Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Тут можно читать онлайн Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Прочая документальная литература. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.

Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр краткое содержание

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - описание и краткое содержание, автор Зиннур Мансуров, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Зиннур Мансуров
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Бездә шагыйрьне җырчыга тиңләү ерак гасырлардан бирле килә. Хәтта «колагына аю баскан» каләм әһеле дә үзенең язганнарында «җырлау» сүзен кат-кат куллана. Табигый ки, күчерелмә мәгънәдә файдаланыла торган ошбу метафорик кәлимә сезнең тезмә-чәчмә әсәрләрдә дә әледән-әле күзгә ташлана. Әлбәттә, аларда ясалма купшылык сизелми, чөнки авторның шулай тәкрар кылырга тулысынча хокуклы булуы, ягъни Тукайның җыр-моңны нечкәләп аңлавы безгә яхшы мәгълүм. Өстәвенә аның туры мәгънәдә җырларга яратуын да беләбез. Әйдәгез, маэстро, сүзне шуннан башлыйк әле. Җырчан булуыгыз турында үзегездән ишетәсе килә.

Габдулла Тукай. Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.

– Туган ягыгыздагы Кырлай авылы сезне төшләрегезгә кереп йөдәтә, монда үткәргән еллар иң-иң якты хатирәгез булып саклана. Шулай түгелме?

Г. Т. Күңелле чаклар!.. Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде.

– Җәннәт мисалындагы урманнар! Монда…

Г. Т. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

– Яралы җаныгызның татлы кичерешләре шулайрак гөман кылырга этәрә: сезнең күңелегездә гомер буе шытым биреп торган җыр-моң орлыклары нәкъ менә шушы авылда – исеме үк «җырлай» сүзенә аваздаш булган әкияти Кырлайның үтә бәрәкәтле җирлегендә салынмады микән?

Г. Т. Мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым… Аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде.

– Шагыйранә нәтиҗә ясап әйткәндә, әгәр күңелгә сандугач керә икән, андый зат җырламыйча түзә алмый. Хәтерлисездер, «Мотыйгия»дә белем алып йөргән елларда, аңлашылганча, сездәге җырчылык сыйфаты киңрәк ачылган. Җаек мәдрәсәләрендә үткәрелә торган кичәләрдә дә әлеге сәләтегезне күрсәтергә туры килгән. Анисимов күле, Чаган һәм Урал елгалары буенда да, мәгълүм Ханская рощада сәйран иткәндә дә җырлап җибәрергә яраткансыз. Шәрикләрегез раслаганча, иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшкәч, муенга сөлге урап, папирос тарткан хәлдә, көйләп алу гадәтегез дә булган. Янәшәгездә балалар, өлкән шәкертләр һәм хәлфәләр тормаган очракта, әлбәттә. Хәтта әле бервакыт кече Газизә тумагызга: «Апай, минем белмәгән җырым юк», – дип мактанырга да җөрьәт иткәнсез…

Г. Т. Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде… Хәлфәләр, кече атнакичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрдә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырларым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кылына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем… Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды.

– Баксаң, татарның сөекле «Туган тел» җыр-мәдхиясен язар өчен кирәкле хиссият җирлеге күпне колачлаган калеб катламнарында менә кайчан ук әзерләнә башлаган икән…

Г. Т. Яшәсен туган тел!

– Җырларга ярату белән беррәттән сезнең шәкертлек елларында ук халык җырларын теркәп баруыгыз, хәтта мондый игелекле эшкә башкаларны да тартуыгыз мәгълүм. Аларның бер өлеше, биш көлтәгә тупланып, китапларыгызга да кертелгән. «Халык моңнары» исеме белән аерым җыентык та чыгаргансыз. Сезнеңчә, нәрсә ул халык җыры?

Г. Т. Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас!.. Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк. Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.

– Шундый караш хөкем сөрә: халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар да берничә гасырдан артык яшәми икән ләбаса. Әйтик, Алтын Урда заманнарына нисбәт ителгән җырны ишетү күңелдә нинди генә уй-хисләр уятмас иде югыйсә. Көй-моңнарыбыз язмышы хакында сезнең фикерегез нинди?

Г. Т. Җырулар вә көйләремез тугърысында тарихи вә әсаслы 104 104 Әсаслы – нигезле. мәгълүмат бирә алмыйм… Минем образованием бик бала рәвештә – малютка булып калган. Юк аның тоткан нәрсәсен куптарырлык кулы. Юк аның уйлаган вә сизгән нәрсәсен дәлилләр берлән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе… Эшнең музыка вә аны аңлау мәсьәләсенә җитәчәге сизелә… Шул сәбәптән җәһаләтемне бил игътираф 105 105 Җәһаләтне бил игътираф – наданлыкны тану. , ул хакта күп сөйләүдән туктыйм… Чөнки минем (надо признаться) әлегә кадәр опера дип әйткән нәрсәдән дә җүнләп хәбәрем юк.

– Бернәрсәне дә аңламаганга салышкан кечкенә шәкерт булып кыланмагыз әле, бу тормышта күпне күргән зуп-зур шагыйрьгә әверелгәнсез бит инде. Әнә, атаклы Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» артистлары өчен махсус программа төзеп, аларны «Беренче сада», «Икенче сада» көйләренә эстрадага чыгарып җырлаткансыз да…

Г. Т. Калдыр әле шуларны!

– Исегезгә төштеме? Анда Галиәсгар Камал белән Габдулла Кариев та булган. Күз алдына килә: җырчыларның һәммәсе дә кызыл фәстән. Ә сездә – зәңгәр фәс. Халыкка артыгыз белән торып, капельмейстер шикелле, өр-яңа ансамбльгә дирижёрлык итәсез… Музыкада үзегезне «малютка»га тиңләргә кирәкми. Болай булгач, сезгә хәтта маэстро дип тә эндәшергә мөмкин ич!

Г. Т. Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!

– Ярминкә чорында «Двухсветная» кунакханәсе белән вакытлыча идарә иткән Тимерша әфәнде Соловьёв кечкенә генә пианино куяр өчен ясалган сәхнәсендә сезләрдән шактый оста файдаланган. Хуҗа ашау-эчүне төрләткән шикелле, репертуарыгыз да үзгәреп торган. Концерт бер атна дәвам иткән.

Г. Т. Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың…

– Шулай да халык җырларының яшәүчәнлеге турындагы сорауга яңадан игътибарны юнәлтеп алыйк әле.

Г. Т. Безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: «Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән яр берлән». Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә «ислам», «тәкъдир», «Ходай» сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?!

– Менә бит, сез инде халык бәгырендә яшәп килгән җырларның тамырын тирәнәйтә төшеп, аларны ерак Болгар чорларына ук китереп бәйләргә батырчылык итәсез бугай. Бик хуп. Бездә әле зур тарихлы жанр – җыр-бәетләр дә хәзергәчә туып тора. Гомумән, татарда җыр чыгару традицияләренә беркадәр аерымлык хас шикелле.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Зиннур Мансуров читать все книги автора по порядку

Зиннур Мансуров - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр отзывы


Отзывы читателей о книге Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр, автор: Зиннур Мансуров. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x