Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Г. Т. Безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә… мохтаҗ.

– Бер карасаң, каләм ияләре ишле күренә. Әмма сүз сәнгате әһеленең вазифасы әсәрләр язудан гына тормый бит. Үзегез әйтмешли, ул «общественный деятель» буларак та үз милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Тынгысыз әдәби барышта төпкә җигелеп тартырга… Мондый язучылар исә күп түгел кебек. Шул ук вакытта бөртекләп саналырга тиешле чын халык улларыннан узгынчы мәнфәгатьләр хакына мәгънәсез фидаилык өмет итүләр дә бар.

Г. Т. Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр… Солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын.

– Күрәм, сез әлеге мәсьәләгә дә бик җитди карыйсыз икән.

Г. Т. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз.

– Сез күзаллаган олпат мөхәррир-язучыларны күбәйтү өчен ил-көн тормышында мәҗбүри алшартлар тудырылырга тиеш: һәртөрле сәнгать әһеленә иҗат иреге бирелү, көндәлек матбугат мәйданының ихтыяҗи иркенлектә булуы, милли әдәбият белеменең югары баскычта торуы һ. б., һ. б. Әлбәттә, шушы мәгълүм исәпкә кергән тәнкыйтьнең дә зур әдәбиятка һәрьяктан тәңгәл килүе лазем.

Г. Т. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер.

– Тәнкыйть каләм иясенә генә түгел, китап сөючеләр өчен дә мөһим.

Г. Т. Нинди әсәрләрне укымак кирәк? Моны сайлый белергә, тәнкыйть булмаса, мөмкин түгелдер. Чөнки аңар яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер. Ул әсәр, мәсәлән, ун ел кадәр ни ләкте шуны укып, зиһененә төрле-төрле рәвештә язылган файдасыз рисаләләрнең мәфһүмнәрен 93 93 Мәфһүм – мәгънә. урынлаштырса, мондин соң аңар бер файдалы рисалә очраса да, ул аның мәгънәсен йә бөтенләй аңламас, йә һичнәрсәгә дә татбикъ итә 94 94 Татбикъ итү – яраштыру. алмас. Әгәр бер рисаләне укып та тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр.

– Әсәргә бәя бирүчедән дә зур әзерлек таләп ителә.

Г. Т. Тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлубтыр 95 95 Матлуб – таләп ителү. .

– Төрле тәнкыйтьчеләр була: сәнгать әһеле кебек илһам табып, фәнни нигездә фикер йөртүчеләр дә, башка әдәби жанрларда алдыра алмыйча, үтен сытучан «белгеч»кә әверелгәннәре дә… Ачы тәҗрибә раслаганча, тәнкыйтьләү җиңел, бәяләү авыррак. Бернинди эш күрсәтмәгән килеш тәнкыйтькә алынучылар да байтак. Алар теге яки бу әсәрне әйтерсең хата табар өчен генә укый. Сез менә мондый мөтәтәнкыйтьчеләргә ничек мөрәҗәгать итәр идегез?

Г. Т. Ярый, язучылар, сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсын, ләкин сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын.

– Төрледән-төрле сәбәпләр аркасында үзара тәнкыйть итешү олпат әдипләр арасында да башланып китүчән. Шулай түгелме?

Г. Т. Яхшы инде… берсе барлык язганымны читкә себереп түкмәсә.

– Кемнәрне күздә тотасыз?

Г. Т. Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч: җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» – дип куя; су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк», – дип куя. Ул тота ат койрыгын да: «Бу – озын сач!» – дип куя. «Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» – дип куя…

– Бүлүем өчен гафу итегез, сез ошбу сүзләрне әлеге дә баягы Габдидән, ягъни Галимҗан Ибраһимовтан зәһәр көлеп әйтәсез бит. Янәдән уйлап куясың, сезнең арадагы мәгълүм низаг шактый тирәнәергә өлгергән икән.

Г. Т. Исеңез китмәсен… Милләт үзе аерыр.

– Кабатлап әйтәм, төрлечә тәнкыйть итүләр күзәтелә. Әнә Зариф Бәширинең «Чүкеч» журналында басылып чыккан памфлет яки фельетоннарында Габдулла Тукай шигъриятенең дәрәҗәсен төшергән тупас кинаяләр шактый очрый. Ул хәтта шагыйрьлегегезгә үзенчә шик белдереп, сезне тәрҗемәче итеп кенә күрсәтергә тели. Язышкан газетагыз «Әл-ислах»ны да «юл уңаеннан» тәнкыйтьләргә өлгерә, әдипләр Фатих Әмирхан белән Галиәсгар Камалга да эләгә. Үзегез нинди карашта торасыз, мондый тотрыксыз язмаларның авторына нигезле җавап бирелергә тиешме?

Г. Т. Үз гаебен үзе белгәндер әле… Калсынчы – шундай юк белән; борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән… Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?

– Сезгә мәгълүм булганча, «Шура» журналының 1911 елгы 18 нче санында шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бер рецензиясе басылып чыккан. «Сәгыйд Вәкъкас» тәхәллүсе белән бирелгән әлеге тәнкыйть мәкаләсендә сезнең «Мияубикә» исемле шигырегез, нигездә, уңай бәя ала. Табигый ки, анда әсәрнең җитешсезлекләре дә санап үтелә, атап әйткәндә, кайбер рифмаларның оешып бетмәвенә игътибар юнәлтелә.

Г. Т. Сәгъде Вәкъкас әфәнде… ике юллы татар шигырендә бер юлның ахыргы сүзе «нәрсәгә» булып, икенчесенең ахыры «мәсьәлә» булуын вәзне шигырь җәһәтеннән дөрест күрми… Кагыйдә астына җыярдай «Кавагыйде лисан» – «Теория словесности» мәйданга килмәгән булса да, мин «нәрсәгә» белән «мәсьәлә»нең вәзен булырга яраганлыгын дәгъва итәмен… Һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер. Шулай ук… бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер. Такылдамак белән тезмә сүз сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк.

– Әле генә сүз уңаеннан телгә алынган әдәбият теориясе каләмдәш дустыгыз Фатих Әмирханны да җәлеп иткән бугай.

Г. Т. Ф. Ә. күптән бирле «Теория словесности» язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз.

– Бераз гына читкәрәк киттек шикелле, тәнкыйть хәлләре хакында сөйләшә идек. Сезнең әсәрләрне бәяләргә омтылып язылган һәртөрле мәкаләләрдә гадел-риясыз рәвештә хөкем йөртүләр дә чагылыш таба. Дөрес, кара буяу өстенлек алганнары вакыт-вакыт күбәеп тә китәдер. Сез тәнкыйтьчеләргә үпкәләмисездер бит?

Г. Т. Пәйгамбәреңез: «Каилел хакка вә ләу кянә мөрра», – димештер.

– Безнең телгә күчергәч, болайрак килеп чыга: «Ачы булса да, туры әйт».

Г. Т. Бу – хак.

– Чәнечкеле сүз әйтү мәсьәләсендә үзегез дә кимен куймыйсыз. Мәсәлән, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 31 нче санында дөнья күргән «Былтырның хисабы»нда язучылык белән шөгыльләнгән Шәриф Саттаровка «татар җене» кагылуы турында көлеп язасыз…

Г. Т. Әлеге әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йорт»ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «Татар диванаханәсе»нә ябарга кирәк. Ул исә… бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x