Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Тут можно читать онлайн Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - бесплатно ознакомительный отрывок. Жанр: Биографии и Мемуары, год 2012. Здесь Вы можете читать ознакомительный отрывок из книги онлайн без регистрации и SMS на сайте лучшей интернет библиотеки ЛибКинг или прочесть краткое содержание (суть), предисловие и аннотацию. Так же сможете купить и скачать торрент в электронном формате fb2, найти и слушать аудиокнигу на русском языке или узнать сколько частей в серии и всего страниц в публикации. Читателям доступно смотреть обложку, картинки, описание и отзывы (комментарии) о произведении.
  • Название:
    Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
  • Автор:
  • Жанр:
  • Издательство:
    неизвестно
  • Год:
    2012
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-02332-0
  • Рейтинг:
    4/5. Голосов: 11
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 80
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) краткое содержание

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - описание и краткое содержание, автор Галимҗан Ибраһимов, читайте бесплатно онлайн на сайте электронной библиотеки LibKing.Ru
Китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланды. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелде.
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать книгу онлайн бесплатно (ознакомительный отрывок), автор Галимҗан Ибраһимов
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кичәге матурлыклар беткән, күңел бераз ялыккан, ничектер бераз пошынулы ару хәле җанны каплаган.

Хыялым гарше көрси тирәсендә түгел, җирдә, җирнең дә үткән хатирәләре арасында иде.

Шундый җилкән көймәләргә утырып, бөтен җир йөзен каплаган ят, ерак диңгезләрне гизеп чыккан Магелланнар, бөтен бер дөнья тапкан Колумблар, алардан элек яшәп, шундый көймәләре илә дөньяга хуҗалык иткән маһир көймәче финикалылар [53] Финикалы – финикияле. берәм-берәм күз алдымнан кичтеләр.

Ләкин берсенә дә озак туктала алмадым…

Магеллан бөтен җиһанны гизгән, гаҗәеп бер ирлек, батырлык күрсәткән, Колумб Американы ачкан, бу юлда артык бөек каһарман булган.

Ләкин аларның безгә, адәм баласының күңел тынычлыгына, рәхәтенә энә очы кадәре тәэсире булганмы?

Адәм һаман да газапта түгелме? Җир йөзендәге күз яше һич булмаса бер генә тамчы кимедеме?

Аякларым оеп каткан: бераз гына йөрергә кирәксендем…

Ләкин кая йөрергә?

Көймәбез зур түгел, аягыңны киереп, берничә атласаң, бер башыннан икенче башына барып чыгасың.

Берничә әйләндем дә, көймәнең борынына барып, калку бер урынга утырдым. Янымда һичкем юк иде, гел бертөсле булган диңгез өсте бераз пошындыра, ләкин ачы әрнү юк, шулай рәхәткә якын бер талгынлык.

Бераздан кемдер миңа таба килгән кебек булды.

Борылып карарга ирендем. Шуннан соң кардәшчә бер тавыш ишетелде:

– Әссәламегаләйкем, нихәл? Исәнме, балам!..

Әйләнсәм, каршымда бер татар карты: кыска буйлы, ябык, нечкә, бераз бөкрерәк гәүдәле, алгарак очланып килгән иягендә берничә бөртек сакалы, җеп кебек кенә калдырып кырылган мыек; өстендә иске җилән, аягында кырылып беткән иске читек белән зур ката, йөзендә нык иманлы, гыйбадәтле картларда була торган бер изге төс.

Бабай сәламен бирү белән генә туктамады, җиңел кузгалып, миңа уңайсыз рәвештә ике кулын биреп, сүзен тагы өстәде:

– Мин юк дип торам, бер мөселман бар икән әле! Нихәл? Кая барасың? Үзең кайдагы?

Сәламен алып, иң ашыгыч сөальләренә җавап бирдем дә утырырга урын күрсәттем.

Белештек, таныштык. Ярты сәгать үтмәгәндер, без озак аерылышудан соң яңа гына очрашкан ике якын дус кебек сөйләшергә керештек.

5

Мин күп сөйләргә яратмыйм, ләкин кешене сөйләндерә беләм.

Җыен кяфер арасында ялгызы боегып килгән бабайга бер мөселманны очрату бик зур ганимәт булды бугай. Ул үзенең Нуретдин икәнен, ләкин халык телендә «Фәрраш [54] Фәрраш – мәчет хезмәтчесе. Нурый» дип йөртелгәнен, асыл ватаны Казан булса да, күп еллардан бирле Әстерханның зур мәчетләреннән берсендә фәрраш булып торганлыгын, хәзер шушы Хәзәр диңгезе [55] Хәзәр диңгезе – Каспий диңгезе. буендагы балык промыслаларыннан берендә хезмәт итмәктә булган бердәнбер улы Хәйри янына кунакка китеп барганлыгын баштук нигез иттереп сөйләп алды.

– Бердәнбер балам булгач, бармый каласым килмәде, – ди.– Картлыгым җиткән, әҗәл килеп, үлеп-нитеп китсәм, баламны бер күреп калыйм, дип әйттем, – ди.

Бабай бик сүзчән нәрсә булып чыкты, тиз арада миңа үзенең бөтен гомерен ачып бирде.

– Мин, – ди,– бик яшьли ятим калдым, – ди… Караучым булмагач, хәер сорашып тамак туйдыра идем, – ди.

Бик үтә ачлык елларының берсендә, авылда хәер сорашып та тамак туйдырырга юнь калмагач, ул бер кешегә утырган да, Ходай юнь бирер әле дип, калага киткән. Анда бик озак җәфаланганнан аптырап, башын кая куярга белми интеккәннән соң, бер карт сукыр хәерчегә тамак хакына ялланып, аны берничә ел өйдән өйгә җитәкләп, бергә теләнеп йөргән.

Соңра язмыш аңа үзенең рәхимен сала: ул бер хәзрәтнең йортына хатын-кыз йомышына йөрергә алына. Хәзрәт яхшы кеше булган. Берничә ел үзендә тотып, үсә төшкәч, Нурыйны үзенең мәдрәсәсенә кизүлеккә бирә.

Нурый анда бик яхшы хезмәт итә. Шәкертләргә дә, хәлфәләргә дә бик ярый, ни кушсалар, шуны эшли. Мәдрәсәне, ашханәне ал да гөл итеп тота. Аны бик яраталар, намазлар, догалыклар, аятьләр өйрәтәләр. Бабайның күп еллары шул мәдрәсә кизүлегендә үтә. Тик хәзрәт үлгәч, мәдрәсәдән шәкертләр таралу сәбәпле генә, Нурый аннан китәргә мәҗбүр була.

Ләкин Нурый, кара эшне, кара халыкны яратмаганга, һаман да мулла, мәдрәсә, мәчет тирәсендә берәр хезмәт эзли. Ул, шәһәрдә эш тапмагач, бер шәкерткә иярә дә Әстерханга килә. Көз көне мәдрәсәләргә шәкертнең яңа җыела башлаган вакыты икән. Нурый бер мәдрәсәдә баш кизүлек урынын таба, шунда эшкә керешә.

Монда да яраталар, монда да догалыклар, намазлар, аятьләр өйрәтәләр. Монда аңа бераз төшем дә булгалый. Өстәвенә шәкертләргә китап төпләп, вак-төяк нәрсәләр эшләп, бераз акча да ясый. Бер тол хатынга өйләнә. Ул арада Нурый кизүенең яхшы исеме мәдрәсә, мәчет тирәсендә йөргән мәхәллә картларына да ирешә. Ул, чалма, җилән, читек, кәвеш киеп, бушаган араларда мәчеткә дә йөри башлый.

Мәхәлләдә аны «Кизү бабай» дип атыйлар. Байлар аңа зәкяттән, фитырдан өлеш чыгара, җиңелрәк эш булса, чакырып, эшләтеп сыйлыйлар да.

Нурый бабайның бәхетенә каршы, шул мәхәллә мәчетенең фәррашы Сәйфи карт үлеп китә, берсүзсез, Нурыйны мәрхүмнең урынына куялар.

Шуннан бирле ул «Нурый фәрраш» булып атала һәм әлегәчә шул хезмәтендә, шул тыныч урынында тыныч, рәхәт гомер итә.

Хәерчелектән фәррашка менү – бу аның өчен гадәттән тыш зур бәхет, зур сәгадәт.

Бу хакта сүз чыкса, ул шатлыгын, канәгатен әйтеп җиткерергә сүз таба алмый.

– Аллага шөкер, Аллага шөкер инде, балам!.. Дөньялыкта бирде, Хак Тәгалә ахирәттә үзенең мәрхәмәтеннән ташламасын иде, – ди.

Җитез карт ишанга мөрит тә булып өлгергән. Шәех хәзрәт бик ярата, ди. Аерым илтифатлар күрсәтә, ди. Ничә мәртәбә кулына Нурыйдан су салдырган. Ничә мәртәбә, аягына кигәндә, моның кулбашына таянып торган. Бик еш исәнлек-саулыгын, хатын, бала-чагасының хәлен сорашкан. Бервакыт үзенең эчеп бетмәгән чынаягын да Нурыйга биргән. Ә мондый бәхетләр мөритләргә бик тиз насыйб булмый икән.

Ишанның олы хәлфәләреннән берсе Нурый бабайга үзенең йөзле әйбәт тәсбихен дә биргән. Бусы инде чыннан да иң бөек бәхетләрдән саналырга ярый.

6

Картның диңгезгә беренче керүе икән. Утырган көймәбезнең дә әмин [56] Әмин – ышанычлы. пароходлардан түгел, бәлки, байтак ук куркынычлы җилкән генә булганга, аның йөрәге тыныч түгел, күзендә бик еш куркыну чыга, йөзе агарына иде.

Адәмнәр курку вакытында табигатьнең тышында булган куәтләрдән ярдәм сораучан була.

Нурый бабай да биш вакыт намазын, шуның дәрәҗәсендә үк үзенә бурыч итеп белгән зикерләрен, вирдләрен [57] Вирд – дога. калдырмау гына түгел, гадәттәгедән күп артык ихлас белән үти, тәүбәсен, шаһәдәтен яңарта тора. Аз гына җил чыгып, көймәне як-якка чайкалдыра башласа, аның тәннәре калтырана, су төбенә китеп, балык карынына эләгүдән куркуы аның йөзенә ачык укырлык дәрәҗәдә чыга иде. Бу вакыт аның тавышы дерелди, догаларын, тәүбәләрен еш-еш укый иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать


Галимҗан Ибраһимов читать все книги автора по порядку

Галимҗан Ибраһимов - все книги автора в одном месте читать по порядку полные версии на сайте онлайн библиотеки LibKing.




Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) отзывы


Отзывы читателей о книге Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке), автор: Галимҗан Ибраһимов. Читайте комментарии и мнения людей о произведении.


Понравилась книга? Поделитесь впечатлениями - оставьте Ваш отзыв или расскажите друзьям

Напишите свой комментарий
x