Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Графомания белән авыру йогышлы чир шикелледер. Мондый талымсыз кемсәләр һәрбер заманда була. Аларны имләрлек вакцина әлегә уйлап табылмаган. Олпат затларның зәвыксызлыкка битараф калмавына гына, таләпчән сүзгә генә өмет тотарга кала.

Г. Т. Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә – «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» – дисең.

– Еш кына төрле матбугат басмаларын кайта-кайта укыштырып утырырга туры килә. Сәнгатьлелектән ерак торган «әсәрләр» күпләп очрый – алар өчен үзегезнең дә эчегез пошадыр. Әйтик, сез тәнкыйть сүзе белән әледән-әле телгә алган «Бәянелхак» газетасына да күз төшергән бар…

Г. Т. «Бәянелхак»та бик күп тәртипсез мәкаләләр, майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләр басылып чыкты.

– «Мөтәшагыйрьгә» дип исемләнгән аллегорик багышлавыгыз кемне күздә тотып иҗат ителде? Тәнкыйть угы тырпаеп торган әлеге әсәрдә үзенчә шигырь язып маташучы үзәккә алынган.

Г. Т. «Борһане тәрәккый»дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.

– Әстерханда чыгып килгән әлеге атналык газетада сәнгати югарылыктагы әсәрләр дә дөнья күргән. Шул исәптән сезнеке дә. Ә түбән сыйфатлы нәрсәләрне үткәртми торган цензорлар чынлыкта булмый, мондый эштә иләк сыман җайланма да файдаланыла алмый шул. Хәер, миндә мантыйк ягы беркадәр аксый бугай – ошбу төшенчәләрдә үзгәлек тә бар лабаса.

Г. Т. Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә – эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә – иң кадерле нәрсәләр генә кала.

– Чын әдәбиятның чүпләнүе турында сөйләшкәндә, бергәләшеп мондыйрак нәтиҗә чыгарасы килә: һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына «тузга язмаган»нар кими төшәр. Менә сез башкаларга карата бик таләпчән, каһкаһәләп көлүегез дә гелән кабатланып тора. Үзегезнең язганнарны да еш тәнкыйтьләп киләсез. Монысы аеруча гыйбрәтле. Мәсәлән, «Шура» шигырьләреннән» дип исемләнгән әсәрегез җәһәтеннән гаҗәпкә калдырырлык үтә катгый искәрмә биргәнсез. Авторын тәгаен билгеләүдә шик-шөбһә уятмаслык итеп…

Г. Т. Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән; язалмас моны бүкәннән бүтән.

– Үтергеч гипербола! Өстәвенә үзегезгә юнәлтелгән. Ярый, бусын калдырып торыйк… Шулай уйларга нигезем бар: сез яңа әсәр иҗат итәсез дә, еш кына аннан канәгать калмыйсыз кебек.

Г. Т. Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда… Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин.

– Сез үзегезнең яраткан укучыларны искәртеп куярга уйлыйсыз бугай.

Г. Т. Әйе… Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.

– Янә арттырып җибәрәсез бит. «Чүпләрем» дип әйтер өчен берәр җитди сәбәп бармы?

Г. Т. Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем тарафтан шактый гына мәнзумат 96 96 Мәнзумат – шигъри әсәрләр. язылып ташланган. Ул мәнзумат… төрек-татар галәменең һәр ягына таралган… Һәр тарафта: «Бер казакъта гына түгел, бездә дә бер оста такмакчы булды», – дип, минем такмаклар мисал итеп күрсәтелгән. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Әнә шул «ярты төш» мөддәтендә мин кайбер чакта уянып, тәмам сафланып та китә идем… Уянганда тыгызланган вә газапланган нәрсәләрем төрле диваннарымда 97 97 Диван – җыентык. һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде.

– Һәрбер каләм әһелендә дә шундый таләпчәнлек булса икән! Үзең дөньяга чыгарган әсәрләрне ничек юкка чыгарырга мөмкин?!

Г. Т. Иң элек 7 ел, тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак булмәсе»н себерергә тотындым. Һу, монда чүп-чар!

– Ваз кичәргә теләгән әсәрләрегез тәгаен нидән гыйбарәт соң?

Г. Т. Әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар… «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр 98 98 Тәркиб – сүз тезмәсе. , тагы шундый кабахәтләр… Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар.

– Ничек шулай килеп чыккан? Үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы?

Г. Т. Соң боларның 7 шәр ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.

– Яратмаган әсәрләрегезне себереп түккәндә, берсе дә кызганыч тоелмадымы?

Г. Т. Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем… Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар.

– Үзегезнең җиз иләктән үтмәгән әлеге шигырьләрне тәнкыйть үзәгенә чыгарырга теләүчеләр күп булдымы?

Г. Т. «Вакыт», «Шура», «Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр… Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр, вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең мәкаләләре дә басылмады.

– Әле генә санап үтелгән газета-журнал редакцияләре, сүз иреген беркадәр кысып, ничек шулай яхшылык күрсәтергә ният иткән?

Г. Т. Мөхәррирләр дә, китапчылар да минем хәзерге «аң»ым вә самокритикам ул шигырьләрдән гали икәнен беләләр иде. Мин үзем дә: «Ләкми чир, авырып та булмый, ичмасам!» сүзләренә бара-бара, рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман, Алла юл ачар әле, дип өметләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым.

– Дәрәҗәгезне төшерердәй әсәрләрдән арынгач, җаныгыз бераз җиңеллек кичердеме?

Г. Т. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, – галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, – инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны… һәдия итә алам. Әле күптәнме, берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый идем. Кешеләр алдында укып җибәрсәләр, бүркемне дә кимичә, урамга кача идем. Җаннан кадерле кешемне, шул такмакларымны сораса, мәхрүм итәргә мәҗбүр була идем.

– Иҗатханә чистарып калгач, яңа уй-ниятләр тугандыр.

Г. Т. Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәлек зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x