Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Моның тәгаен билгеләре нәрсәдә күренде соң?

Г. Т. Мәгаттәәссеф 65 65 Мәгаттәәссеф – кызганыч ки. , алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», – кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. «Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән», – дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь 66 66 Тәхкыйрь – хурлау. иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән?

– Кем белән эш йөртүләрен аңлап, алар сезгә бүтән бәйләнмәгәндер бит?

Г. Т. Алар миңа тынычлык бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!» Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр… Алар миңа дүрт ел буе «киләчәкне тәэмин!», «кеше»чә тору, киенүне, тагын әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды… Хиссиятем тупасланды… Җитәр әле.

– Алай ук сәйяр җанлы булмасагыз да, сезгә сәфәр чыгарга да туры килгән. Казанда иртә-кичен «интеллигентлар, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар» белән катышып кына калмагансыз, Мәкәрҗә ярминкәсенә, Гурьевкага, Әстерханга, Петербургка, казакъ далаларына да барып кайтырга өлгергәнсез. Алган тәэсирләрегез күптер. Уфага бер генә түгел, ике тапкыр сәфәр кылгансыз…

Г. Т. Аның «авыллыгы», тынлыгы, җансызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучанлыгыгымны, галәбәлек 67 67 Галәбәлек – җиңү, өстенлек. , көрәш сөючәнлегемне үчекләгән кеби булды.

– Җан-тәндә көрәш сөючәнлекне саклап тоту биниһая көч-куәт бәрабәренә генә бирелә. Бу хакта сездән сораштырасым килә, әмма нигәдер җөрьәт итмичә торам. Сизелә ки, кичергәннәр турында сөйләргә яратмыйбыз.

Г. Т. Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем?

– Менә шушы сораулар тирәсендә беркадәр гәпләшеп аласы иде.

Г. Т. Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньядан өлеш алмадым… Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

– Гаять кыен шартларда да газиз милләтеңә хезмәт итә алу – үзеңнән соң бәһаләп бетергесез өлеш калдырып китү инде ул. Гадәттә, мондый затның кадере арта.

Г. Т. Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!

– Сез иҗат гомерен «ярты төш»кә охшатасыз. Җиде сәнәгә сузылган шушы халәттә уянып китүләр дә, яшәеш хәлләре турында уйланып алулар да булгандыр бит?

Г. Т. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби, штиблет бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын да сизеп ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр, минем уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен, җитди вә әсаслы 68 68 Әсаслы – төпле, нигезле. бер эш кыйла алмыйлар иде.

– Хәтерлисездер, озын-озак әңгәмәбез башында, милләткә вәгъдә бирү төсендә эндәшкәндәй итеп: «…саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым», – дип искәрткән идегез. Әле адәм баласын һәрдаим эзәрлекләп торган, милләтнекеннән үзгәрәк чирләр дә бар бит.

Г. Т. Дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә «Нервы расстроены» дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем… Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдегез?» – диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем», – дидем.

– Уенын-чынын бергә кушып сөйләүчеләр искәртеп үткәнчә, бер мәртәбә җиңел генә үлеп киткәнче, ун мәртәбә бик каты авыруың хәерлерәк.

Г. Т. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарда авырдым, Уфада авырдым, ахирел әмер, патша тора торган шәһәргә – Петербургка барып авырдым… Петербургның суыгы – гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде… Бизгәк һәр көнне дә килә – аспиринне эчеп, җөрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый… Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин… Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый.

– Сез туңдыру зәхмәтенә каршы башкарак әмәл тапкансыз бит.

Г. Т. Җылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен.

– Иҗтимагый тәҗрибә күрсәткәнчә, тормыш – көрәш. Яшьли аңлаганыгызны исегезгә төшерәм. Менә шундый фидакяр эшчәнлектән башка халыкның гомер юлын күзаллап булмый.

Г. Т. Бу тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез…

Хәзергә җитәр әле… Һаман үземне генә сөйлим икән.

– Җан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, «Бернәрсә дә язып булмый» дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез…

Г. Т. Җырлап торам, торган җирем тар булса да… Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?

– Кулыңнан каләм төшмәү үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме?

Г. Т. Фәйзы бакый – таҗе шагыйрь 69 69 Бетмәс-төкәнмәс байлык – шагыйрьлек таҗы. .

– Менә шундый олуг таҗлы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә биниһая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбһә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер.

Г. Т. Мин… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә.

– Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, һәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә иҗат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы?

Г. Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.

– Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әҗере турында уйланырга туры килдеме?

Г. Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса – шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

– Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле.

Г. Т. Аның авыруына дару куеп киттем.

– Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде.

Г. Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

– Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә җаны булган һәрбер татарга бирик.

Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

БЕЗДӘ ӘДӘБИЯТ БАР, ҺӘМ ДӘ БАЙ ӘДӘБИЯТ!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x