Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
- Название:Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:неизвестен
- ISBN:978-5-298-02790-8
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Сәнгатьнең әлеге төре Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Әдәбиятның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән, төрлечә якынлыкта аралашып торган каләмдәшләренә дә әлеге кырыс хакыйкатьтән чыгып, үз мөнәсәбәтен белдергән, кәгазьгә төшерелгән һәрбер кәлимәсенә кан-яшь белән сугарылган ошбу бердәмлекнең асыл мәгънәсен салырга омтылган. Аның халык иҗаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук «Теория словесности» ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, уку китаплары әзерләве дә Габдулла Тукайның мәдәниятебезне һәрдаим кайгыртып яшәвен раслый. Алай гына түгел, кечкенә Апушка газиз кавемен зурларлык талант иңдерелү дә безгә Аллаһның шушы максатта хәерхаһлык күрсәтүе кебек аңлашыла. Кыскасы, болар хакында коры төстә сөйләүгә караганда шагыйребезнең үзен дикъкатьләп тыңлау күпкә хәерлерәк.
– Ана карынында чакта ук иңгән илаһи талант адәм баласының аңы белән бергә ачыла башлый, диләр. Нарасый үзен үзе белү чиген үткәч, аның инде дөньяга карашы да сиземләнә. Чынбарлыкны фикерләп кабул итү дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, ул тора-бара сәләт мөмкинлекләрен дә күрсәтергә керешә. Шуны беләсе иде: аң-зиһен уяну мизгелләре хәтерегезгә сеңеп калмаганмы?
Габдулла Тукай. Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна… имамына кияүгә чыкмыштыр… Теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына… алдырырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә 70 70 Дәкыйка – мизгел, минут.
миндә, бала булсам да, бер төрле аң ачылып китү барлыкка килгәнме, нидәндер, мин хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
– Күпне вәгъдә иткән акыл казаныгыз нәкъ менә 3 яшьтә, әниегез белән кавышырга бару тәэсирендә чынлап кайный башлаган икән.
Г. Т. Шулай булып чыга.
– Иҗтимагый эчтәлекле эстетиканың үзәк билгесен тәшкил иткән матурлык кешеләр күңелендә тирә-юньдәге хозурлык йогынтысында гына тамырлана аладыр. Ятим балага насыйп кылынган рәхимсез язмыш кушуы буенча сезгә авылдан авылга шактый сөрелеп йөрергә туры килгән. Шулар арасыннан берсе гүзәл табигате белән дә, үтә аһәңле исеме белән дә аерылып тора. Икеләнмичә әйтергә мөмкиндер, тулышып килгән сәләт бөреләренең шигърияткә тартылуында илһамландыргыч Кырлай гаять зур этәргеч ясаган. Сәгъди абзый арбасында авылга якынлашуыгыз, шаять, хәтерегездә татлы истәлек булып сакланадыр.
Г. Т. Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.
– Кырлайда зурлап үткәрелгән Сабан туе, мөгаен, гомер башындагы беренче бәйрәмегез булгандыр. Бүләк җыюда да катнашкансыз икән.
Г. Т. Мине Сабан туе көнне уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар… Кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде… Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатын-кызы, бала-чагасы – болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды…
– Чыннан да, ошбу авылда оештырылган халык бәйрәмнәре күп бизәкле булулары белән аерылып торган. Алар дәвамлы да килеп чыккандыр?
Г. Т. Исемдә юк инде – бу Сабан туе ничә көн булгандыр… Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.
– Димәк, Кырлайның әкияти матурлыгы сезне гомерлеккә әсәрләндергән.
Г. Т. Уйласам авылымны, гакылымнан да мин хәзер язам.
– Сез нәкъ менә Кырлайда беренче тапкыр абыстайга белем алыр өчен баргансыз, хәреф танырга өйрәнеп, башка дөньяви китапларны йотлыгып укый башлавыгыз да шушы авылда булган бит. Алар нинди басмалар иде?
Г. Т. «Рисаләи Газизә»… «Фәвакиһел-җөләса»…
– Җитди китаплардан башлагансыз. Сезгә әле ул чакта 8 яшь кенә булган. Шулар арасыннан «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият»ның кайсы өлешләрен аеруча яратып укыдыгыз?
Г. Т. Актыктагы шигырьләрен…
– Әле укый-яза белмәгән вакыттан ук сез китапның тарту көчен тойгансыз…
Г. Т. Кич белән кайчак укыйлар… Бер кызык көйле китапның моңлы тавышы тирбәтеп, күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып. Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман, як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган. Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.
– Китапка мөкиббән китүегез гомер буена сүрелмәгән. Аның сәхифәләрен әледән-әле актарып утыру сездәй мәгълүматлы затка нәрсә бирә?
Г. Т. Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, шуннан гына дәртләремә дәрман табам… Ышанычым арта минем үз-үземә, өмет берлән карый башлыйм булачакка.
– Киләчәктәге иҗат язмышыгызны билгеләгән шигърияткә тартылу нарасый күңелендә ничек барлыкка килгән икән?
Г. Т. Гаҗәба!.. Аңламыйм.
– Халык телендә йөргән төрле кызыклы такмакларны ятлап алу белән генә чикләнмичә, үзегез дә уй-хисләрегезне мөстәкыйль рәвештә шигъри калыпка салып карарга җөрьәт иткәнсез. Тәүге тапкыр каләмгә үрелү чынлап хәйран калырлык бит. Моның серен аңлый аласызмы?
Г. Т. Кайда аңлау миңа!
– Әгәренки шигырь җене кагыла икән, ул инде сине гомергә ычкындырмый. Үзеннән-үзе мавыгып киткәнсездер.
Г. Т. Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән.
– Беренче тапкыр иҗат эшенә алыну өчен әүвәл ниндидер камил үрнәк булу хәерле. Башта кемгәдер иярү дә зур гөнаһлар исәбенә кермидер. Сүз дә юк, элгәрге шагыйрьләребезнең буыннан буынга күчә килгән мирасы сезгә инде бала чактан ук азмы-күпме таныш. Халык иҗаты җәүһәрләренә дә сез яшьли игътибар биргәнсез…
Г. Т. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң… туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә ия була алыр идеммени?!
– Гавамның «күлмәктән чыгып» җыр сузуларын төрле урыннарда ишетергә туры килгәндер.
Г. Т. Халкыбызның бутылкалар урманы арасында… кәеф-сафа кылып утырган чакларында да… Монда да рәхәтләнеп тыңлый идем. Хисләрем кузгала иде. Халык хисләре белән хисләнмәгән кешеләр өчен гади бер кычкырып утыру булган бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде. Шуннан соң мин дә аларныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенүк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым. Шулай булгач, мине «Әллә нинди такмаклар язып чыгарган!» дип орышмаслар дип уйлыйм.
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: