Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
- Название:Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:2012
- Город:Казан
- ISBN:978-5-298-02332-0
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) краткое содержание
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Без һаман барабыз…
Кояш батышы ягында су төбеннән таулар калкып чыга. Алар ерак түгел кебек, үзләре һаман үсә, калыная, күккә таба менә баралар.
Без ике-өч сәгать барабыз… Барган саен, таулар безгә якыная бара. Тауның яныннан зур урманнар, биек манаралар, ялтырап торган гыйбадәтханәләр үсеп чыга.
Көймә бөтенләй җанлана. Шундый куркынычлардан соң исән-сау туфракка якынлашу бәхете һәммәнең йөзенә, күзенә шатлык тудыра.
Марҗалар, бигрәк тә минем картым, шатлыктан ни эшләргә белмиләр. Кайта-кайта шөкрана кылып, ашыгыч рәвештә нәрсәләрен җыялар, туфракка чыгарга әзерләнәләр.
Ләкин языклы колга – миңа алай түгел.
Шатлануларын аңламыйм, үземдә аны хис итмим. Ярга якынлашып, андагы поездның вәхши акыруын ишетү, корымнар, төтеннәр белән буялып беткән завод морҗаларын күрү белән, җаным кысыла, йөрәгемдә бер әрнүле пошыну уяна. Эчемдә нидер җимерелә, нидер югала. Күңелемнән нәрсәнедер тартып алалар.
Җанның рәхәте, күңелнең мәсгудияте шул минутта киселеп алынган кебек була.
Ләкин башка чара юк.
Көймә ярга туктый. Юлчылар, үлемнең мөдһиш [65] Мөдһиш – куркыныч.
тырнагыннан бер могҗиза белән котыла алган корбаннар кебек, туфракка сикерә.
Мин дә әйберләремне теләр-теләмәс кенә алам да, авыр, салмак адымнар белән атлап, ярга чыгам.
Уты сүнгән җәһәннәм
(Хикәя)
…Төн. Сәгать ике. Мин зур караңгы өйнең аулак бүлмәсендә ялгызым утырам. Баярак лампа яна иде. Хыялның чәчәкләнүенә манигъ [66] Манигъ – киртә, тоткарлык.
булганга, аны сүндердем. Бүлмәмнең карт агачлар белән тулган зур бакчага караган бердәнбер тәрәзәсе бар. Мин, шуның яңагына артым белән терәлеп, күзләремне тышның куе һәм шомлы караңгылыгына юнәлдергәнем хәлдә, төннең тынлыгына күмелеп тик кенә утырам. Берничә сәгать үтә. Өйдә һичбер тавыш-тын юк. Мин һаман шул урында, шул хәлдә ялгызмын, тик хыялым гына каршымда.
Баярак күк күкри, куәтле яшен яшьни, каты җил дә исеп куя, ара-тирә калын, катлаулы болыт артыннан тулган ай карап, бөтен дөньяга матур гына бер елмая да тагын югала иде. Инде бары да тынды. Ай да яңадан күренмәслек булып катлаулы болыт артына ышыкланды. Дөнья тагын да тирән, куе караңгылык эченә күмелде. Күк йөзе тәмам капланып, яңгыр коярга тотына. Ул башта чиләктән актарылгандай кызу яуса да, бераздан әкренәйде, ул инде вак, тигез һәм туктаусыз. Үзе һәр җирдә дә шулай булыр. Хәзер дөньяның һәрьягында шундый вак һәм тигез булып яңгыр явадыр кебек тоела.
Хатыным күптән йоклый. Ул миңа берничә тапкыр:
– Садыйк, сиңа ни булды, ят инде! – дип караса да, мин аны тыңламадым.
Ул мине көтә-көтә аптырагач:
– Җә инде, Садыйк! Иртәгә иртә үк базарга барасың бар ич! – дип, тагы бер кыстап карады, ләкин мин һаман утыра бирәм.
Йокы каядыр качкан. Шул тигез, вак һәм туктаусыз коелган яңгырны озак, бик озак тыңлыйсым килә. Йөрәгемне кайнаткан, җанымны дулкынлаткан бүгенге вакыйга уңае белән очсыз-кырыйсыз хыялга ихтыярсыз тартылып барам.
