Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
- Название:Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:2012
- Город:Казан
- ISBN:978-5-298-02332-0
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) краткое содержание
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Ышанырсыңмы? – Кайтсам, Тубалдан җилләр искән, әйберләре дә күренми. Белгән-күргән дә юк. Шул юктан юк. Шулай итеп Тубалыбыз югалды. Яңа малай тапканчы, миңа да үзем өчен самовар куеп йөрергә туры килде.
Үзеннән соң аның хакында төрле хәбәрләр чыгып, кайсылар: «Хаҗилар белән Мәккәгә киткән, имеш», – ди. Кайберәүләр: «Сартларга [68] Сарт – үзбәк халкын Октябрь инкылабына кадәр мыскыллап шулай атаганнар.
ияреп, Бохарага качкан, имеш», – дип сөйләнсәләр дә, аныгын белә алмадылар.
Мин үзем тагы малай таптым. Шул көннән аны исемнән чыгарып, инде исемен дә оныткан идем.
Бу көн, земский каршысына дип каушый-каушый чыгып, каршымда теге алтын күзлекле франт адәм эчендә шул Тубалны таныгач шаша калдым. Төшме, дим. Юк, ул өн иде. Дөнья күрмәгән авыл малаеның күзенә земский начальник булып күренерлек рәвештә киенеп, кыңгырау илә миңа килеп төшкән адәм чынлап та шул Тубал, шул кайчандыр тамагы ач, өсте ялангач, миңа тамак ялына самовар куйган малай иде. Кинәт очрауда шашарлык та бар. Ул уйга килмәслек дәрәҗәдә үзгәргән. Зиһендә сакланган сурәт белән хәзер каршыңда торган бу егет арасында мөнәсәбәт табу бик читен. Аңа хәзер Тубал дигән исем ятмый да, аны Тубал дип атау, борын табигый күренсә дә, инде бер дә килми дә, килешми дә, мөнәсәбәтсез дә шикелле. Ул хәзер тышкы ягы белән халыкның «зур түрәсе», ул – европеец, ул – мөкәммәл франт… вәссәлам.
Аның чын исеме Гыйльман икән, фамилиям – Каһиров, ди. Ул миндә кичкә чаклы торып, кояш баер алдыннан гына китте. Кыш көне шәһәрдә укуда булып, җәйлигә безнең күрше авылдагы бер байның балаларын укытырга килә. Миңа шунда барышлый кергән. Без очрашуыбызга бик шатландык. Ул бигрәк тә. Аның белән күп һәм иркен сөйләштек. Бигрәк ул сөйләде. Минем исем китте дә торды. Шуны кара: ул үзенең әллә нәрсәсе белән мине баса, тыгызландыра, тартындыра шикелле тоелып китә. Адәм үзгәрсә үзгәрә икән, Ходаем! Ул бөтенләй икенче кеше булган – ул ачык, ул мәдәни, ул белемле. Аның башыннан әллә ниләр кичкән. Ул, безнең мәдрәсәдән киткәч, казакъ хаҗиларына ияреп, Мәккәгә барган, аннан, хаҗ кылмыйча ук, кире Истанбулга килеп, мәктәптә берничә ел укыган да, Русиягә кайтып, хак белән мөгаллимлек кылган. Соңра фикере үзгәреп, мөгаллимлектән җыйган акчасы белән русча укырга тотынган. Шуннан бирле һаман укыган, әле дә укый.
Безнең аерылышканга тугызынчы ел. Ул шушы гомердә төрле дәверләр кичереп, урта мәктәпләрдәге хәтле укып та өлгергән. Мәктәп програмыннан тыш та бик күп нәрсә күргән. Ни турында гына сүз чыкмасын, мине күмә дә ташлый. Мин күп урында аның сүзен аңлап җитә алмый интегәм. Мин үземнең бернәрсә дә белмәүне, минем һәр сүзем коры «авыз фәлсәфәсе» генә идекен бүген, Каһиров белән сөйләшкәннән соң, ачык белдем. Моның өстенә ул хәзер һавадагы кош дәрәҗәсендә ирекле, дүрт ягы кыйбла, кая китсә дә, ни кылса да, иреге бар. Укуы, белүе һәм азатлыгы гына тагы бер хәл: ул алдагы көннәренә бөтенләй икенче төрле карый. Ул: «Әле мин хәятны башламаганмын, мин әле аңа әзерләнәм генә, чын хәят алда булачак», – ди. Ул ерак, югары һәм алга омтыла. Ул, күзен күккә, гарешкә терәп, хәяттан алуы мөмкин булган насыйбына ирешергә үкереп бара.
Ничек тә истикъбален [69] Истикъбаль – киләчәк.
, үткәне белән хәзергесен дә алда һәм гали күрә, шуны өмид итә, һәм хакы да бар.
Адәмнәр табигатьләре, куәтләре буенча берничәгә бүленәләр: бертөрлесе үзенең тимер кулы, куәтле ирадәсе [70] Ирадә – ихтыяр.
белән әхвальне үзе теләгән якка бора – болар хәятның чыннан иясе, идарә кылучысы булалар. Икенче бүлеге исә идарә куәтләре аз булган адәмнәр булып, алар әхвальнең агымына буйсынырга мәҗбүрләр, алар хәятның үз язмышларына хаким түгел, бәлки аның колы була. Мин икенче бүлектәнмен, ахрысы. Шундый бер мәсьәлә хаккында сүз чыкканда, миңа бер иптәшем: «Син тышкы тәэссоратка һәрвакыт җиңеләсең, син гакыл белән, ноткың белән [71] Ноткың белән – телең сөйләгәнчә.
түгел, миең белән эш кыласың. Син – әхваль һәм хиссият колы, син әхваль агымына ятмый кала алмыйсың!» – дигән иде. Бу вакытта мин, бу сүзгә каршы барып, сүздә аны рәд кылган [72] Рәд кылу – кире кагу.
, янымдагы ишекнең тоткасыннан тотып: «Син яңлышасың, син минем тимер ирадәле икәнемне белмисең, тоткасыннан тоткан менә шул ишекне теләгән якка борып йөртә алган шикелле, тормыш агымнарын үзем теләгән якка шулай бора алам», – дигән идем. Һәм шул игътикадта [73] Шул игътикад – шулай дип ышану.
идем. Бүген исә ялгышканымны ачык белдем, үземнең «әхваль агымына кол» идекемне бүген сиздем. Моңа да Каһиров белән очрашу сәбәп булды.
Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп [74] Кәшеф иттерү – ачыш ясату.
, йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч [75] Сур – быргы.
, адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый [76] Иттифакый – көтелмәгән.
бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен [77] Хәйрәт – искитү, аптырау.
: мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә [78] Вакыйгдә – чынлыкта.
кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.
Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү [79] Үзеңне тәгъйин итү – кем икәнеңне билгеләү, әйтү.
авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере идем. Төрле мәдрәсәләрдә укыган соң үзеңне үзгәртү, мәдәниләшү, дөнья фәннәре тәхсил итеп [80] Тәхсил итү – өйрәнү, уку.
, иҗтимагый эшләрнең бере артыннан йөри торган бер халык хезмәтчесе булу – минем баш теләгем иде. Бүгенге кебек исемдә: үзем ач булам, бер тиенгә аптырап, каңгырып йөрим; шулай да рух куәтле, йөрәк таза, хәзерге ачлыкны, газапны алдагы өмет белән җуя торган идем. Мин ул чакта алдымда бик күп, бик олуг эшләр, мәртәбәләр барлыгына ышана, шуңа омтыла идем. Үземне ничек тә дөньяга килгәнгә оялмаслык бер рәвештә фараз кыла идем.
Була вакытлар: ачсың, эчең тырный, бер кабым икмәккә мохтаҗсың, ә шулвакыт хыялың, барлык авырлыкны оныттырып, алдагы нәрсәләр белән юата. Лампаны басып куясың да киләчәкне уйларга тотынасың. Ул төрлечә күренә: кайбер халык өчен бик зур эшләр кыла торган бер фидаи буласың. Сине тотып асалар, ләкин син үлемнең күзенә көлеп кенә карыйсың. Син мәсгудсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең яки, халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Син мәсгудсең, ак сакалың буйлап шатлык яшьләре ага, чөнки гомерең идеалыңа ирешү юлында үткән. Кайбер вакыт үзеңне һәркайчан җәмәгать файдасын гына уйлый торган бер доктор яки атаклы бер галим ясап, яки халыкның мәдәни күтәрелүе юлында иң зур урын тоткан бер адәм итеп уйлыйсың. Ләкин һичбер тәкъдирдә, яңлыш кына да үзеңнең бер караңгы авылга мулла булып, фидия [81] Фидия – үлгән кешенең гөнаһын йолып алу өчен бирелгән мал.
ашап гомер итүең уйланмый, истикъбальдә бу көн килүе һичбер ихтимал тотылмый; ул ихтимал юк, бөтенләй үк юк.
Интервал:
Закладка: