Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
- Название:Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)
- Автор:
- Жанр:
- Издательство:неизвестно
- Год:2012
- Город:Казан
- ISBN:978-5-298-02332-0
- Рейтинг:
- Избранное:Добавить в избранное
-
Отзывы:
-
Ваша оценка:
Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) краткое содержание
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - читать онлайн бесплатно ознакомительный отрывок
Интервал:
Закладка:
Карт хаҗи, иптәшләрен ныграк тынычландыру, андый хәлләр диңгездә булгалый икәнен аңлату өчен, шундый бер гаҗәп вакыйганы сөйли:
– Бервакыт, – ди,– балыкчылар, диңгездән балык тотып, хәл җыяр, ашар-эчәр өчен кечкенәрәк бер утрауга кергәннәр икән. Киемнәрен киптерү, аш-чәй кайнату өчен, җирне бераз казып, зур гына ут ягалар. Балыкчылар җылына, эчәргә чәй әзерләнә. Шулвакыт аягүрә басып торган бер иптәше: «Алла, Алла, зилзилә… җир җимерелә!» – дип кычкырып, кинәттән егыла башлаган. Башкалары да утрауның урыныннан кузгалганын, соңра кыйбла якка карап агып киткәнен сизеп хәйран булалар.
Менә бу да чын утрау түгел, теге хаҗиларга очраган кебек, балык сыртына ясалган утрау гына булган икән. Балыкчылар, җирне чокып, ут яккач, балыкның аркасына эссе ялкын үтә дә, шуның тәэсире белән урыныннан кузгалып китә.
Ләкин мондый вакыйгалар күп була килгән.
Дәхи берзаман шулай хаҗилар, иртә намазын укып, тышка чыксалар, корабның тукталганын күреп, моның сәбәбен сораша башлыйлар. Капитан җавап урынына кыйбла якка кулы белән күрсәтә. Карыйлар. Башта тау-тау булып дулкыннар күренә. Тагы ныклабрак күз салсалар, ниндидер бер нәрсәнең, диңгезне икегә ярып, як-ягында дөнья кадәрле дулкыннар ясап, кояш чыгышы ягына таба йөзеп барганын күрәләр. Бу мәхлук боларның барачак юлларын кискәнгә, кораб тукталырга мәҗбүр булган икән.
Кораб җиде көн урыныннан кузгалмаган, чөнки боларның юлы аша диңгезне ярып йөзеп барган балык шулчаклы зур булган ки, аның мәгълүм бер ноктадан үтеп китүе өчен җиде тәүлек вакыт кирәк булган.
Моңа капитан да хәйранга калган, ди. Мин, дип әйтә, ди, бер җирдән өч-дүрт көн үткән озын балыкларга берничә очраган идем, әмма җиде көнлекне беренче күрәм, дип әйтә, ди.
Бабайның атасы Габдулла хаҗиның үлүе тагы да фаҗигалерәк рәвештә була.
Бу хакта халык арасында төрле хәбәрләр тарала. Берәүләр аны хаҗдан кайтып килгәндә, теге ком гарәпләре акчасы өчен үтергәннәр дип, икенчеләре кәгъбәгә тәваф кылып [61] Тәваф кылу – күрергә бару.
та, пәйгамбәребезнең зиратына бармаганлыгы сәбәбеннән кулы-аягы тартышкан, шуннан вафат булган, диләр икән.
Нурый бабай, боларның һәммәсе ялган, ди. Аңа мәрхүм хаҗиның сабакташының улы Кәрим ишан бу хакта иң дөресен сөйләгән.
Ком гарәбе хикәясе дә, гөнаһ шомлык тиюе дә дөрес түгел, аңа, ди, Юныс пәйгамбәр кыйсмәте [62] Кыйсмәт – өлеш (язмыш).
насыйп булган, ди.
Габдулла хаҗи үзе кебек бик күп хаҗилар белән ватаннарына кайтып киләләр икән, олы дәрья [63] Дәрья – «диңгез», «океан» мәгънәсендә.
уртасында караңгы бер төндә кораб кинәт туктый. Капитаннар да, юлчылар да башта аптырап калалар. Бөтен корабны куркыну ала.
Арада елау, аһ-зар, нәзерләр, тәүбәләр башлана.
Хаҗиларның күбесе, башкаларга да ишеттереп, үзләренең кылган гөнаһларын сөйләп-сөйләп тәүбәгә тотыналар.
Түбәнгә төшеп карап менгәч, капитанның йөзе агара, куллары калтырый башлый, эчендәгесен яшерергә теләсә дә булдыра алмый, әйтә:
– Корабны балык тотты, бу фаҗига диңгездә еш булгалый. Ул бездән корбан сорый. Ахрысы, арабызда әҗәле җиткән кеше бардыр, шуны бирмәсәк, барчабыз һәлак булабыз, – ди.
Бу сүз белән бөтен кораб катып кала, хаҗилар акылдан шашалар, йөзләренә үлем дәһшәте чыга. Күзләре карашларындагы нәрсәләрне күрмәс дәрәҗәгә җитә.
Аһ-зар, фөрьяд [64] Фөрьяд – ялвару, ярдәм сорап кычкыру.
куба, тәүбәләр, догалар, авыр ыңгырашулы күз яше бөтен корабны каплый.
Ләкин балыктан рәхим әсәре күренми.
Бер кеше өчен һәммәсе корбан булуны теләмиләр, гадәт буенча, шобага салалар. Кем өскә чыкса, шул балыкның насыйбы булачак.
Дәһшәт элеккедән мең мәртәбә арта. Хаҗиларның күбесе, ни булганын, ни эшләгәннәрен белмәстән, шобага тота башлый.
Үлем һәммәсенең күзендә: куллары калтырый, җепкә тотынган кулларын ала алмый торалар.
– Йа Ходай, ни була?
Гүя уртага үлем килеп утырды да, ул, куркыныч күзләрен йөртеп, үзенең корбанын сайлый.
Кемне алачак, кем, үзенең хәятын биреп, башкаларны коткарачак!
Маңгайга язылганны җую мөмкинме?
Шобага Габдулла хаҗига чыга. Ул каршы бер сүз әйтә алмый, агарынып җиргә чүгә, сүзсез, хәрәкәтсез буйсына, чөнки тәкъдир шулай, язмышы шул!
Бөтен корабта бер секундка җиңеллек сизелә. Һәркем, газраилдән бу нәүбәткә үзенең котылганын хис итеп, иркен бер сулыш ала.
Ләкин бу озакка бармый, үзләре белән бер кәгъбәдә, изге урыннарда булган бер иптәшләренең, туган илен, газиз балаларын күрергә шатлык белән, тирән бер бәхет белән кайтып барган вакытта, мондый фаҗигале рәвештә дөньядан кичүен һичбер төрле акылларына сыйдыра алмыйлар.
Бер карт хаҗи вәгазьли башлый. Бәхетле икән, шәрәфле үлем насыйп булды, ул шәһитләр җөмләсенә керде, ахирәттә нурлы йөз белән кубарылачак, пәйгамбәрләр, әүлияләр белән бер сафта урын алачак, ди. Юныс пәйгамбәрнең дә шундый ук рәвештә балык карынына ташланганын сөйли.
Ләкин Габдулла хаҗи боларны ишетми дә, аңламый да. Ул теленнән, һушыннан яза.
Аны кәфенлиләр дә тере көенчә суга төшереп җибәрәләр.
Үлем үзенең корбанын ала.
Кораб урыныннан кузгала.
Без һаман барабыз.
Көн кичегә, һава бозыла, бераз җил дә кузгала. Күк йөзендә арлы-бирле йөргән болытлар да күренә.
Ничек тә күңелсез, ямьсез бер вакытның якынайганы хис ителә.
Бабайның хикәяләре дә туйдырды.
Нидәндер бераз арыткан да иде. Нурый карттан аерылып, үз урыныма килеп яттым.
Көймәнең акрын җил белән йомшак кына, рәхәт кенә тирбәтеп баруы тәнне баса, күзгә йокы китерә иде.
Күктәге болытларның бертуктаусыз агуларын карап, чалкан яткан көенчә йоклап киткәнмен.
Ахрысы, яхшы ук арылгандыр, йокым гадәттәгедән озак һәм тыныч булды.
Тик юлчыларның шатлыклы тавышы гына уятты.
Тордым.
Мин, ахры, диңгезгә гашыйк булганмындыр.
Аның матур аяз көннәре, таң, шәфәкъ вакытлары яки кичәге кебек караңгы, куркыныч, яшенле төннәре – һәммәсе миндә аерым бер ашкыну, аерым бер дәрт уята, һәммәсендә дә аерым бер мәгънә, аерым бер мәсгудият табам, ләззәт алам.
Күтәрелеп, диңгезгә бер каравым белән, күңелем ачылып, җаным канатланып ук китте.
Йа Ходай! Һава ни дәрәҗәдә саф, бөтен тирә-якта ничаклы матурлык!
Җил туктаган, кичәге болытлар таралып беткән. Күк әллә кая югарыга, гаршегә таба күтәрелгән. Диңгез өсте тын, ул, шома көзге кебек, әллә кайдан-кая ялтырап ята. Ерактарак ак төстә бик сыек кына томан күтәрелә.
Шәфәкъ ягы кызгылт-сары төсе белән яна.
Бөтен табигатьтә ниндидер тирән бер моң, эчке бер гыйшык хиссияте!
Бөтен тирә-ягын кызыл-сары утка күмеп, су төбеннән олы кояш чыга.
Диңгез яңа төс, яңа матурлык ала, яңа зиннәт белән көнне каршылый.
Көймәбез безгә күренмәгән бер аскы куәт белән акрын гына тирбәлә дә тагы тынычлана. Тагы шул моң матур су өстеннән һич тә чайкалмый йөзеп китә.
Читать дальшеИнтервал:
Закладка: