Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
- Название:Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:неизвестен
- ISBN:978-5-298-02790-8
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Г. Т. Язу язмактан ма гадә 73 73 Ма гадә – башка.
юк базарым… Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, җебем – кара, инәм – каләм… Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен.
– Иҗатыгызның башында сез: «Каләм ул – чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр», – дип искәртү ясыйсыз. Дөресен әйтик, үзенең хәләл хакын даулаган халыкка яшәү дәрте бирердәй әсәрләрегез янәшәсендә һәрбарча шигъри күзәнәгеннән үтә таныш аһ-зар түгелеп торганнары да байтак. Ә андый шигырьләр белән кайгыны юып буламы икән?! Бәлки, мөмкиндер.
Г. Т. Кайгы-хәсрәткә корылган асылым-нигезем, ни эшлим?.. Ачы булгач күңелем, шигырем ачы чыга… Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга… Яманлыклар тәмам мине котырталар, таяк берлә гүя корсакка төртәләр; «Нигә болай?», «Ярамый!» – дип сөйләндереп, «Тфү, чортлар! Ахмаклар!» – дип төкертәләр.
– Әмма сезнең җәрәхәтле йөрәгегездәге күтәренке рух бу яманлыклар йогынтысыннан күпкә көчлерәк ләбаса. Ә күңелнең төшенкелек халәтендә каләмне «чәнчеп» куярга була.
Г. Т. Һәркемгә үз кайгысын язарга рөхсәт инде… Канлы күз-яшь белән яздым шигырем… Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин, чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.
– Шунысы гаҗәп, сез минор яңгырашлы әсәр артыннан ук бик көлкелесен дә язып куясыз бит.
Г. Т. Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы, анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы 74 74 Хыйсса – өлеш.
. Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм, чөнки инде кайгыра алмыйм, кайгырып арган булам.
– Кайвакыт каләм белән сөйләшеп тә аласыздыр. Уртак максатларны барлаган чакта аңа ничегрәк мөрәҗәгать итәсез?
Г. Т. И каләм!.. Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр; милләткә мәрхәмәт ит – зинһар, хурлыкка калдырма… Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен генә күрмә, милләт авыруына бак!
– Сезнең иҗат итү үзенчәлекләрен, илһамыгызның холкын беләсе килә. Ниятләгән яңа әсәрегезне ничегерәк яза башлыйсыз?
Г. Т. Тапдисәм маузуг, язарга аптырыйм: кай төшеннән мин моны, дим, эләктерим? Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, йә бөек сәд 75 75 Сәд – дивар, крепость-кальга.
– юк менәргә баскычым. Йә көймә ул – юк янымда ишкәгем, шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем… Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби, шик төшә – юк, ул да раст булмас кеби.
– Мондый күңел халәте һәрбер шагыйрьгә хастыр. Әлбәттә, ошбу исәпкә графоманнар керми. Чын талант иясенең исә язу рәвеше үк үзгә. Хәер, иҗат газабын кичерергә сәләтле затларны үзегез дә сурәтләп бирә аласыз. Ничек әле?..
Г. Т. Ничек дисезме? Очень просто… Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып, язадыр ул бар дөньясын оныта язып; каләм белән кайчак чәчен актаргалый, чыгаргандай төрле уйлар баштан казып. Яза шагыйрь, каләмен кулдан куймый, бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый…
– Кайчак йөгерек каләм дигәннәре чыгымчылап та куйгалый бит. Шундый хәлдә калганыгыз юкмыни?
Г. Т. Вакыйган, дөрес бит!.. Язасылай сүземне яза алмыйм, ни булды икән минем каләмгә? Язам, диеп кенә утырсам да, вакытым гына китә әрәмгә!
– Әле бит тәкъдир ителгән вакытны руханә тоеп, катгый цейтнот басымы астында язу да була. Менә сез язасыз…
Г. Т. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими; алда кәгазьгә ташыйлар – күңелемә уйлар сыймый. Якты беткәнче языйм, дип, сызгалыйм тиз-тиз генә, кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә. Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип, киртәгә – мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип, иртәгә.
– Әмма сезнең ашыгуыгыз өстән-өстән эшләүгә китерми. Сыйфатка сукмаса, җәһәтлек аклана. Шулай түгелме?
Г. Т. Мактану кирәкмәс.
– Иҗатын сүз тегермәненә әверелдермәгән каләм иясенең яза алмый торган чаклары да була.
Г. Т. Була кайчак бөтен уйдан күңел буш… Акмый тышка мәгънәләр – кипкән күңелнең чишмәсе… Менә шулчак кешеләр шелтәлиләр: «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» – диләр. Җавабымда: «Вакыт юк, – дим аларга. – Бушамыйм бу арада язгаларга». Шулай кайчак кесәгезнең төбендә беләсез юклыгын ярты тиен дә, сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!» Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»
– Әйе, яхшы әсәр кәгазьгә үзеннән-үзе генә түгелми.
Г. Т. Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен.
– «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» диюче затларда шагыйрьгә карата ниндидер кайгыртучанлык күрсәтү тоемлана. Киресенчә, талантның бугазына басучылар да бу дөньяда аз түгелдер.
Г. Т. Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот». Мин сыя алмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына, башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.
– Гелән сызланучы күңелегез төшенкелеккә бирелгән чакта сез иҗатташыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
Г. Т. Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер. Белмәсеннәр – кайсы җирдән ачыла бу кодрәтең… Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен… Читкә бор – сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына…
– Шагыйрьлекне нигә яшерергә? Каләмдәш дустыгызга тагын ниләр әйтергә телисез?
Г. Т. Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят… Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш; чөнки мәңгегә оча алмас, йортта күп асралса кош.
– Аңлавымча, сез иҗат әһелен олуг максатлардан тайпылмаска, көнкүрешнең тар-кысан калыпларында калмаска чакырасыз күк. Үземнең җандагы шагыйрьлек тә кинәт калкынып куйгандай булды. Дәвам итсәгезче!
Г. Т. Таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.
– Алтын шылтыравы астына төшүләр һәркемне сагалап торырга мөмкин. Әнә үзегез дә «Караван» чәй фирмасы турында «Тәүлек» дигән мактау шигыре язгансыз бит әле, шушы шигъри реклама өчен «Бәянелхак» газетасы идарәсе аша 25 сум акча да алгансыз. Замандашыгыз Вафа Бәхтияров хәтергә төшереп сөйләгәнчә, әлеге гамәлне тормышыгызның үкенечле хаталары рәтенә кертеп, шуның аркасында үзегезне гомер буе битәрләп йөргәнсез.
Г. Т. Дөнья булгач, кеше төрле хәлгә килә шул… Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
– Моңа этәргән сәбәпләрне аңлыйм. Сез миллионер Рәмиевләр нәселеннән түгел. Уральскидан күченеп кайткач та бик кыенга туры килгәндер. Зур калада яңадан тамыр җибәрү, тормышны җайга салу үтә авыр.
Г. Т. Казанга килгәч, ике китап язып, иллешәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә – һәммәсенә акча кирәк…
– Редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, газета-журналларның финанс хәлен яхшы беләсездер.
Г. Т. Акча кирәк – касса коры; мөхәррирләр язган өчен акча сорый.
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: