Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә язган мәгълүм хатыгыз искә төшә. «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел…» дигән атаклы сүзләрегез, валлаһи, әле генә сөйләп үткән хикәят белән бер үк вакытта әйтелгән кебек тоела. Татар шагыйренең нинди булырга тиешлеген билгеләмә рәвешендә аңлатып бирә алгансыз.

Г. Т. Гайбәтчеләр шикелле мактанып әйтмим… Һәр ни исә ниятем гүзәл бит.

– Килешәсездер, Сәгыйть Рәмиев эчтәлек һәм форма өлкәсендә шактый ук эзләнгән шагыйрьләр җөмләсенә керә. Шушы юнәлештәге кайбер гамәлләре белән ул әдәби җәмәгатьчелектә бәхәсләр дә китереп чыгарды.

Г. Т. Бетмәде шул… Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.

– Сезгә яхшы мәгълүм, «Идел» газетасы редакциясенә килгән тезмә әсәрләргә Сәгыйть Рәмиев анализлар да ясаган, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләр иҗатына да үз югарылыгыннан бәяләмәләр бирергә җөрьәт итеп, бездәге шигырь үлчәме мәсьәләсенә карата кайбер кызыклы фикерләре белән дә уртаклашкан.

Г. Т. С. Р-нең вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә 82 82 Ифадә – аңлата белү. кирәк.

– Ә гомумән алганда, Сәгыйть Рәмиев – ул…

Г. Т. …тумыштан ук голувият аралаш үзсүзле булып туган кеше.

– Болай әйтү бераз сәеррәк, әлбәттә. Шулай да, голувият дигәне бөеклекне аңлата. Чамасын белеп эш иткәндә, үзсүзлелек тә кирәк ләбаса. Димәк, Сәгыйть Рәмиевкә бирелгән әлеге кыска бәяләмә теләсә кемгә тәтеми торган булып чыга.

Г. Т. Булса булсын инде…

– Тагын бер Сәгыйть турында беркадәр сөйләшеп алыйк әле. Аңарга сез: «Сине мин һәр тугърыда садәдил 83 83 Садәдил – гади, эчкерсез. кеше таптым», – дип белдергәнсез. Тукайның мондый бәясе сирәк затларга эләккән. Аңлагансыздыр, сүз Сәгыйть Сүнчәләй хакында бара.

Г. Т. Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде… Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым.

– Сез аны мактап кына калмагансыз, кайвакыт тәнкыйтьләп тә алгансыз бит. Мәсәлән, Сәгыйть дустыгыз Джордж Байронның «Шильон мәхбүсе» исемле поэмасын тәрҗемә кылгач, мондый эшкә «…иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз», дип искәрткәнсез.

Г. Т. Әүвәлдә 4–5 сәтырлык шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз.

– Анысы шулайдыр, тик Сәгыйть Сүнчәләйнең хезмәтен юкка чыгарып булмый бит. Аның максаты изге – шигърият сөюче милләт вәкилләрен дөнья әдәбияты җәүһәрләренә якынайту.

Г. Т. Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече… Мәшһүр инглиз шагыйре лорд Байронның исемен ишетмәгән кеше аздыр дип уйлыйм; исемен ишетүчеләр булса да, яшь әдәбиятымызда аның әсәре дә күренгәне юк иде… Менә шушы бөтен дөньяга «байронизм» мәзһәбен тудырган вә, бәгъзе көчсез кешеләр күңелендә туып та, аларның күңел вә каләм ягыннан гаҗизлекләре сәбәпле, дөньяга чыга алмый яткан бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә 84 84 Руи зәмин – җир йөзе. агызып җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сәгыйть әфәнде үтәде.

– Безнең әңгәмәдә ничектер үзеннән-үзе «байронизм» мәзһәбе искә алынды. Форсат чыккан чакта сорап үтәсем килә: сез әлеге төшенчәне ничек аңлатыр идегез? Безгә якынрак җирлектән чыгып, әлбәттә.

Г. Т. Пушкинның яртыдан артык гомере… Байрон җәнапларына тәкълид 85 85 Тәкълид – иярү. вә аның рухыннан илһам эстәү белән үтмештер. Хис, мәгълүмат вә көчле рухы белән Пушкиннан калышмаслык Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләре үзенең гали бер шигырендә шушы сәтырларны яза:

Лорда Байрона бы достигнуть я хотел!..

Лермонтовның Байрон рухына гыйбадәте, баш июе артыграк куәтле булганга, ул гомеренең чигенә кадәр Байрон тәхете тәэсиреннән чыга алмаган… Ул да, Байрон кеби, дөньяга каршы көлми, бәлки, каш җыерып, ачу аралаш күзләр белән карый.

– Күрәбез, татар шагыйрьләре дә «байронизм»га тартылган. Шул исәптән үзегез дә.

Г. Т. Бу күз алдында.

– Алдан билгеләп куелганча, бүгенге сөйләшүебез темасы, нигездә, әдәбиятка багышланган. Әмма озакка сузылачак дәвамлы әңгәмәбездә шигърияткә күбрәк басым ясала шикелле. Гәрчә милли сүз сәнгатендә шагыйрьләребез элек-электән төпкә җигелеп тартса да, безнең ерак гасырлардан килгән чәчмә әсәрләребез дә бар бит әле. Шушы жанрга тугрылык саклаган татар әдипләре дә байтак. Алар төрле чорларда булган.

Г. Т. Төшемдә мәрхүм Мөхәммәтзаһир Бигиевне күрдем… Уртача гына зурлыкта бер сарайда, имеш, дим… Бер кечерәк кенә өстәл янындагы урындыкка күзен түбән салып, кәефсез бер кыяфәт илә генә утырган… Бераздан башын күтәргәч, мине күрде: «Ә, исәнме, әфәнде, син дөньядан килгәндерсең?» – диде. Аның шул сүзеннән соң безнең арабызда түбәндәге сүзләр башланды:

– Минем «Мөртәт» илә «Катилә»м басылдымы әле?

– Юк.

– Нигә юк? Мин ахирәттә булсам да, дөньядан мин китеп, берничә еллардан соң хөрриятләр булган, имеш; анда һәртөрле әсәрләр бастырырга хөкүмәттән рөхсәт булып, яхшы гына наширләр дә мәйданга атылганнар дип ишетәм. Ник минем ул әсәрләрем алай басылмыйлар?..

Заһир әфәнденең тәмам төсе бозылды… Мин: «Аһ, әдәбият бәһарымызның 86 86 Бәһар – яз. иң әүвәлге чәчкәләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән?» – дигәндә уянып киттем.

– Димәк, беренче татар романчысының рухы тыныч түгел булып чыга… Телгә алынган әлеге зур күләмле әсәрләр бүгенге көндә нинди золмәт тоткынлыгында ята? Бу романнар, бәлки, югалгандыр да. Кызганыч, аларның язмышы мәгълүм түгел.

Г. Т. Хәерле булсын.

– Мәдәни мирас ядкярләрен җую хәлләре безнең халыкта еш күзәтелә инде. Ничек уйлыйсыз, Заһир Бигиевнең исеме гасырлар дәвамында яшәрме?

Г. Т. Милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр…

– Татар әдипләрен искә төшерүне дәвам итеп, тагын шуны да сорап каласы килә: сезнең сүзләр белән әйткәндә, Гаяз Исхакый кем ул?

Г. Т. Кем ул бу милләтне күтәргән кеше? Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше? Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?.. Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем? Бу моңлы милләтне шатландырган кем?.. Узган көннәребезне уйлаткан кем? Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?.. Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?

– Минем сорауга сораулар белән генә җавап бирелсә дә, бу үзенчәлекле мәдхиядә Гаяз Исхакыйның кемлеге ап-ачык күренә. Аның атаклы «Инкыйраз»ы да бик урынлы искә алына.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x