Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Г. Т. Әгузе биллаһи минәшшәйтанир-рәҗим; бисмилләһир-рахмәнир- рахим. Тырнакларны, кәгазьгә төреп, стена ярыгына куйдым.

– Әллә ничек ихтыярсыз рәвештә иронияле сөйләшүгә күчеп алдык. Киная чүпрәсен кушмыйча гына үзегез уйлаганны әйтегез әле: Галимҗан Ибраһимовның язганнары Габдулла Тукайга ошыймы?

Г. Т. Габди Галимҗанның вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт 88 88 Нәфасәт вә мәһарәт – нәфислек һәм осталык. күрмим. 10 сәхифәдә язылырлык бер маузугка һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә.

– Аңлыйсыздыр, сезнең бу фикерләрегез белән катгый килешмәүчеләр дә бардыр.

Г. Т. Ие… Минем белән бәхәсләшүчеләр дә тизрәк табылыр.

– Төрле яман хисләргә бирелү адәм баласына гына хастыр. Иҗат әһеленең илһамлы күңелендә исә кыллар чагыштырмача күбрәк кебек тоела. Һәм алар нечкәрәктер дә әле. Шуңа күрә килешсез сүзләр каләм иясенең нәзакәтле калебенә, аның рухи халәтенә аеруча ярсулы тәэсир ясарга мөмкин. Әгәр кемнең дә булса яманатын сатуда изгегә тартучы каләмгә кадәр файдаланыла икән… Хәер, нәтиҗәсен үзегез чамалыйсыздыр. Үчләнүләр дә еш күзәтелә. Көнчелек тамыры да бик тирәнгә киткән…

Г. Т. Көнчеләр синең тәрәккыеңне күрсәләр, әбәда 89 89 Әбәда – бертуктаусыз. өрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың берлән бар. Өрерләр дә туктарлар… Син аларны кемнәр дип таныйсың?!

– Мондый очракта Коръән Кәримнең «Фәлак» сүрәсендә искәртеп үтелгәнчә, «…көнчел кешеләрнең хөсетлегеннән Аллаһка сыенамын», дип әйтү кирәктер.

Г. Т. Алла сакласын!

– Төчеләнү итеп кабул кылмагыз, сезгә рус әдәбияты гына түгел, дөнья классикасы да яхшы таныш. Башка халыкларның кайбер каләм ияләрен хәтта юнәлеш бирүче ролендә күргәнсез.

Г. Т. Мокътәбислектә 90 90 Мокътәбислек – ияреп язу. Жуковский – зур остазым минем.

– Бүтән шагыйрьләрнең иҗат үрнәгенә дә зур хөрмәт белән каравыгыз мәгълүм. Мәсәлән, Александр Пушкин белән Михаил Лермонтов әсәрләренә.

Г. Т. Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул… Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән 91 91 Икътибас итү – файдаланып язу. бу баш.

– Кемгәдер ияреп язу мәсьәләсендә үзегезне беркадәр кечрәйтәсез шикелле. Сез алар арасында торырлык шагыйрь бит.

Г. Т. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул…

– Үзен горур итеп тойган халык шагыйренә, минемчә, әхлакый кысалардагы мондый мин-минлек килешеп тора. Чамасын белгән очракта данлау да файдалы.

Г. Т. Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер… Аязымны сатып алдым аһым, яшем белән!

– Ихластан язылган «Пушкинга» исемле багышлауда сез, «Синең шигырең көенә агач, таш бии», дип, аның әсәрләренә бик үзенчәлекле бәя биргәнсез.

Г. Т. Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә… Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?

– Исемнәре атап үтелгән әлеге шагыйрьләр төрле рухи җирлектә тәрбияләнеп, аларның һәркайсы тәкъдир хөкеме буенча төрле яшәеш шартларына куелган. Әйтик, Александр Пушкинның авыл дигәне дә бай әтисеннән калган утар булган…

Г. Т. Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

– Бу рәвешле үз-үзен кимсетү Тукайга бөтенләй төс түгел.