Мин, гомумән, төнге яңгырны бик яратам. Хәзерге кебек салмак, ләкин еш һәм тигез генә, җиңел генә шыбырдап торса, бөтен җаным белән биреләм. Аның сак кына, тын һәм акрын гына коюы мине дә башка вакытларда белми торган акрын шатлыкларгамы, тын гына кайгыгамы, белмим, нәрсәгә алып китә. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела. Шуның тәэсирендә бай вә киң бер хыялга чумып, барын да онытам. Хәятның көндезге аек һәм шау-шулы чагында сизелмәгән, илтифат ителмәгән нәрсәләр бу вакытта кояш кебек ачык күрелә. Бу вакытның хыялында да аерым бер тәм, бөтенләй башка булган бер ямь була; моны хис кылмаган адәмнәр зур бер сәгадәттән мәхрүмнәрдер дип уйлыйсың, аларны кызганасың…
Бу көн, хосусый бүгенге көн исә рухымны бик тирәннән дулкынландырган башка бер вакыйга да бар. Ахры, шул хыялны гадәттәгедән артык җанландырды, йөрәкне, тынган, йоклаган йөрәкне кузгатты.
Иртәнчәк хатыным белән тәмләп кенә чәй эчеп утыра идек. Арада кызык бер әңгәмә бара: ул, яшь чагында үзенә гашыйк булып, «саргайдым, үләм» дип йөргән бер җегетнең вакыйгаларын сөйли башлаганга, чәебездә аерым бер тәм булачак иде. Күп булса берәр чынаяк эчкәнбездер, кинәт бер кыңгырау тавышы ишетелде: ул авылның югары ягыннан безгә таба килә иде. Тиз арада безнең турыга җитеп, кемгәдер туктагандай булды, һәм шул минутта ук берничә малай, күзләрен акайтып, безнең өйгә чабып керделәр дә, берсеннән-берсе ашыгып:
– Мулла абзый, мулла абзый! Сезгә зимски нәчәлник килде, – дип акырыштылар.
Без каушый калдык. Минем мулла булганыма ике генә ел, земский белән таныш та түгелмен. Башкача да йомыш юк кебек, ник килер икән?
Өстемә бишмәтне кидем дә «зимски» ны каршы алырга дип чыктым. Яңа тарантаска җигелгән ике яхшы кара атны, әйбәт киемле кучерны, арбага ята төшеп утырган, бөтенләй европача киенгән алтын күзлекле русны күреп, башта эчем жу итеп китте. Ләкин бер секундта эш бөтенләй үзгәрде. Ни күзем белән күрим – көләргә дә, кычкырырга да белмәдем… Земский дип каршыларга чыккан адәмем бөтенләй башка кеше булып, үземнең яшьлек елларымның күбесен бергә уздырган бер танышым булып чыкты.
Мин мәдрәсәдә чагымда бай балаларына, зур хәзрәтләрнең мәхдүмнәренә хас булган дәресханәдә байларча гына яши идем. Өйдән килгән азыкның, төрле ашамлыкларның иге-чиге булмый иде. Байлыгым шундый шәп булып, дәрәҗә дә зарарсыз булганга, мин, әлбәттә, үзем самовар куеп, пешеренеп йөрмәдем. Минем мондый эшләрне бер ярлы ятим шәкерт үти, ул бичара акча алмый, тик тамак ялына эшли иде.
Бу шәкертнең йөзе күңелсез, өсте-башы һәрвакыт ертык һәм керле булганга, сабакка да чамалы күрелгәнгә, аны бер дә санга сукмыйлар иде. Ул безнең мәдрәсәдә байтак еллар торды, аның иптәшләренең дәрәҗә һәм урыннары югары ашты исә дә, аның урыны мич буеннан күчмәде. Ул үзе дә бик югарылыкны теләми иде бугай. Аны һәммәсе кимсетәләр, яратмыйлар, җәберлиләр, теләгәнчә мыскыллыйлар, исеме белән дәшмичә, башы зурлыктан «Тубал» дип кенә йөртәләр иде.
Бу Тубал тыштан караганда бик гади, бик садә, бераз тилемсәрәк кебек күренсә дә, аның эчендә тышына башка булган бер дөнья бар шикелле тоела, күзендә кайбер вакыт куркыныч галәмәтләр ялтырап китә иде. Һәм нәтиҗәдә шундый бер халәт аңлашылды да.
Ул бер елны үзгәреп китеп, һәрвакыт сагышка батып йөри башлады. Башка вакытларда беркая чыкмый торган Тубал, бу елның рамазаны кергәч, икешәр көн югалып торгалады. Үзе һаман уйлана иде. Шәкертләр, аңардан көлеп:
– Тубалга дәрт тулган бу ел! – диләр иде.
Уразаның егерме җидесендә Кадер кичәсе булды. Бөтен шәкерт тәравихка [67] Тәравих – ураза аендагы кичке намаз.
китте. Тубал исә, «авырыйм» дип, мәдрәсәдә калган.
Интервал:
Закладка: