәгаен беләсе килә. Шактый катлауланып киткән ошбу мәсьәләдә берәр төрле юнәлеш билгесе бармы?

Г. Т. Мин Казанны тәхте пай 63 63 Тәхте пай – башкала. һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына баруын телим.

– Сезгә инде яхшы мәгълүм, безнең мөселман дөньясында Русиядәге барлык төрки халыкларның милли-мәдәни уртаклыгы идеясен күтәреп, аларны «телдә, фикердә, гамәлдә берлек» нигезендә үзара якынайтырга омтылучылар да булган. Әйтик, замандашыгыз Исмәгыйль Гаспринский – шундый әйдәманнарның берседер. Һәр кардәш милләт вәкиле өчен дә аңлаешлы аралашу чараларын, мәсәлән, «Чыгтай теле»н игелекле ният белән алга сөрүчеләр дә бар. Төрек туганнарыбызның тел-лөгать тәҗрибәсен уртаклашырга тырышулар да, башка төрле бәргәләнүләр дә әледән-әле кабатланып тора…

Г. Т. Татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар… Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем», дип йөрүче хиффәтләребез 64 64 Хиффәт – тиле, юләр. дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте… Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр – Истанбулда, без – монда.

– Тәкъдир каләме безгә буйсынмый. Адәм баласын язмыш йөртә. Аның мәҗбүрияте катгый. Менә сезне Финляндиягә чакырганнар, вәләкин барырга насыйп итмәгән. «Мөмкин булса, Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть», – дип ният кылгансыз, әмма солтан җирен үз күзегез белән күреп кайтырга вакыт таба алмагансыз. Димәк, ләүхелмәхфүздә язылмаган. Тәкъдир кушуы буенча чит илдә гомерлеккә яшәп калулар да, хәтта башка халыкка хезмәт итүләр дә бар бит әле…

Г. Т. Кем ки туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр.

– Ай-һай, бик катлаулы мәсьәлә бу. Әгәр кеше үз җиреннән сөрелергә мәҗбүр ителсә, аңа күктән бирелгән талант-мөмкинлекләрен кайда ачарга соң? Иң әһәмиятлесе – каңгырып яшәсәң дә, чын татарлыгыңны югалтмау. Дөрес, кан-яшьле туган туфрагыңда газиз халкыңның хокукын даулау, аның фидакарь хадиме булып калу күпкә авыррактыр.

Г. Т. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Нишлисең, тәкъдир шулайдыр… Һич кайгысыз кеше булса – адәм түгел!

– Әйе, гомер географиясен билгеләү безнең көчтән килми. Һәртөрле һиҗрәт кылулар котылгысыз. Күченү сезне дә көтеп торган.

Г. Т. Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем.

– Ятимлек юллары аеруча тармаклы булучан. Әлбәттә, сезне яшьли сыендырган Җаек каласын гадәти тукталышлар җөмләсенә кертергә ярамый. Кечкенә Апуш анда шәхес һәм шагыйрь буларак тәмам өлгереп җиткән. Казанга юл тоткан чакта да: «Хуш, гомер иткән шәһәр!» – дип, ихлас бәхилләшергә кирәк санагансыз. Болары безгә яхшы мәгълүм. Әмма бу каладагы чуардан чуар татар җәмәгатьчелеге тоташтан уңай тәэсир генә калдырмагандыр бит?! Ә безнең халыктан бөтенесен көтеп була. Аның төрле-төрле катлаулары бар.

Г. Т. Уральскиның үзенә вә җаһил татарларына һәммәсенә киткән вакытымда ләгънәт укып киткән идем. Шуңар күрә… һичберсе тугърысында… исемә төшерәсем килми.

– Мондый җавапны көтмәгән идем. Турыдан суктырдыгыз.

Г. Т. Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?

– Казанга кайтып гомер итә башлагач, күңелегезгә юшкындай утырган тәэсирләр өстәлдеме? Бәлки, әлеге уңайсыз сорауга да җавапны «туры төтенле» зат буларак бирерсез.

Г. Т. Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр… Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x