Г. Т. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән.

– Сөйләшү барышында телгә алуыгыздан күренеп тора – «Евгений Онегин» романы сезгә яхшы таныш. Һичшиксез, ул күренекле әсәрләр җөмләсенә керә. Ә бит аңа тартым шигъри романнар тудырырга мөмкинлек биргән җирлек, охшаш сюжетка нигез булырдай хәл-вакыйгалар безнең татар тормышында да бар.

Г. Т. Бер поэма хакында башымда… төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле… Хыялым – татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр.

– Сүз сөрешеннән аңлашыла ки, мәшһүр әсәрләр иҗат итәр өчен абруйлы әдәби көчләр дә кирәк. Мондый ихтыяҗ сезгә сизеләме?

Г. Т. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ.

– Русның олпат әдипләрен санап үткәндә, мәшһүр Толстойны да искә төшердегез. Очраклы хәлме, әллә түгелме, сез аның исемен иҗатыгызда бик еш, төгәлрәк әйткәндә, төрле уңайдан 31 тапкыр телгә аласыз. Белүебезчә, шигъри китапларыгызда «Толстой сүзе» дип исемләнгән бердәй сәрләүхәле 2 әсәрегез, шулай ук «Толстой сүзләре» һәм «Толстой фикере» дигәннәре дә бар. Аннары Лев Толстойның бай иҗатына тәрҗемәче буларак та мөрәҗәгать итәсез. Монда симпатия сизелеп тора.

Г. Т. Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә биш вакытта биш намаз күк керде инде фарызыма. Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым 92 92 Хаслау – багышлау. буш вакытыма, күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакытына. Әйтмәгез: «Ул – иске сүз…»

– Укыгансыздыр, «Идел» газетасының 1910 елгы 315 нче санында Сәгыйть Рәмиевнең «Лев Толстой наменә…» шигыре басылган. Форсаты килгәч искә төшерүем. Ихлас белән әйтегез әле: аның әлеге багышлавы ничегрәк килеп чыккан?

Г. Т. Бөтенләй тозсыз, вәзенсез, ямьсез, бигрәк холостой выстрел.

– Яраткан әдибегезнең үлемен ничек кабул иттегез?

Г. Т. Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды. Толстой вафат!.. Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец вә гайре, вә гайре бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы яки имамы өзелде.

– Изге дисбедәге мәрҗәннәр байтак җыела икән. Бу җәһәттән «Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әлеге мәрсияне нилектән чәчмәдә язасы иттегез?

Г. Т. Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве.

– Сез төрле уңай белән башка каләм әһелләрен дә, әйтик, рус шагыйре Семён Надсонны да телгә алып үтәсез. Аңа карашыгыз нинди?

Г. Т. Мин моңарчы жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем. Белмим, хәзер укысам – ни булыр.

– Ә Иван Никитин, сезнеңчә, нинди исәптә тора?

Г. Т. Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел…

– Ләкин… Шулай әйтергә җыенасыз бугай. Аңа нәрсә җитмәгән соң?

Г. Т. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу – шактый кирәкле фактор.

– Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатыгызда Иван Тургенев та искә алына. Димәк, сез аның атаклы романын укып чыккансыз булып чыга?

Г. Т. Тургеневның көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни?

– Һәрхәлдә, авторы прозаик санала бит.

Г. Т. Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим – поэзия!

– Әңгәмәнең шәхесләргә багышланган өлешендә байтак исемнәр атап үтелде. Әдипләрне күз алдына китереп бастырган чакта аларның кайберләренә беркадәр бәя дә бирелде. Ничек уйлыйсыз, күп гасырлык татар әдәбиятында иҗат көчләре җитәрлекме икән? Хәер, котылгысыз ихтыяҗны искә төшергән әлеге сорауны һәрбер халык вәкиленә дә бирергә мөмкиндер.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x