Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
- Название:Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:неизвестен
- ISBN:978-5-298-02790-8
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание
Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Г. Т. «Инкыйраз» исемле әсәр безгә гыйбрәт сабагы бирде.
– Халкыбыз азатлыгы өчен көрәшкән Гаяз Исхакыйның төрмә-сөргеннәрдә михнәт чигүе, әлбәттә, милли хәрәкәт әйдәманнары арасында югалту буларак та кабул ителгән. Әдипне сез дә бик юксынгансыз бит, аның галәбәле абруена ихтыяҗ барлыгын тойгансыз. Шигъри чакыру да язып каравыгыз мәгълүм. Ничек әле ул?
Г. Т.
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!..
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…
– Ниһаять, Гаяз Исхакый патша амнистиясе буенча иреккә чыккан, әмма аңа Казанга кайтып яшәргә рөхсәт ителмәгән. Сез әдипнең чит илгә китеп баруын, шунда төпләнеп калуын гаепкә алмыйсыздыр бит? Көрәшне дәвам итәр өчен аның башка чарасы калмаган.
Г. Т. Ир кеше… үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас.
– Патша охранкасы күзәтүе астына алынсагыз да, шөкер, сезгә Казанда гомер итү рәсми тыелмаган. Дөрес, халык хакын даулап җан аткан сездәй затларны, «Төркиягә китегез!» дип, ачыктан-ачык куркытучылар да булган. Мондый карагруһчыл янаулар кайдадыр аулакта пышылдап түгел, Дәүләт Думасы сессиясе барган мәртәбәле залда әйтелгән.
Г. Т. Китмибез!
– Уральскидан Казанга күченеп кайткач, кайсы әдипләр белән аралаштыгыз?
Г. Т. Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан вә башка да интеллигентлар белән.
– Биредә якыннан танышкан беренче язучы, мөгаен, исемлек башындагы Галиәсгар Камал булгандыр. Хәтерлисездер, «Йолдыз» газетасы редакциясендә очрашуыгыз шактый кызыклы килеп чыккан. Ул сезне ишектән керешкә иҗат белән шөгыльләнүче каләм иясе кыяфәтендә түгел, ә «абыйсының бишмәтен кигән» өтек кенә бер авыл малае итеп күргән… Аннары сез аның белән бергә «Яшен» журналында эшләп тә алгансыз. Еллар узган…
Г. Т. Гомер агымы судай ага, кага безне алга таба…
– Хезмәттәшегез Галиәсгар Камалның әдәби эшчәнлегенә 10 ел тулу уңаеннан 1910 елның 5 ноябрендә «Новый клуб» залында «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан драматургның «Бәхетсез егет» һәм «Бүләк өчен» исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр күрсәтелгән. Ошбу үзенчәлекле юбилей кичәсендә сезнең дә катнашуыгыз мәгълүм. Анда Галиәсгар Камал турындагы әүвәлге фикерегез ныгыдымы, әллә канәгатьсезлек ягына таба беркадәр үзгәреш кичердеме?
Г. Т. Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә… шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр. Мин, юбилей кичәсендә Галиәсгар әфәндене алгы сафтан торып, тамагым карылганча кычкырып тәбрик иткәнем кеби, хәзер дә тәбрик итәм…
– Алма төшәрлек булмаган тамаша залында сез генә кычкырып утырмагансыздыр бит. Халык ничек кабул итте?
Г. Т. Бөтен залга тәбрик һәм кул чабу тавышлары яңгырады. «Яшә, Галиәсгар әфәнде! Яшәсен Галиәсгар әфәнде! Яшәсен татар әдәбияты! Яшәсен милләт!» тавышлары залны тетрәткәндә, бөтен яшьләр урыннарыннан сикерешеп торып, Галиәсгар әфәндене әллә ничә кәррә кулларына күтәрделәр… Ихтимал, шул халык арасында иң нечкәргән күңеллесе мин булганмын.
– Дөресен генә әйткәндә, сезнең Галимҗан Ибраһимов белән үзара мөнәсәбәтегез нигәдер шактый киеренке булып кала биргән. Әхлакый кысаларга сыймый торган мондый гайре табигый хәл, бәлки, зур талантлар арасында әледән-әле күзәтелгән гап-гади көнләшүдән киләдер?! Бер казанга сыймау күпләрнең арасын боза. Мәһабәт гәүдәле философ әдиптә милләтнең «тамгалы улы»н фаразлап тою да шушы вазифаны дәгъва кылган затта аңарга карата антипатия тудырырга мөмкин. Әллә әдәби-эстетик карашларыгыздагы кайбер каршылыклар бер-берегезне күрәлмау дәрәҗәсенә җиткерде микән?
Г. Т. Кызык, валлаһи!.. Түгел, түгел, бу әйтелгәннәрнең берсе дә түгел!
– Ниндидер эреле-ваклы «ярсыткычлар» булмыйча калмагандыр инде. Хәтта сәдәп тә сәбәпсез өзелми. Саксыз әйтелгән бер сүздән дә еш кына дуслыкка зыян килә. Каләмдәшегез нәрсәгәдер үпкәләгән. Әнә бит моңа кадәр Габдулла Тукай иҗатын югары бәяләп килгән Галимҗан Ибраһимов «Йолдыз»ның 1911 елгы 699 нчы санында сезнең «Мияубикә»не тәнкыйтьләп чыга. «Бу әсәр шигырь түгел, бәлки нәзым вә мәнзумә 87 87 Нәзым вә мәнзумә – тезмә, көйле сүз.
генә, – ди ул. – Һәм безгә шигырь белән нәзымны аерырга күптән вакыт инде».
Г. Т. «Мияубикә»не шагыйрь саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем дип ышанганга күрә, «шигырьгә әйләндерелде» дип куйган.
– Мондый ук кискен хөкем чыгарулар, әлбәттә, иҗат дәртен көчәйтүгә хезмәт итми.
Г. Т. Усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр… Башына сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер «критик» сүнгән шәмгә охшатты.
– Сезнең бер «критик» дигәнегез шул ук Габдидер инде. Укучыларыбыз әле генә яңгыраган «май» төшенчәсен, аның ни-нәрсәгә кинаяләп әйтелүен аңлап бетермәс. Ачыклап үтик. «Йолдыз» газетасында чыккан «Әдәбият (еллык хисап урынында)» исемле күзәтү-мәкаләсендә (1912 ел, 780, 783 нче саннар) Галимҗан Ибраһимов каләмдәшләре турында шундый нәтиҗә чыгарырга җөрьәт иткән: «Тукаев та бу елга хас китабындин «Мияубикә»не генә бирде… Сәгыйть әфәнде Рәмиевнең тавышы да бик сирәк чыга. Мин шагыйрьләр турында уйлый башласам, хәтеремә янып торган шәм килә. Ул яна-яна да, мае беткәч, сүнә. Нишләмәле – табигать шулайдыр».
Беркадәр хөкемгә охшаган менә шундый фараз. Әлбәттә, иҗат шәменең дә яну мөмкинлеге бетмәс-төкәнмәс була алмый, әмма аның соңгы чиген билгеләү безнең ихтыярда түгел. Сәгате суккан мәлдә ул да сүнә.
Г. Т. Ходайдан вәгъдә җиткәч.
– Күңелегезгә бигүк авыр алмагыз, Галимҗан Ибраһимов сезне генә түгел, Фатих Әмирханны да тәнкыйть иткән. Сезгә мәгълүмдер, ул әлеге дә баягы «Йолдыз»ның 1911 елгы 757 нче санында дөнья күргән бәяләмәсендә әдибебезнең «Хәят»ында сурәтләнгән татар гаиләләрендә «Татарлык ягы аз ялтырый» дип искәртү ясап үтә. Жанрының аталышына да үз шикләнүен белдерә: «Әсәргә «милли хикәя» диелгән. Мин моның ялгышлыгы хакында кул кисеп бәхәсләшә алам», – ди.
Г. Т. Әле каләмне куеп торып, кулыма карадым. Тырнаклар шүрәленеке шикелле булган. Болай ярамый, мин аларны кисәм һәм һәрвакыт, һәр җирдә «Сөю – сәгадәт» язган кулны, Алладан оялмый, бәндәдән кызармый: «Кул кисеп бәхәсләшәм», – дип фаш иткән… критик белән мин «тырнак кисеп бәхәсләшәм».
– Гадел булыйк, ә бит Галимҗан Ибраһимовның әлеге мәкаләләрендә хакыйкатьнең үзен чагылдырган фикерләр дә бар. Шулай да, сез ни хакында бәхәсләштегез соң әле?
Г. Т. «Сәгыйть белән Тукай сүнгән шәмгә охшый» – тырнак кисеп бәхәсләшәм. «Фатихның «Хәят»ы милли роман түгел» – тырнак кисеп бәхәсләшәм…
– Монысы инде тырнак астыннан кер эзләүгә яисә тырнак күрсәтүгә кайтып кала бугай. Тырнак кисү дигәннән, бу дәлилләр сакланамы соң?
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: